Понедельник, 29.04.2024, 14:25Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 25 » Әти-әни, укытучы, син һәм башкалар.
23:53
Әти-әни, укытучы, син һәм башкалар.

«Исемем Ләйсән, миңа 15 яшь. Мине әти-әнием аңламый. Алар көне буе эштә, мин аларны күрмим диярлек. Ә эштән кайтып кереп бусагадан атлауга ук, мине әрли башлыйлар. Мин дә аларга дорфа җавап бирәм. Чыгып китеп, озак кайтмый йөрим. Үземне аңлаучы дусларым янына барам. Шунысы кызык: аларны да әти-әниләре аңламый икән».

Психолог җавабы: Синдәге конфликт шәхси мөнәсәбәтләргә карый. Бу очракта аңлашылмаучанлык әти-әниең һәм синең арада барлыкка килгән. Син бәлки, белеп тә бетермисеңдер: өйдә һәр кешенең дә үзенә тиешле эшләре төгәл билгеләнгән була. Ә дуслыкның үзенә генә хас төгәл кагыйдәләре бар.

Өйдәге бурычларыңның кайсыларын үтәп бетермисең?Ни өчен әти-әниең үзләрен шулай тота икән? Аңлашырга тырыш. Әти-әниеңнең иң кадерле кешеләр булуын бервакытта да онытма. Аларга тавыш күтәрергә ярамый. Алар — сине аңлап, гафу итә алырлык иң якын кешеләр.

«Минем исемем Әмир. Миңа — 16. Тарих укытучысы белән аралар гел бозылып тора. Күпме генә укысам да, барыбер түбән билге куя, шуңа хәзер дәресләрдә җавап та бирәсем килми [ башлады».

Психолог җавабы: Әмир, син тарихны белем өчен түгел, ә билге өчен укыймыйсыңмы соң? Уйлап кара әле, бу дәресне, чыннан да, әйбәт беләсең микән? Үзеңә нинди билге куяр идең? Өйдә тарихтан тест сорауларына җавап биреп, белемеңне тикшереп кара. Әлбәттә, уңай билге алу күңелле, тик укытучы таләпләрен дә аңларга өйрән.

«Мин Альбина, Инче класста укыйм. Минем өчен хәзер иң мөһим проблема — киләчәктә укуымны кайда дәвам итәчәгемне ачыклау. Әни техникумга бар ди, ә дусларым дәрәҗәле институтка керергә җыена. Мин алардан киммени?»

Психолог җавабы: Үз юлыңны башкаларга карап кына сайларга ярамый Альбина, һәр кешенең — үз мөмкинлекләре. Дәрәҗәле факультетка барам дисәң, анда зур конкурс аша үтәргә кирәк булачак, түлә үлегә керсәң, бик күп акча кирәк. Үзең сайла. Мәктәптә кайсы дәресләр җиңелрәк укыла? Буш вакытыңны ничек уздырасың? Киләчәктә үзеңне нинди һөнәр иясе итеп күрәсең? Әлеге сорауларга ашыкмыйча гына язма рәвештә җавап бир.

Ихтыяр көчең ныкмы?

«Әйе» җавабына — 2, «белмим»гә — 1 балл куй, «юк» дип җавап бирәсең икән, бер балл да куелмый.

Кирәк чагында йокыдан бик иртә тора аласыңмы?

Һәр көн зарядка ясыйсыңмы?

Режим саклыйсыңмы?

Ничек кенә комачауласалар да, эчтән дәвам итә аласыңмы?

Соңга калучыларны яки дәрес калдыручыларны үз эчеңнән

генә булса да орышасыңмы?

Бирелгән эшне һәрвакыт үтисеңме?

Мәҗбүри булмаса, өстәмә әдәбият укыйсыңмы?

Үзеңә ошамаган эпгне эшлисеңме?

Конфликт вакытында үзеңне тыеп кала аласыңмы?

Исеңә төшереп тормасалар, табип кушкан даруларны

вакытында кабул итәсеңме?

Бертөрле эш белән генә шөгыльләнә торган аерым

билгеләнгән вакытларың бармы?

Үзеңә кызыксыз эпгне ахырына кадәр җиткерә аласыңмы?

Мөһим эш килеп чыкса, яраткан киноңнан аерыла

аласыңмы?

Вәгъдәңдә тора беләсеңме?

Тәртибеңә аналаз ясап, нәтиҗәләр чыгара аласыңмы?

Хәзер балларыңны сана.

22-27 балл. Котлыйм! Ихтыярың көчле, сиңа таянырга, ышанырга мөмкин. Ләкин синең какшамас үз фикереңнән

башкаларга кыенга туры килүе бар. Шуңа игътибар ит!

13-21 балл. Бик кирәк вакытта үзеңне кулга аласың, ә инде мөһим санамаган эшнең үзеңә ошамаганын әйләнеп кенә узасың. Кушканны эшләсәң дә, үзең белеп тотынмыйсың. Син — ярыйсы дипломат, ләкин максатыңа ирешү өчен барысын да эшләмисең.

12 дән азрак. Җиңел һәм кызык эшләргә генә тотынасың, бурычларыңа күзлек аша гына карыйсың. Мәктәптә дә, өйдә дә эләгә торгандыр бит? Үзеңә читтән кара әле, башкаларга тәртибең ошыймы икән? Кыланышларыңны анализла.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1288 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0