Четверг, 25.04.2024, 20:04Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » Яңалыклар архивы
Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. “Кәримов Ф.Р.” КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.
... Дәвамын укырга »
Просмотров: 687 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)


Көзнең гөмбәле чорына кердек. Урманда хозурланып гөмбә җыю бер үк вакытта саклык та сорый, ни дисәң дә алар арасында агулылар да күп, шуңа да бик белеп кенә җыярга кирәк. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал.

Республикада һәр елны гөмбәдән агулану очраклары булып тора, - дип хәбәр итә «ТРның Азнакай районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы баш табибы Гөлшат Дружкова.

- Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минут үтүгә сизелә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра. Томсык гөмбә, кәҗә гөмбәсе зыянын 6-12 сәгатьтән соң күрсәтә башлый: ашказаны бик нык авырта, күңел болгана, костыра.

Агулы гөмбәләр арасында иң куркынычы томсык гөмбә, ул үлемгә дә китерергә мөмкин. Аз гына агулану билгеләре сиз ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 637 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Газинур Равилов Черногориянең Герцег-Нови шәһәрендә уздырылган IV Халыкара «Viva Music» бәйге-фестивалендә 1нче дәрәҗә премиягә лаек булды. Аның укытучысы Флера Әбсәләмовага Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Рәхмәт хаты тапшырды.
Просмотров: 503 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

19 сентябрьдә Тымытык авылына Кытай Халык Республикасы делегациясе, Мәскәү, Якутия фәнни-тикшеренү университеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре килүе көтелә.

Районда “Регион мәгарифе үсеше ресурсы буларак, авыл мәктәбе: торышы һәм перспективалар” темасы буенча халыкара конференция узачак, кунаклар Азнакай район һәм шәһәр мәктәпләре, татар мәдәнияте белән танышып йөриячәк.

[size=16]
Просмотров: 692 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

Башлангыч сыйныф укучылары зәңгәр сарафан һәм ак күлмәк киеп йөри, өлкән сыйныфлар – туры итәк, блузка һәм жилет. Егетләр шул ук төстәге чалбар-костюм, ак күлмәк кия.
Просмотров: 560 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)


“Татнефтедор” ҖЧҖ филиалы – Азнакай автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеге үзенең эшчеләре, ветераннары ялын оештыруга зур әһәмият бирә.

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан без – идарәнең бер төркем эшче-хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы пенсионерлары, ике автобуска утырып, изге Болгар җиренә сәяхәт кылдык.

Төркемебезне каршы алган сәяхәтне оештыручы, өч сәгать буена безне биредәге үзенчәлекле биналар белән таныштырды: дөньядагы иң зур Коръән китабы – ислам дине кануннары сакланган махсус корылмада, берничә музейда булдык, Ак мәчетне карадык. Дин тотучы мөселманнарга намаз уку өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Мәчет белән рәттән торган Икмәк музеена да кердек.

Кыскасы, әлеге сәяхәттән без рухи күтәренкелек алып кайттык.

Нәфис ГАН ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 554 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

Районыбыз көмеш сулы чишмәләре белән дә данлыклы.

Соңгы елларда аларның кайберләренә игътибар кимеп, ташландык хәлгә килде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шул уңайдан предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Район территориясендәге чишмәләр коллективлар карамагына бүлеп бирелде, аларны якын арада чистарту, рәткә китерү бурычы куелды.
Просмотров: 590 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)


Менә ничә еллар инде авылны төзекләндерү чистарту, әйләнә-тирәбезне матурлау һәм гөлбакча итү программасын тормышка ашыру буенча эзлекле эш алып барыла. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм медицина хезмәткәрләре әлеге биналарны, ишегалларын төзек, чиста тотуга, җәен чәчәкләргә күмүгә зур игътибар бирәләр. Шушы матурлыкны күреп үскән яшь буында инсафлылык, зыялылык тәрбияләү үрнәге дә бу.

Урамнарны, Ык ярларын чистарту, юл буйларындагы чүп үләннәрне һәм кычытканнарны чабу, зиратларны җыештыру, яшь агачлар утырту һәм корыганнарын кисү өмәләреннән авылда читтә яшәүчеләр дә калмаска тырыша. Чүплекләр тирәсенә дә агачлар утыртылгач, аларга да ямь кереп киткән.

Авылдашларның үз башлангычлары белән буш торган урыннарда парклар ясарга керешүе тагын бер яңалык. Мөслимдә Рәйфә Ярмиеваның, Урсайда Зиннур Газизовның ш ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 505 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

Узган айда район һәм шәһәрдә 27 җинаять кылынган, аларның унысы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан “кайнар эз”дән ачылган. Хокук бозулар арасында иң күбесе – шәхси милеккә кул сузу. Аларның саны – 15.

Ике тапкыр фатирлардан әйбер урлау факты теркәлгән. Беренче очракта карак бернинди каршылыксыз фатирга үтеп керә һәм эчендә акча, документлар булган ике хатын-кыз букчасын алып чыгып китә. Икенчесендә акча урлыйлар. Ике җинаять тә “кайнар эз”дән ачылган.
Просмотров: 422 | Добавил: Bulat | Дата: 18.09.2013 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 »
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0