Главная » Яңалыклар архивы
Быелдан Татарстанда Дәүләт Киңәшчесе вазифасы кертелә. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында тәкъдим ителгән җитмеш мәсьәләле көн тәртибе арасында иң кызыклысы әнә шул булды.
Парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, депутатларны “Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе турында” закон проекты белән таныштырып:
– Әлеге вазифа Президентның тәҗрибәсен һәм белемнәрен Татарстанның сәяси, икътисадый-җәмгыяви үсешендә файдалану максатында барлыкка китерелә, – дип белдерде. Законда Дәүләт Киңәшчесенә бик киң вәкаләтләр бирелә. Әйтик, ул гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча хакимият органнарына тәкъдимнәр кертә ала. Татарстанда гына түгел, Россиянең башка өлкәләрендә яшәүче татар халкының мәнфәгатьләрен яклау, мәдәниятен, телен үстерүгә ярдәм итәрлек эшчәнлек
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 864 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
Яз быел да кинәт килә бугай. Табигатьнең үз законнары шул.
Көзен карын көтеп ала алмыйсың, язын кояшын дигәндәй. Хәер, кар юклыктан зарланырлык булмады үзе. Март аенда да ишеп-ишеп ява. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре раславынча, иртә язда ук ике йөздән артык авыл, бистә һәм торак пунктларны су басуы ихтимал икән. Шул исәптән дистәдән артык хастаханә, егермедән артык мәктәп, кырыклап оешма-предприятиеләргә су басу яный. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен төрле чаралар да күрелә. Әмма сакланганны Ходай саклар дигәндәй, һәр нәрсәгә алданрак әзерләнә тору кирәк, дип кисәтә министрлык вәкилләре.
Өйләрне су басулар инде башланган да. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Җирнең туң катламы урыны-урыны белән ике метрга җитә. Димәк, кар сулары тиз генә җиргә сеңә алмаячак. Быелгы карның узган елгыдан бермә-бер артык булуын да исәпкә алганда, табигать бәла-казаларының никадәр куркыныч булу мөмкинлеген күз алдына китереп була.
Республиканың зур
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 741 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
Мартның соңгы якшәмбесендә сәгать телләрен күчерергә туры килер, мөгаен. “Кышкы” һәм “язгы” вакытны бетерергә кирәк, дип кат-кат тукысалар да, бу мәсьәлә төгәл хәл ителмәгән.
Шуңа күрә 28 март көнне иртәрәк торырга туры киләчәк. Мондый гадәт безнең илдә 1981 елдан бирле үтәлә. Март ахырына кадәр ашыгыч рәвештә “җәйге” вакытны бетерү турындагы закон кабул итмәсәләр, киләсе елга сәгать телләре әйләнешенең 30 еллыгын билгеләячәкбез. Сәгать телләренә бәйле сорау Дәүләт Думасының мартта каралачак көн тәртибеннән дә төшеп калган. Озаклап уйланганнан соң, депутатлар әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. “Кышкы” һәм “җәйге” вакытка күчүнең файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? Түрәләргә әнә шул сорау тынгылык бирми, күрәсең.
Социологлар әйтүенчә, “сәгатьле уен” кеше сәламәтлеген шактый какшата. Тикшерү нәтиҗә
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 557 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
18 нче февраль көнне Урсай Мәдәният йортында Урсай муниципаль авыл жирлегенен хисап жыелышы уздырыла. Җыелышка рәхим итегез.
Просмотров: 1003 |
Добавил: Bulat |
Дата: 17.02.2010
|
Буген, ягъни 17 нче февраль көнне, Урсай гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Булачак солдатлар" исеме астында конкурс узды. Анда 8 -11 нче сыйныф егетләре катнашты.
Просмотров: 608 |
Добавил: Bulat |
Дата: 17.02.2010
|
12 нче февраль көнне Урсай урта гомум белем бирү мәктәбендә Гашыйклар көненә багышланган кичә узды, анда яшьләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Кичә бик матур һәм эчтэлекле булды.
Просмотров: 2635 |
Добавил: Bulat |
Дата: 13.02.2010
|
9 нчы һәм 10 нчы февраль көннәрендә Урсай гомуми урта белем бирү мәктәбендә, укучыларның фәнни эшләренә нәтиҗә ясау максатыннан, фәнни - гамәли конференция булып үтте. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугышта катнашкан хатын - кызларга, сугышта катнашучы биология фәннәре галимнәре турындагы чыгышларны тамашачылар һәм жюри әгъзалары югары бәяләде.
Просмотров: 1089 |
Добавил: Bulat |
Дата: 10.02.2010
|
Буген Урсай урта гомум белем бирү мәктабенда Сталинград сугышының 67 еллыгына багышланган дәресләр утә.
Просмотров: 1040 |
Добавил: Bulat |
Дата: 02.02.2010
|
28 нче һәм 29 нчы гыйнвар көннәрендә сайтыбызга авылыбыз урамнарының, иң матур йортларыбызның фотосурәтлэре, яшьләр өчен мәхәббәт темасына татарча СМСлар, авылыбызның белем үзәгендә берничә ел рәттән чыгып килүче "Мәктәп сулышы" газетасының берничә саны урнаштырылды. Сайтның авторлары авылдашлардан һәм кунаклардан авылыбыз турында мәгълуматлар белән ярдәм итүегезне сорыйбыз. Үзегездә булган мәгълуматны түбәндәге почталарга җибәрергә була:
nidild@mail.ru яисә nurgaliba@mail.ru
Просмотров: 563 |
Добавил: Bulat |
Дата: 29.01.2010
|
Сегодня, силами Нургалиева Ильдара, Давлетбаева Булата и Мунихова Рифата начал работу СУПЕР сайт села Урсаево! Мы не боимся трудностей. Главная начать работу!!!
Просмотров: 630 |
Добавил: Bulat |
Дата: 27.01.2010
|
Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0