Пятница, 17.05.2024, 10:44Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог статей

Главная » Статьи » Авылның күренекле кешеләре

Авылдашыбыз Нургалиева Халидә Әбүзәр кызының шигырьләре.
Афәт

Әрмән халкының кайгысын уртаклашып...
Афәт килде, килде ил өстенә
Тауны, ташны, җирне җимереп;
Таш астында басылып калган кеше
Ярдәм көтә бүген тилмереп.
Афәт килде... Әрмән республикасы
Бүген бик зур кайгы кичерә;
Ятим калган сабыйларны хәзер
Башка шәһәрләргә күчерә.
Исән калган ананың да хәзер
Я юк ире, я юк баласы;
Килгән иде дә бит һәр кешенең
Бу афәттән исән каласы.
Ләкин тетрәү бик рәхимсез булды,
Кайгы, газап, михнәт китерде;
Әрмән халкы яшәү тарихында
Иң-иң олы афәт кичерде.
Ярдәм кулы суза аңа дөнья
Ярдәм кулы суза кешелек;
Йортлары да кабат сафка басар-
Тик үлгәннәр кайтмас терелеп.

Тәкәбберлек

Холкы ямьсез тәккәберләр
Юлымда гел очрый.
Андыйларны очратсам.
Бәгырькәйләрем корый.

Тәккәберләргә карыйм да
Эчтән куям уйланып:
“Миннән бер артык җире юк,
Тора инде кыланып.



Үзгәреш

Үзгәрә дәнья, үзгәрә,
Әйләнә дә, тулгана.
Тау шарлавыгы шикелле
Бик тынычсыз болгана.
Әйбер бәяләре арта
Елга ничә мәртәбә.
Бүген күтәрми калсалар,
Күтәрәләр иртәгә.
Сүзлек запасыбыз арта,
Телгә керә күп сүзләр.
Ваучер, акцияләр сөйләп,
Алҗыйлар бүген телләр.
Кичә- атеист, бүген- мулла
Булды кайбер кешеләр,
Күңелгә кабул булалмый
Менә аның ишеләр.
Төрләнәләр президентлар,
Төрләнәләр түрәләр.
Кулда власть булган чакта
Алар рәхәт күрәләр.
Власть булудан күбесе
Оста файдаланалар.
Үз хатыны җитми башлый,
“Кенәри” тота алар.
Үзгәрә телевизордагы
Кайбер төрле кинолар.
Эротика, секс белән
Тәрбия кыла алар.
Дөньядагы үзгәрешләр
Тудыра билгесезлек.
Билгесезлекләр тудыра
Яшәүгә өметсезлек.


Безнең песи

Балалар өчен язган шигырь.

Безнең бар песиебез,
Исеме аның Майкүз.
Ачуланганны яратмый
Күтәрми ул авыр сүз.

Өйдә кеше юк чагында Өстәл тирәсен күзли.
Тамак ялгап алыр өчен,
Бәлеш, пәрәмәч эзли.

Мондый яман гадәтне
Кирәк тә бит ташларга
Песи үзе тычкан, күсе
Тиеш тотып ашарга

.Яз

Кышлар үтте, кабат язлар җитте,
Гөрләвекләр акты чылтырап.
Ык елгасы буйлап бозлар ага-
Сокланамын шуларга карап.

Һәр ел шулай гүзәл фасыл булып,
Яз айлары кабатланалар.
Күчмә кошлар, туган якка кайтып,
Шатланышып канат кагалар.

Агачларның бөресе ачылды,
Шундый матур, шундый тереләр.
Бигрәк нәфис яшел бөреләр.
Сыерчыкның балалары чыкты,

Җылы яктан кайткан кыр казлары
Зәңгәр күлдә канат кагына.
Күктән тургай моңы агыла
Игенче хезмәтенә көч өстәп,

Игенчегә мәдхия

Таң атты. Әтәч тавышы
Авылны яңгыратты.
Кояш алтын нурларын
Бар дөньяга таратты.

Кояш- җиргә җан өрүче,
Җиһан йәзен күрүче.
Кояш белән бергә тора
Хезмәтсөяр игенче.

Игенче тырышып эшли
Язын, җәен, көзен, кышын.
Бодаен һәм арышын.
Үстерә ул гәрәбәдәй

Ил табынын баетырга
Ул барлык көчен түгә.
Шул бөртекләрдә күрә.
Хезмәтенең җимешен ул

Шундый тынгысыз хезмәткә
Мактау җырлыйк, дан җырлыйк.
Күпереп пешкән икмәкне
Җаныбыз кебек зурлыйк!

Хәтер көне

Явыз Иван басып алган
Бөек Казан каласын.
Вәхшиләрчә җәзалаган
Олысын һәм баласын

Урамнардан.инеш булып
Кеше каннары аккан.
Җир өстендә канга баткан
Гәүдәләр аунап яткан.

Тарих мондый вәхшилекне
Беркайчан да күрмәгән.
Йорт- каралтылар эчендә
Ут ялкыны дөрләгән.

Җимерелгән таш капкалар,
Кремль диварлары.
Мәчет манаралары.
Көчле шартлаудан ауган

Мондый олы фаҗигаләр
Бүтән кабатланмасын!
Мәчет манаралары да
Инде бүтән аумасын!

Бәйсезлек өчен көрәшкән
Ерак бабаларыбыз!
Сезне балаларыгыз!
Мәңге хәтердә сакларлар

Афәт

1 нче сентябрьдә Бесланда булган канлы вакыйгага багышланган шигырь.

Афәт килде кабат җир йөзенә,
Афәт килде Беслан халкына.
Күңелемдәге шигъри юлларым
Тетрәндергеч Беслан хакында.

Егерменче гасыр азагында ,
Чама булып террор калыкты.
Кансыз террористлар башына җитте
Бер гаепсез күпме халыкның!

Гомер бит ул һәрбер кеше өчен
Бары бер мәртәбә бирелә.
Террористтан җәза күрергә.
Бесланлылар тумаган бит юкса

Әмма кабат террор акты булды,
Чәчкәдәй гомерләр өзелде.
Бала каберләре тезелде.
Беслан зиратында бер гөнаһсыз

Теләгем шул:
Мәрхәмәтсез террорчыга каршы
Бар кешелек актив эшләсен!
Бер бала да, бер ана да кабат
Бесланлылар көненә төшмәсен!
2004.


Юбилейга котлау

Хезмәттәшем Салахова Ленара Гариф кызының гомер бәйрәменә багышлыйм.

Гомереңә 2 “ 5” ле
Инде куяр чак җиткән.
Кай арада 55 ел
Үткән дә киткән икән?! .

Хафаланма , бу гомерең
Синең зая үтмәгән .
Чәчләрең дә чал түгелләр,
Егәрең дә бетмәгән.

Булгансың син вожатый да,
Булгансың бухгалтер да,
Һәм Рудис Гыйздиевичка
Менә дигән хатын да.

Ничә еллар тырышып
Мәктәптә белем бирдең.
Укучылардан хөрмәтне
Син шуның өчен күрдең.

Югары сыйныфларда да
Син укыткан балалар
“Әйдә, Ленара апага!”- дип.
Синең янга чабалар

Көнләшә дип уйлый күрмә!
Көнләшмим мин , көнләшмим.
Класста эшләр булса да,
“ Бармагыз,”- дип эндәшмим.

Укучы хөрмәтен яулау-
Бик тә зур бәхет бит ул!
Миннән теләк Сезгә шул.
Сәламәтлек, озын гомер

Балкыгыз Сез йолдыздай.

Райондашыбыз, Г. Камал театры артисты Әзһәр Шакировка багышлыйм.
Хөрмәтле Әзһәр абый!
Азнакай җирлеге биргән
Бик күп талантлар безгә.
Күңелемдә шигырь туды
Хөрмәт йөзеннән Сезгә.

Ничә еллар инде өзмәс
Сез сәхнәдән төшмисез.
ңа образ тудыруда
Янып- көеп эшлисез.

Бер горурлык хисе туа
Сәхнәдә Сезне күргәч.
“Спектакльдә рольне
Әзһәр башкара,”- дигәч.

Горурланмаслык түгел шул
Нәҗибә апа да, Сез дә.
Телибез сезгә без дә.
Сәламәтлек, озын гомер

Театрның йөзек кашы
Булыгыз һәрчак шулай.
Район горурлыгы булып
Балкыгыз Сез йолдыздай!



Мәдхия

Әлмәтнең 7нче мәктәбенә Р. Фәхреддин иҗаты буенча үткәрелгән ачык дәрескә багышлап иҗат иткән шигырем.

Мәгърифәтьче, педагог син-
Ризаэддин Фәхреддин.
Әдәп- әхлак тәрбияләүдә
Тоткан кыйблаң булган дин.

Тәрбияләү әдәпләре
Булган синең төп темаң.
Синең бөек өйрәтүләр
Иңдерә безгә иман.

Милләтне тәрбияләүдә
Куйгансың син зур хезмәт.
Синең бөек эшләреңә
Дан җырлый бүген Әлмәт.

Бик тә урынлы хөрмәтли
Сине туган төбәгең.
Безнең күңел түрләрен.
Кояш кебек җылытасың

Сезнең өчен сөенәм

Мөслим районы Баланлы урта мәктәбендә Укыткан укучыларыма багышлыйм.

Бер- бер артлы еллар уза,
Чәчкә көмеш чал куна.
Җавап эзлим шул сорауга:
“ Гомер нигә тиз уза?”

Әле кайчан гына сез дә
Бик кечкенә идегез.
Бүген инде әни дә сез,
Әти дә сез үзегез.

Һәрберегез тормышта
Дөрес юлдан киткәнсез.
Сикәлтәле сукмакларны
Абынмыйча үткәнсез.

Киләчәктә дә шулай
Гел бәхетле булыгыз.
Сезнең тормыш юлыгыз.
Шатлыкларга күмелеп торсын

Сезнең өчен куанам мин,
Сезнең өчен күңелем шат.
Флүс, Илдар, Ринат, Ринас,
Ләйсирә, Гүзәл һәм Илшат.

Төшләр күрәм

Төшләр керә, төшләр күрәм
Һәм сискәнеп уянам.
Төшләр юрыйм, ни булыр дип
Хафаланам, уйланам.

Кайчагында төшләремдә
Барып чыкмый һич эшем.
Дәресемне бирә алмыйм-
Бусы һөнәри төшем

Кайчагында төшләремдә
Мин очам канатланып.
Юрап куям шатланып.
“Очу- дәрәҗә булыр” дип

Кайчакта мәетләр керә
Пәнҗешәмбедә кайта
Мәетләр төштә гадәттә
Һәм куркытып уят

Берничә кат мин төшемдә
Сулар күреп уяндым.
Су- начарлыкка ишарә
Икәненә инандым.

Замана такмаклары

Колорада коңгызлары
Керәләр төшләремә.
Төрле- төрле агулар
Бәрәңге эчләрендә.

Төрле буяу, нитратлар
Ризык эчләрендә.
Натураль азык булмагач
Авырта эчләрем дә.

Кош гриппы килер диеп,
Башкайларыбыз ката.
Мылтык белән аучылар
Кыргый кошларга ата.

Почмак саен калкып чыкты
Уен автоматлары.
Акча чире белән чирли
Замана ир-атлары.

Телефильм геройлары
Кара инде нишлиләр?
Форслары, Комовлары
Гел юньсезлек эшлиләр.

Наркотик куллана яшьләр
Зарарын да беләләр.
Бер куллангач ташлый алмый
Кара гүргә керәләр.

Бер көяләнми яшәргә
Язмаган икән безгә.
Такмак әйтеп, эчләремне
Бушаттым әле сезгә

Контраст дөнья

Хәзер дөнья бик контраст ,
Ак һәм карадан тора .
Халык эшләп байый алмый,
Ә байлар замок кора.

Байларның тәүлеге әллә
Кырык сигез сәгать микән?
Миллионерлар,миллиардерлар
Кайлардан чыга икән?


Миллионнарның нольләрен
Ник беркадәр алмаска?
Пенсионер әбиләрнең
Кесәсенә салмаска?

Вакытында күп көч куеп
Эшләгән бит алар да.
Йөрмәсләр иде алар
Рәнҗеп шушы заманга

Байларга харам байлыгы
Оят түгелме бер дә
Бай булса да барыбер
Керми калмаслар гүргә.


Тукай бәете

Әтием Гариф исемле,ә әнием- Мәмдүдә,
Ятимлек ачысын тоеп, үстем мин җиде өйдә.

Миңа алты ай булганда, үлеп китте әткәем,
Дүрт яшьтә минем белән бәхилләште әнкәем.

Тугач та болай буласын мин бит әле белмәдем.
Өйдән өйгә йөргән чакта, ана назын күрмәдем.

Әнкәм Саснага китте, Шәрифә әбидә калдым.
Аның битарафлыгыннан үпкәмә чирләр алдым.

Сасна мулласында әнкәм озак яши алмады.
Ул салкын гүрләргә кергәч, миңа рәхәт калмады.

Саснадан Өчилегә киттем-Зиннәтулла бабама.
Алар үзләре дә ишле, анда да алты бала.

Бераз аларда яшәгәч, әби-бабай киңәште.
Мине Казанга илтергә ямщик белән сөйләште.

Печән базарында мине асрарга бирделәр.
Кала асравы булдым, шулай мәгъкуль күрделәр

Мондагы әти-әнием бик мәрхәмәтле булды.
Алардан аерылганда, күземә яшьләр тулды.

Әти-әни авырдылар, аерылдым каладан.
Язмыш нигә ачы көлә миндәй ятим баладан?

Тагын кайттым Өчилегә -Зиннәтулла бабама.
Алар үзләре дә ишле, анда да алты бала.

Бабай- әби киңәшеп, шул карарга килделәр:
Асрамага Кырлайга Сәгъдигә бирделәр.

Мондагы әти-әнинең ике кызы бар иде.
Әти - әйбәт, тик әнинең күңелләре тар иде.

Зәхмәт авыруыннан сабира апай үлеп китте.
Әнидән миңа игътибар шул чагында гел бетте.

“Үксез бозау асрасаң, авызың- борының май китәр.
Үксез бала асрасаң, авызың – борының кан китәр.”

Шундый сүзләрне әнидән ишетергә туры килде.
Бу үлемгә юкса мин гаепле түгел бит инде.

Берникадәр вакыттан Сираҗетдин энем туды.
Ул тугач, әнкәй миңа бөтенләй эндәшмәс булды.

Кырлай авылына беркөн Бәдертдин абзый килде.
“Җаек шәһәренә сине алырга килдем,”- диде.

Кырлай белән саубуллашу бик тә ямансу булды.
Кырлайдан киткән чагында, күземә яшьләр тулды.

Килеп җиттек без Җаекка, Газизә апа каршы алды.
Дөньяга күземне ачкан Кырлай да артта калды.

Җаек шәһәрендә мин егет булып җитлектем.
Пар атларыма утырып,Казанга кайтып киттем.

“И Казан,нурлы Казан!”-дип, җырларымда җырладым.
“Кисекбаш”ны язар өчен, печән базарын урадым.
Халкымның ачы язмышын шигырьләремдә бирдем.
Турысын әйтеп язган өчен, кыенлыклар да күрдем.
Гомерем кыска булды инде, шулай язгандыр миңа.
Халкым мине онытмый, рәхмәтлемен мин шуңа.
Категория: Авылның күренекле кешеләре | Добавил: Bulat (17.02.2013)
Просмотров: 1659 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Авыл тарихы [8]
Урсай авылы тарихы һәм бугенге көн вакыйгалары
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр [11]
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исән кайткан һәм вафат булганнар турында мәгълумат
Мәктәп сулышы газетасы [13]
Роберт Зарипов иҗаты [28]
Вакытлы матбугатта басылган мәкаләләре.
Авылның күренекле кешеләре [4]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0