Пятница, 17.05.2024, 14:55Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог статей

Главная » Статьи » Роберт Зарипов иҗаты

Һәйкәлгә лаек кешеләр югыйсә
Бөек педагог Ян Каменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Кызганыч, укытучыга бирелгән бәя, җылы сүзләр һаман кәгазьдә генә кала.

Намусы кушканча эшләп тә, иң түбән хезмәт хакы алып, тормыштан зарланмаучы кем дисәгез – ул укытучы булыр. Югары уку йортын тәмамлап, мәктәптә фән нигезләрен өйрәтә башлаган яшь укытучы 1500 сум хезмәт хакы ала. Ә Казанның “Ак барс” хоккей командасы җитәкчеләре Илья Ковальчук белән 3 миллион долларга (90 миллион сум) килешү төзегән. Бу сумма республика укытучыларының хезмәт хакын арттырып, ел буе түләргә җитәр иде.

Укытучы халкын аның тышкы кыяфәтеннән, киеменнән, йөзеннән танып була. Укытучы үзенә яки гаиләсенә затлырак кием алу өчен муеныннан бурычка бата. Авыл җирендә иң иске йорт укытучыда һәм пенсионерда. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен аның 80-120 мең премия алганын ишеткәнегез бармы? Ә кайбер предприятие җитәкчеләре нәкъ шулай ала бит.

Авыл укытучысының ял иткәнен, концертка, театрга барганын да күргәнегез юктыр. Аның моңа вакыты да юк, мөмкинлеге дә.

Егылып китеп мәгълүмати технология турында гәп корганда кайсы укытучы: “Минем өйдә компьютерым бар, интернетка тоташтырдым”, – дияр икән? Кайсы укытучының ял йортына барганы бар? Ә үзенең һаман: “Башым авырта, йөрәгем чәнчи, хәлем юк”, – дип зарланудан башы чыкмый.

Язын-көзен күмәк хуҗалык басуында укучылар белән кем эшли? Укытучы. Кырда эскерт-эскерт салам яндыра, электр баганаларын акшарлый, чөгендер, бәрәңге басуында бил бөгә ул. Җәй айларында кулына чалгы, сәнәк, тырма тотып кышка терлек азыгы әзерли.

Укытучыларның олуг хезмәтен кайчан искә төшерәләр? 1 сентябрьдә һәм Укытучылар көнендә ел буена җитәрлек матур сүз ишетеп кала ул.

Хәтта этләргә һәм мәчеләргә һәйкәлләр бар. Ә укытучыга һәйкәл куелды дип берәрегезнең ишеткәне булдымы?

Роберт ЗАРИПОВ, югары категорияле укытучы, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Категория: Роберт Зарипов иҗаты | Добавил: Bulat (16.03.2010)
Просмотров: 1107 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Авыл тарихы [8]
Урсай авылы тарихы һәм бугенге көн вакыйгалары
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр [11]
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исән кайткан һәм вафат булганнар турында мәгълумат
Мәктәп сулышы газетасы [13]
Роберт Зарипов иҗаты [28]
Вакытлы матбугатта басылган мәкаләләре.
Авылның күренекле кешеләре [4]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0