Пятница, 17.05.2024, 11:28Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог статей

Главная » Статьи » Роберт Зарипов иҗаты

ӘМАНӘТ
Мин үзем сугыш елларында туган бала, ул дәһшәтле еллардан соң, Зур Җиңү белән кайткан каһарманнар белән аралашып үстем. Алар миңа гомерем буена чын батырлар булып тоелды.

Шушы форсаттан файдаланып, мәрхүм авылдашым Миргарифан ага Гәрәевнең фаҗигале язмышы турында сөйләп китәсем килә. Бу кешенең күргәннәре турында калын бер роман язарлык.

1944 ел азакларында, Украина фронтында инде дошманны куып барганда, аларны дошман тылына разведкага җибәрәләр. Төркемдә 5 сугышчы – разведчик, өлкәне сержант Миргарифан Гәрәев. Аларга мөһим бурыч йөкләнә: дошман тылына үтеп керү, аларның позицияләрен билгеләү; немецларның югарырак хәрби дәрәжәдә булган офицерын “тел” итеп алып кайту. Бу операцияне уңышлы гына башкарып чыгалар, ләкин кире кайтканда дошман засадасына эләгәләр. Каты бәрелеш башлана. Аягы-кулы бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган немец офицерын яшерергә өлгерәләр, соңгы патроннары беткәнчегә кадәр сугышалар. Миргарифанның бөтен иптәшләре үлеп бетә, ул үзе дә яралана. Исән калган немецлар Миргарифанның үзен әсирлеккә төшерергә телиләр. Дошман ягына соңгы граната оча. Миргарифан могҗиза белән исән кала һәм “тел”не частька алып кайтып җиткерә. Немец офицерыннан бик кыйммәтле хәрби мәгълүмат алалар. Разведчиклар “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә, ә штаб начальнигы Советлар Союзы Герое исеме ала. Шулай итеп, каһарманлык күрсәткән өлкән серҗант Миргарифан Гәрәев сугышта беренче мәртәбә гаделсезлекнең нәрсә икәнен аңлый. Мәрхүм Миргарифан агадан сорый идек:

– Нигә сиңа Герой исеме бирмәделәр?

Ул җавап бирә:

– Фамилиям туры килмәде, татарныкы иде бит.

Сугыштан соң авыл советы рәисе булып эшләгәндә аны 1954 елда СССР Югары Советы депутаты итеп сайладылар. Колхоз идарәсе, район башкарма комитеты ярдәме белән яхшы гына йорт салып бирделәр, депутат буларак яхшы итеп киендерделәр, хәтта персональ җиңел автомобиль “Победа” беркеттеләр. (Ул аңа 4 ел эченда берничә генә тапкыр – Бөгелмәгә, Казанга барганда гына утырды). Миргарифан ага сугыштан агач аяк белән кайтты. Депутат булгач, протез ясадылар, ләкин ул аның белән йөрергә өйрәнә алмады. Мәскәүгә Югары Совет сессияләренә барганда гына (елга 2 тапкыр) протезын үзе белән ала торган иде. Анда кия а ганмы – юкмы, безгә билгесез булып калды. Депутатлык срогы беткәч, Миргарифан ага мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләде, колхозда атлар карады. 1958 елда мәктәпкә урман кискәндә, агач астында калып фаҗигале рәвештә вафат булды.

Алда әйткәнчә, ветераннар сафы көннән-көн сирәгәя, алар белән бергә халкыбызның сугышчан батырлыгы да акрынлан тоныкланырмы, онытылырмы? Моңа юл куймаска иде. Бу – бүгенге яшьләргә өлкән буыннардан әманәт.

Роберт ЗАРИПОВ, тарих укытучысы.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Категория: Роберт Зарипов иҗаты | Добавил: Bulat (16.03.2010)
Просмотров: 771 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Авыл тарихы [8]
Урсай авылы тарихы һәм бугенге көн вакыйгалары
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр [11]
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исән кайткан һәм вафат булганнар турында мәгълумат
Мәктәп сулышы газетасы [13]
Роберт Зарипов иҗаты [28]
Вакытлы матбугатта басылган мәкаләләре.
Авылның күренекле кешеләре [4]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0