Пятница, 17.05.2024, 10:44Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог статей

Главная » Статьи » Роберт Зарипов иҗаты

Паmриотлар, сез кайда?
Соңгы 10-15 ел эчендә Русиядә патриот сүзе сирәк кулланыла. Әйтик, безнең мәктәпнең югары сыйныфларында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре буенча 42 баланың бары тик 5 се генә бу төшенчәгә аңлатма бирә алды: “...ул үз иле өчен янып-көеп торучы кеше, үзенең илен яратучы”. Сораштырылганнар арасыннан 18 малайның 6 сы гына армиядә хезмәт итү мәсьәләсенә уңай җавап бирде, калганнарының бер дә хезмәт итәсе килми.

РФ Конституциясендә “Ватанны саклау һәр гражданинның изге бурычы” диелгән. Аны тормышка ашыру гына елдан-ел авырая бара. Бу юнәлештә мәктәпләрдә һәм уку йортларында башлангыч хәрби әзерлек фәнен яңадан кертү кирәк. 50 нче еллар уртасында җидееллык мәктәпләрдә дә хәрби җитәкчеләр – “военруклар” бар иде. Мәктәбебезнең военругы Габдрахман абый хәзер дә күз алдыннан китми. Ул һәрвакыт, иске булса да, хәрби формадан йөрде, аның пөхтәлегенә, күн итекләренең чисталыгына карап соклана идек. Акыллы һәм юаш кеше булса да, аның күз карашыннан курка идек. Аның сүзе безгә закон иде, боерыгын-сүзен үтәмәгән укучыны хәтерләмим. Хәтерлим, бервакыт Зөфәр исемле җиденче сыйныф укучысы кече калибрлы мылтык патронын яшереп калдыра.

Габдрахман абый барлык малайларны сафка тезде һәм приказ бирде: “Кем яшерде – бер адым алга!” Үле тынлык. Алга чыгучы юк. Тик берничә минуттан соң, Зөфәр кыяр-кыймас кына бер адым алга атлады, үзенең гаебен таныды. Воерук аңа: “Сиңа шелтә белдерәм һәм җәзасын кичке сәгать дүрттә алырсың”, – диде.

Көтелгән вакыт җитте. Мәктәп ишегалдын кача-поса койма ярыкларыннан күзәтәбез. Карыйбыз, аңа беренче җәза – 20 тапкыр турникта күтәрелергә икән, военрукның санаганы гына ишетелә. Ара-тирә Зөфәребез дә “ух-ух” килә. Икенче җәза тагын да катырак иде: мәктәп бинасы әйләнәсен 5 тапкыр түш белән шуышып чыгарга. Шул вакыйгадан соң Зөфәребезнең “кикриге шиңде”. Соңыннан шушы “патрон карагы” хәрби училище тәмамлап, Ленинградта 25 ел хезмәт итте, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелде, отставкага чыкты, хәзер Сызрань шәһәрендә яши. Олы улы да әтисе юлыннан киткән – аның дәрәҗәсенә күтәрелгән. Габдрахман абыйның “сабаклары” бик күп укучыларга “олы юлга” чыгарга ярдәм итте. Без яшь чакта армиягә бармый калу иң зур кимчелек-гарьлек булып санала иде, бигрәк тә кызлар алдында.

Билгеле, ул чордагы кебек, казарма тәртибе кертү кирәк дип санамыйм. Башлангыч хәрби хәзерлек кешене тормышка әзерләү мәктәбе булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе – ул тәртипкә, төгәллеккә, өлкәннәрнең сүзен тыңларга өйрәтә. Бу дәрес укучыларның тәртибенә дә йогынты ясаячак. Мәктәпләрдә укытучыларның 90-95 проценты хатын-кызлар икәнен әйтсәк, хәрби хәзерлек кертү тәрбия процессында “ир-ат кулы”н сиздерер иде.

Роберт ЗАРИПОВ, төбәк тарихын өйрәтүче – тарихчы.
Азнакай районы, Урсай авылы.

Категория: Роберт Зарипов иҗаты | Добавил: Bulat (15.03.2010)
Просмотров: 699 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Авыл тарихы [8]
Урсай авылы тарихы һәм бугенге көн вакыйгалары
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр [11]
Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр исән кайткан һәм вафат булганнар турында мәгълумат
Мәктәп сулышы газетасы [13]
Роберт Зарипов иҗаты [28]
Вакытлы матбугатта басылган мәкаләләре.
Авылның күренекле кешеләре [4]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0