Мин әсирең синең, туган елгам, Гомерем буе сиңа табынам, Язлар җитсә, очар кошлар кебек, Сихри ярларыңа атлыгам. Саф суларың синең төнбоеклы, Яр буйларың җикән-камышлы, Кояш нурларында уйнаклаучы Дулкыннарың салмак агышлы. Көймәләрең гүя йомшак бишек, Дулкыннарың назлап тибрәтә, Сайрар кошларыңның җыр-моңнары Сагышларга сала, җирсетә. Ярларыңа басып, гүзәл елгам, Талпынам мин очып китәргә, Канат кагып, сихри киңлекләрне Бер аркылы, бер буй гизәргә.
|