Четверг, 28.03.2024, 16:36Приветствую Вас Гость

Урсай

Информация о сайте

Урсай  - Азнакай районында иң зур һәм иң борынгы авылларның берсе. Җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгышында  Ык елгасы буена урнашкан, үзенең елга буендагы әрәмәләре белән тирә-якта дан тота. Ык буенда 20 гә якын зур һәм кече күл бар, топонимик урыннарга бик бай.

Урсай авылы район үзәге − Азнакайдан 30 километр ераклыкта урнашкан, иң якын тимер юл станцияләре − Ютазы − 65 км., Бөгелмә − 83 км.; су юлы Яр-Чаллы шәһәре 190 км., башкалабыз Казанга 370 км., Уфага 320 км.

Авыл Ык елгасының сул як ярына терәлеп утырган, уң ягында 150 гектарлы әрәмә һәм болын җәелгән.Бадрак һәм Карповка (Бакалы районы) авыллары күршеләр һәм коньяк көнчыгышында, Урал тау итәге буларак, калкулык − "Миңгерә тау" күренеп тора. Биеклеге 279 метр.

Безнең сайт менә шушы авылның үткәненә, киләчәгенә һәм бугенгесенә багышлана да инде. Сез бу сайт битләрендә авылның тарихын, авыл тормышыннан яңалыклар, Бөек Ватан сугышы геройлары турында мәгълуматлар таба алырсыз. 


Ык елгасы буенда иң борынгы кешеләрнең яшәгән урыннары билгеле булды. Урсай авылыннан 18-35 чакрым ераклыкта урнашкан Бәләкәй Чакмак һәм Шуран авыллары янында (Мөслим районы) 60-70 елларда археологлар борынгы чорда яшәгән кешеләрнең яшәгән урыннарын таптылар. Таштан ясалган хезмәт кораллары: кискеч, кыргыч, балык тоту өчен гарпуннар, таш очлы җәя угы борынгы кешеләрнең биләмәләре булу турында сөйли.

Таштан ясалган кораллар акрынлап камилләшә барган: аларны шомарта һәм ялтырата башлаганнар, балчыктан ясалган савыт-сабалар кулланышта булган. "Иске авыл" җиреннән табылган чүлмәк ватыклары да моның дәлиле булып тора. Балчык савытларда азык пешергәннәр, шифалы үләннәрдән дару кайнатканнар, ризык саклаганнар. Безнең эраның IV-VII гасырларында, борынгы община күчеше вакытында, бу якларга акрынлан төрки телдә сөйләшүче кабиләләр килә башлаган. Нигездә алар игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, ат, сыер, сарык асраганнар. 1983 елда Башкортстан республикасы Бакалы районы Ивановка авылы юл кырыенда (Урсайдан 5 чакырым ераклыкта) археологик казу эшләре алып бардылар. Анда табылган сөякләр, хайван калдыклары шул турыда сөйли.

Моннан 3500-3600 еллар элек яшәгән борынгы кабиләләр бронза кою серләренә өйрәнәләр. Бронза − нигездә шул ук бакыр ул, тик аны эреткәндә төрле кушылмалар гына (мәсәлән, кургаш катнашмасы) өстәгәннәр.

Каян алганнар соң шул кадәр бакырны?

Мөслим (Әби тавы), Азнакай (Чатыр тау), Башкортстанның Бакалы районы тирәләрендәге, авылларда әле дә бакыр базлары сакланып калган. Моңда бакыр рудасы чыгарганнар. Петр I чорыннан безнең якларда бакыр кою заводлары булуы билгеле. Чыгарган бакыр рудасын заводка атлар белән ташыганнар. Бу бакыр ятмалары, һичшиксез, борынгы кешеләргә дә билгеле булган.

Бронза гасыры - борынгы ыруглык җәмгыятенең чәчәк ату дәвере ул. Моны казу эшләре дә раслый. Урсайдан 18 чакрым ераклыкта (Ыкның түбән агымында) яр ишелеп, бронза чорына караган төрле әйберләр килеп чыга. 1979 елда археологлар килеп бу урынны тикшерделәр һәм аннан бик күп бизәнү әйберләре, сөнге, гарпун очлыклары (барысы да бронзадан эшләнгән) таптылар. Димәк, безнең төбәк халыклары арасында игенчеләр, терлекчеләр генә түгел, оста металл коючылар, һөнәрчеләр яшәгән. Мәктәп музеенда чиста бакырдан ясалган уникаль экспонат − бакыр комган саклана.

Урсай авылына нигез салучылар

Урсай Азнакай районында иң зур һәм иң борынгы авылларның берсе. Җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгышында, Ык елгасы буена урнашкан, үзенең елга буендагы әрәмәләре белән тирә-якта дан тота. Ык буенда 20 гә якын зур һәм кече күл бар, топонимик урыннарга бик бай. Авылның килеп чыгышына кадәр, аның физик-географик бәяләмәсенә тукталып үтик.

Инде килеп чал тарих пәрдәләрен ачып карыйк. Кемнәр алар, кай яклардан килеп урнашканнар бирегә безнең бабайлар? Әйтеп киткәнчә, авылның килеп чыгышы һәм аңа бу мәсьәләдә авылның мөхтәрәм кешесе Әскәров Тәкыйулла (1991 елда вафат булды) үзенең язмалары һәм истәлекләре белән ярдәм итте. Аксакаллардан Фәхретдинов Нәзир, Гәрәев Нуриәхмәт һәм башкаларның истәлекләре авылның беренче кешеләре һәм аңа нигез салыну тарихын белергә ярдәм итте. Азнакайда яшәүче пенсионер Нугайбәков Мәрданша аганың нәсел шәҗәрәсе район газетасында 1992 елда басылган иде. Аның ерак бабалары Урсай авылына нигез салучылар булып тора. 1995 елда бу шәҗәрәне Мәрданша агадан күчереп алдык.

Моннан 520-550 еллар элек Уфа шәһәре Айшак каласы дип аталган, шуннан ерак түгел, Көнгер шәһәре була. Шушы төбәктән 1480-1490 елларда Гараят би атлы кеше үзенең уллары белән Әҗми һәм Диәш авыллары (Башкортстан җире) арасына "Наратлы чокыр" дигән жиргә күчеп киләләр. Бераздан үзләренең җир биләмәләрен, көньяк-көнбатышка − Ык елгасына кадәр киңәйтәләр. Вакытлар узу белән (Казан ханлыгы яулап алынганнан соң), XVI гасыр ахырларында "Посмарный" дигән урыннан (язма буенча шулай атала, бәлки әйтелеше икенче төрледер, бу урын билгесез) Силантий Карп (кушамат) исемле рус җир биләүчесе үзенең крестьяннары белән Ык елгасы буена, тау кырыена килеп утыра. XVII гасырларда, руслар арасында фамилияләр барлыкка килә башлагач, "Карп" кушаматы Карповка әверелә. Хәзерге вакытта Карповка авылы, татарчасы Кәрпи дип йөртелә. Рус алпавыты һәм аның нәселеннән килеп җир биләүчеләр крепостной крестьяннар тотканнар, соңгылары Ык елгасының югары ягына, яр буена, урнашалар. Алпавыт тирә-як авыллардан килеп йөрүчеләргә су тегермәне кора, аннан байтак кына керем ала.

Йөзләрчә еллар узгач, Гараят би нәселеннән булган кешеләр Ык елгасының түбән агымына таба, тау кырыена күчеп утыра. Бу күчеп утырган урынның − "Иске авыл"ның әз-мәз булса да өй урыннары билгеле булып тора.

Гараят би үзенең чыгышы буенча Нугай Урдасыннан. Нугай татарлары каян, кайчан килеп утырганнар соң? Филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтҗановның бер хезмәтеннән өзек китереп китү, моңа җавап булыр: “Татар шәҗәрә материалларына караганда, XIII гасырның яртысында Кырым, Кара диңгез буйлары идарәчесе, Чыңгыз нәселеннән Нугай Татар улы − олыс биге була. Аның кул астыңда Кара диңгез буйларына X гасырдан бирле бәҗәнәк, угыз, кыпчак һәм татар кабиләләре Сарай шәһәрендәге үзәк хөкүмәттән шактый бәйсез хәлдә яшиләр. Нугай үзәк хөкүмәт белән җирле төрки кабиләләренә таянып кораллы көрәш алып бара һәм, ниһаять, 1300 елда үтерелә. Ләкин ул идарә иткән олыстан "Нугай олысы" дигән атама тиз генә җуелмаган".

Алтын Урдада 1380 елларда идарә иткән Туктамыш ханның төп биләмәләре Кырым ягында була. Ул шул елларда Кара диңгез, Кырым, Төньяк Кавказ якларыннан 17 мең чатыр татарын (Нугай олысы халкы) Идел − Җаек буйларына күчерә. Алар, үз чиратында, бөтен Урал буйларын биләп алып, Алтын Урданың бөтен Болгар олысын үз кулларына алалар. Ык буе төбәкләренә дә күчеп утыра башлыйлар, яңа җирләр үзләштерәләр. XIV гасыр ахырында Урал буйларындагы татарлар Идегәй һәм соңрак аның нәселләре кул астыңда дәүләт тоталар. Ул дәүләт Кара диңгез буйларыннан килгән Нугай олысы (Урдасы) халкы исеменнән чыгып, Нугай Урдасы дип атала. Югарыда әйтелгән Көнгер шәһәре (хәзерге Пермь өлкәсендә) Нугай Урдасына кергән.

Нугай Урдасы белән Казан ханлыгы бик тыгыз сәяси бәйләнешләрдә яшәгән. Казанның язмышы гел Нугай Урдасына бәйле була. Аннан чыккан халык Казанда һәм башка калаларда гаскәри сословие буларак яши һәм хезмәт итә. Гараят би − мирза буларак шул этник төркемгә кергән була, күрәсең.

Ык буенда татар авыллары бик күп, аларда яшәүче халыкның борынгы бабалары, күпчелеге, Нугай Урдасыннан булуга һич тә шик юк. Моның ачык дәлиле: бу авылларда сөйләм телендә "Нугай" сүзе кулланышта йөргән һәм йөри.

"Иске авыл" урыны − уңайсыз булган, күрәсең. Хәзерге күзәтүләргә караганда, бу төбәктәге үзәнле урыннарны, язгы ташу чорында, су баса. "Иске зират" та калку җиргә урнашкан.

Карповлар үзләренең җир биләмәләрен торган саен киңәйтәләр, элекке "Иске авыл" кешеләре, барлык уңайсызлыкларны исәпкә алып, Ык елгасының икенче ягына, хәзерге "Сукаеш суы" буена күчеп утыра башлыйлар. Күчеп утыручылар юан-юан агачларны кисеп җир әзерлиләр, хуҗалык коралар, 10-15 ләп гаилә шушы төбәккә күчеп килә. Хәзер бу урыннарны "Иске авыл күле", "Чыршы күле", "Юкәле түбә" дип атаган җирләр, күлләр бар. Ләкин анда барысы да күченмәгән, хәзерге Урсай урнашкан төбәккә килеп утырганнар.

Бу урында "Чужы" дигән атамага ачыклык кертик.

Урсай авылы әрәмәсендә "Чужы юлы", "Чужы яланы" дип аталган урыннар бар. Бу атамаларның килеп чыгышы бик кызыклы, авылга кагылышлы тарихи әһәмияте бар. "Урсай атамалары" дигән альбомнан алына: "Моннан биш йөз еллар элек, хәзерге Урсай авылының башлангычы, хәзерге "Иске авыл" дигән урында булган. Бу авылны язгы ташулар чагында, еш кына, су басып җәфалаган һәм авыл халкы, хәзерге Урсай урынына күчергә уйлаган.

Бервакыт шулай авылның ир-атлары җыелып әрәмә аркылы "яңа авылга" барырга куаклыкларны кисеп юл сала башлыйлар. Халык бик тырышып эшли, юан-юан юкә, карама-элмә агачларын кисеп, тал агачларын төпли. Эш бик авыр була, күп көч сорый. Шулай бер көнне, авылның аксакалы юл салучылар янына килеп хәлләрен белешә, аларның эшен күреп сөенә һәм болай ди: "И оланнар, авыр булса да "вчу же" юл салгансыз бит, тырышкансыз". Шуннан соң юл салучылар һәм авыл халкы бу урыннарны "Чужы" дип йөртә башлый. Бу атама "все же" дигән урыс сүзеннән бозылып татар-җирле сүзгә әверелгән. Авыл халкы бу җирләрдә, хәзер печән чаба, балан, шомырт, җиләк җыя.
Яңа җиргә нигез саласы,
Ләкин анда соң ничек барасы?,
Башын ватадыр Исангулның
Җыяш атлы газиз баласы.

Моңдагы вакыйгалар "Чумкәнтәй" атамасында ачык яктыртылды.

Зиһенле буладыр малай −
Җыяш утлы − Урсай.
Яңа урынга күчә халык,
Үтсә − үтәр дүрт-биш ай.

Тоташа Ык елгасына
Кече "Сукаеш суы".
"Читән күпердән" күренә
Урсайның йорт салуы.

Җитә кышлар, үтә язлар,
Алда тора матур җәй.
Ерактан күчеп киләдер
Исхакҗан белән Бикәй.

Ләкин бу урын күчеп килгән гаиләләргә уңайсыз була, чәчүлек җирләре сазлыклы урынга туры килә.

Урсай картның уллары бик күп була, алар дәрәҗәләре буенча бик укымышлы кешеләр. Мулла, ахун, кантун исемнәрен йөртәләр. Ләкин аның нәселеннән Хәсән исемле улы гына билгеле. Мулла һәм ахун булганнарының исеме билгеле түгел. Башортстан ягындагы җирдә "ахун хуторы" дигән урын гына билгеле.

Үстерә Урсай өч ул,
Була алар бик тырыш,
Өчесе өч төбәктә
Коралар матур тормыш.

Якында "Чалпы җире" −
Улы Хәсән төпләнә,
Яңа җирләр үзләштерү
Башлап аңа йөкләнә.

Хәсән була зиһенле,
Халык аны ярата.
Чалпы чибәре Гөлсемне
Ул үзенә карата.

Сайлый халык Хәсәнне −
Башлык була авылга.
Киңнәр үтә, якынлаша
Халык күтәргән давыл да.

Хәсән ничә яшендә?
Камчат бүрке башында.
Старшина булган Хәсән
Утыз ике яшендә.

Бу урында 'Татар халык иҗаты" китабындагы риваятьләр һәм бәетләр дигән бүлегеннән, Чалпы авылында язып алынган "Нугайбәк кантун" дигән риваятькә тукталып китми булмый:

Бөгелмә ягыннан бер төркем халык салкын чишмә янына утыра. Авыл ике елга ярасында булганга, аның исемен "Чатлы" дип куялар. Килгән кешеләр арасында Хәсән исемле бер бай була. Ул мал озату сәүдәсе белән йөргән. Аның йортында хатыны белән Нугайбәк исемле яшь ир баласы бар икән. Хәсән өйдә юк чагында, авылга яу килә, дигән хәбәр таралган. Хәсәннең хатыны Хәерниса яшь баласын күтәреп су буйлап китә. Яудан качып баручы бөтен хатын кызлар: "Яшь бала белән кая барасың, кайт", − дисәләр дә, Хәерниса тукталып тормый, һаман йөгерә. Бик арыгач, "яу киткәч килеп алырмын, балага тимәсләр әле" дип, чүпрәкләрдән биләү ясый да баласын агачка асып китә, елый-елый. Бераз киткәч кызганып кире килә. Килсә, "бала таптык, бала таптык" дип кычкырган тавышлар ишетелә. "Бала минеке", − дип йөгереп килә. Тапкан кеше: "Нишләп ташлап киттең", − дип бирми тора. Тапкан кеше тагын әйтә: "Мә, балаңны, бар кайт та ашарга пешер, безне авыл башына чыгып каршы ал", − ди. Хәерниса өенә кайта. Ул вакытта Хәсән дә кайткан була. Хәсән тиз генә ризыклар күтәреп теге кешеләргә илтеп бирә. Килүчеләр авылга тими китәләр. Шуннан соң Нугайбәкне "табылган" дип йөртәләр.

Хәсән Федор патшаның чиновниклары белән бик нык аралаша. Улы Нугайбәк тә бояр, чиновник балалары белән аралашып үсә. Үсеп җиткәч, әтисе аны дворян балалары гына укый торган мәктәпкә бирә. Шул чорда укучылар мәктәптәге каты режимга каршы бунт күтәрәләр. Аларга Нугайбәк тә иярә. Аны, "башлап котыртучы" дип, суд асып үтерергә хөкем итә. Хәсән, жандармнар белән сөйләшеп, улын коткару чараларын күрә. Нугайбәкне черек бау белән "асалар", билгеле инде, бау өзелә. Ул вакытта закон буенча ике тапкыр асмыйлар. Шулай итеп, Нугайбәк котыла. Аны мәктәптән куалар һәм ул атасы Хәсән йортына кайта. Берничә елдан, атасы үлгәннән соң, Нугайбәкне берничә авылга "кантун" итеп куялар. Ул авыллар саен йөреп, төрле салымнар түләткән. Нугайбәкнең тугыз улы булган: Котлызаман, Габделвах, Морадым, Шаммаз, Хөрмәкәй, Сәлтәш, Яркәй, Янмөхәммәт, Шәмсетдин, Сәлтәш дигән улын 1796 елда Урсай авылына җибәрә. Аның ерак бабалары (үги булса да), туганнары яшәгән җир була бу. Чөнки бертуган абыйсы Хөрмәкәй "кантун" хезмәтен башкарган. Сәлтәш Урсайда туганнары янында үсә һәм шунда өйләнә, авылда төпләнеп кала. Сәлтәшнең Гәрәйша исемле улы була. Аның улы Хөрмәкәй (ерак абыйсы хөрмәтенә, күрәсең), Хөрмәкәйнең бер улы Шәнгәрәй (кантун), аның улы Шагасим. Мәрданша, Шаһиәгъзам һәм Яһүдә Шагасимнең уллары.

Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0