Пятница, 29.03.2024, 02:12Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Йөргәнем бар сызаларда
"Әбиләр чуагы"нда,
Күм-күк җимешләр өлгергәч,
Бөрлегән сабагында.
Сызаларда йөреп аргач,
Күңел өскә тартыла,
Гаҗәеп зелпе куагы
Пәйда була каршымда.
Яфраклары әверелгән
Тоташ ап-ал чәчәккә,
Ничек кенә сокланмыйсың
Көзге мондый бизәккә.
Ефәк төсле ал яфраклар
Җилфердиләр җилләргә,
Көзнең мондый манзарасын
Нәрсә белән тиңләргә?
Хәйран калып карап тордым
Шул зелпегә сокланып,
Табигатьнең тылсым көче
Барлыгына куанып.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 3549 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (2)

Эх, аръягым, мең-мең рәхмәт сиңа,
Җиләк-җимешең җыйдым чиләкләп,
Юмарт бүләк иткән сыең белән
Чәйләр эчтем тирләп, бик тәмләп.
Их, аръягым, сөйгән туган ягым,
Балкып чыга синнән кояшым,
Сәхрәләрең күпме иңләсәм дә,
Һич кенә юк синнән туясым.
Сокланырлык раушан көзгеләрдәй
Фирүзәкәй зәңгәр күлләрең,
Күңелләргә дәрт һәм илһам бирә
Күкрәп үскән шиңмәс гөлләрең.
Карлы кышта сагынып көтеп алам
Җанга тансык иркен тугаең,
Сине гизүләре − җан рәхәте,
Ел фасылы − ямьле җәй аен.
Ык − аръягым минем, гүзәл җирем,
Сайрар кошларыңнан моң алам,
Җаннарыма яллар кирәк чакта
Сулыш алам синдә, тын алам.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 669 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (1)

Ямьле җәйдә гүзәл Ык суының
Югары агымында туганмын,
Сандугачлар чут-чут сайрар мәлдә
Сагышлы вә моңлы булганмын.
Гүя югарыдан түбән таба
Агым уңаена йөзгәнмен,
Табигатьнең гүзәл манзарасын
Күреп сул як ярга менгәнмен.
Карыйм: тирә-ягы әйтерсең лә
Энҗе чәчәкләрдән үрелгән,
Ык ярына бөдрә тал-тирәкләр
Рәт-рәт булып тезелгән.
Чал Уралның сөзәк тезмәләре
Ык ярына килеп тоташкан,
Урман-суга, болын-тугайларга
Бай урынга авылым урнашкан.
Гәрчә биредә туып-үсмәсәм дә,
Артык күрәм туган авылымнан,
Бераз гына аерылып торсам да,
Күңелем җирси ачы сагыштан.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 686 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Саклана күңелем түрендә
Балачак хатирәсе,
Күз алдымда кабатланмас
Саф яшьлегем иртәсе.
Һич онтылмый үскән чаклар
Ямьле Стәрле буенда,
Уйнап-көлеп, иркәләнеп,
Бай табигать куенында.
Истә: тар сукмактан йөгереп төшеп,
Ярсып суга чумганым,
Дуслар белән ярыша-ярыша,
Төбеннән ком алганым.
Колач салып Ык суларын
Иңләп-буйлап йөзгәннәр,
Карлыганын-бөрлегәнен
Сайлап кына өзгәннәр.
Зифа камышлар буеннан
Көймәләрдә узганнар,
Көлә-көлә кулларыбыз
Җикәннәргә сузганнар.
Йомшак җылы җилләр аша
Стәрле тарафына,
Озатам сагыну сәламем
Балачак дусларыма.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 639 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Мин әсирең синең, туган елгам,
Гомерем буе сиңа табынам,
Язлар җитсә, очар кошлар кебек,
Сихри ярларыңа атлыгам.
Саф суларың синең төнбоеклы,
Яр буйларың җикән-камышлы,
Кояш нурларында уйнаклаучы
Дулкыннарың салмак агышлы.
Көймәләрең гүя йомшак бишек,
Дулкыннарың назлап тибрәтә,
Сайрар кошларыңның җыр-моңнары
Сагышларга сала, җирсетә.
Ярларыңа басып, гүзәл елгам,
Талпынам мин очып китәргә,
Канат кагып, сихри киңлекләрне
Бер аркылы, бер буй гизәргә.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 590 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Күпме йөрдем күрәм диеп
Туып үскән ягымны,
Туган җирне сагыну хисе
Тындырмады җанымны.
Туган якның саф һавасын
Йотылып сулыйсым килде,
Изге туфрагыма ятып,
Сулыгып елыйсым килде.
Ялан тәпиле шук кызчык
Шунда йөридер сыман,
Дәү әнием мавыктыргыч
Әкият сөйлидер сыман.
Әткәмнәр тергезгән учак
Һаман дөрлидер сыман,
Бакчабызда алмагачлар
Шау чәчәктәдер сыман.
Сандугачларның сайравын
Өзелеп тыңлыйсым килде,
Шул сандугачлар моңына
Кушылып җырлыйсым килде.
Тылсымлы туган ягымны
Бер күрүе − бер гомер,
Күптәнге изге хыялым
Чынга ашты, мең шөкер.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 700 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Сагынып кайтты сиңа газиз балаң,
Саумы, минем туган туфрагым!
Кичер мине, күпме юксынсам да,
Озак еллар синдә булмадым.
Гомер узды, еллар җуялмады
Йөрәктәге моңым, сагышым,
Нишлисең бит, читтә булган икән
Җыяр ризыкларым, язмышым.
Йөрәге таштан яралмаганнар
Туган җирен барыбер сагына,
Соң булса да, күңелендә йөрткән
Туфрагына кайтып табына.
Ни хәл итәсең бит, тормыш кушкач,
Балачактан ташлап мин киттем,
Шулчак йөрәгемнең бер кисәге
Өзелеп калган кебек хис иттем.
Алып киткән юллар ахыр чиктә
Алып кайта туган ягыңа,
Туган җирне сөю ялкынының
Саф хисләре булса җаныңда.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 921 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Ык буеның гүзәллеген
Үзенә җыйган Урсаем,
Төзекләнә, үсә бара,
Матурлана ел саен.
Табигатен чагыштырам
Оҗмах мисалы белән.
Иҗат өчен дәрт һәм илһам
Бирә торганы белән.
Урсай суын бер эчсәләр,
Читләр дә ят итмиләр,
Ык буена гашыйк булып
Башка җиргә китмиләр.
Авылда бар җырчылар да,
Композиторлары да,
Шушы җирдән илһам алган
Мәшһүр шагыйрьләре дә.
Чиксез матур табигате
Ягымлы кешеләре,
Сокландыра Урсаемның
Ел да күркәм эшләре.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 664 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Ык буйлары − язмышым син,
Аерма туган яктан,
Монда минем яшьнәп-күкрәп
Яшьлегем чәчәк аткан.
Ык буйлары − яшел бишек.
Сөеп-назлап үстергән,
Җырларга кушып җырларлык
Бәхет-шатлык китергән.
Ык буйлары − кояш иле.
Куаклары җимешле,
Туган ягым гүзәллеге
Гөлбакчалар диешле.
Үзе тиңсез бер гомер бит
Суында йөзүләре,
Шау чәчәкле болыннарын
Бер гизеп йөрүләре.
Ык буйларын, Ык суларын
Сагынып кайттым ерактан,
Язмыш кайларга илтсә дә,
Һич китмәдең йөрәктән.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 921 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

Һәркемнең беренче кат дөньяга күзе ачылган, тирә-якның чиксез матурлыгын тоеп куанган туган ягы була. Сез каян дип сорасалар, мин горурланып, Ык буйларыннан дип җавап бирәм. Минем газиз анамдай якын туган йортым, матурлыгы белән күпләрне таң калдырган гомер бишегем − гүзәл Ык буйлары. Ык буйлары дигәч тә күз алдына барча хозурлыгы белән салмак агышлы мәһабәт Ык елгасы − тал-тирәкле, җиләк-җимешле әрәмәлекләр, асалы паластай чәчәкле тугайлар, төнбоеклы, камышлы фирүзәдәй түгәрәк күлләр пәйда була.
Хозур елгам! Алга ургылып Иделгә таба юл алганда, нинди генә тарихи вакыйгаларның телсез шаһиты булмагансың син! Кайчандыр кесәсе калын байгуралар синең агышыңның юнәлешен үзгәртмәкче булып, чал Урал тавы буена тирән итеп канау казыганнар, әмма исәпләрендә ялгышканнар. Син авылыбыздан ераклашырга ашыкмагансың, сәяхәтеңне иске юлыңнан дәвам иткәнсең. Безнең төбәктәге Ямәлҗә явы турындагы риваятьләр дә, Миңгерә тауның текә кыясыннан тройка белән Ык төбенә сикергән алтын-көмешле патша кызы ... Читать дальше »
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1088 | Добавил: Bulat | Дата: 12.08.2010 | Комментарии (0)

1 2 3 4 5 6 »
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0