Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Саумы, туган авылым!
22:54 Саумы, туган авылым! |
Сагынып кайтты сиңа газиз балаң, Саумы, минем туган туфрагым! Кичер мине, күпме юксынсам да, Озак еллар синдә булмадым. Гомер узды, еллар җуялмады Йөрәктәге моңым, сагышым, Нишлисең бит, читтә булган икән Җыяр ризыкларым, язмышым. Йөрәге таштан яралмаганнар Туган җирен барыбер сагына, Соң булса да, күңелендә йөрткән Туфрагына кайтып табына. Ни хәл итәсең бит, тормыш кушкач, Балачактан ташлап мин киттем, Шулчак йөрәгемнең бер кисәге Өзелеп калган кебек хис иттем. Алып киткән юллар ахыр чиктә Алып кайта туган ягыңа, Туган җирне сөю ялкынының Саф хисләре булса җаныңда.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 924 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|