Воскресенье, 28.04.2024, 01:54Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Август » 12 » Туган җир тылсымы
22:56
Туган җир тылсымы
Күпме йөрдем күрәм диеп
Туып үскән ягымны,
Туган җирне сагыну хисе
Тындырмады җанымны.
Туган якның саф һавасын
Йотылып сулыйсым килде,
Изге туфрагыма ятып,
Сулыгып елыйсым килде.
Ялан тәпиле шук кызчык
Шунда йөридер сыман,
Дәү әнием мавыктыргыч
Әкият сөйлидер сыман.
Әткәмнәр тергезгән учак
Һаман дөрлидер сыман,
Бакчабызда алмагачлар
Шау чәчәктәдер сыман.
Сандугачларның сайравын
Өзелеп тыңлыйсым килде,
Шул сандугачлар моңына
Кушылып җырлыйсым килде.
Тылсымлы туган ягымны
Бер күрүе − бер гомер,
Күптәнге изге хыялым
Чынга ашты, мең шөкер.
Категория: Шигырьләр | Просмотров: 704 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0