Пятница, 03.05.2024, 17:49Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог файлов

Главная » Файлы » Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган

Муса Җәлил урамы.
[ Скачать с сервера (12.67 Mb) ] 23.02.2010, 19:54
Муса Җәлил 1906 нчы елда дөньга килә. Бөек Ватан сугышына кадәр үк талантлы татар Совет шагыйре булып танылган иде. Дөнья халыкларының фашизмга каршы азатлык хәрәкәте аның көрәшче һәм шагыйрьлек данын бөтен илгә таратты.
Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен, СССР Верховный Советы Указы белән, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә 1956 елның 2 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән һәм укучыларга “ Моабит дәфтәрләре “ исеме белән билгеле булган шигырьләр циклы өчен Муса Җәлил 1957 елның 22 апрелендә Ленин премиясенә лаек булды.
Муса Җәлил иҗаты – иҗтимагый тормыш белән нык бәйләнгән, заман таләбен тирән тойган, чор сулышы, тормышның яңару романтикасы һәм көрәш рухы белән сугарылган, партияле һәм халыкчан иҗат.
Ул татар совет әдәбиятының гражданлык традицияләрен яңа сыйфатлар белән баетты, халыкның героик-патриотик рухын сәнгатьчә тирән ачкан иҗаты белән “ Җәлил традициясе “ дип аталган шигърият дөньясының яшәүчәнлеген раслады.
Язган шигырьләренең төп тематикасы азатлык, Ватанга мәхәббәт,сөйгән ярга мәхәббәт, сугыш елларында кеше язмышы. Шушындый уңышлары өчен ул хөрмәткә лаек була. Аның иҗаты яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып укый.

Безнең Урсай авылында да Муса Җәлил исеме белән аталган урам бар.

Бу урамда сугыш ветераны Фәрәгәт абый яшәгән, лаеклы ялга чыккан пенсионер укытучы Мөнәвәрә апа, 24 ел фермада эшләгән, ветеран булып лаеклы ялга чыккан Әсхәр абый белән Сәрия апа, 43 ел буе колхозда хезмәт куйган Лена апа, авылыбызның ярдәмчесе, шәфкать туташы Зиларә апалар гомер итәләр.
Җамалиев Фәрәгать Фәррах улы 1926 елда Татарстанның Тымытык районы Урсай авылында туа. 1943 елның көзендә 17 яшьлек егет сугышка алына. Кечкенә буйлы, ләкин шактый таза гәүдәле Фәрәгатьне язмыш Көнчыгышка китереп җиткерә. Сугыш зилзиләсе аның өчен шунда бешлана.
1950 елда, 7 ел хезмәттән соң, туган авылына кайта. Гадел һәм намус хезмәте белән авылдашларының авторитетын казана.

Галимова Мөнәвәрә Галим кызы. 1924 елның 4 Ноябрьдә Тымытык районы Урсай авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1932 елда Урсай җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә. 1939 елда 7 сыйныфны тәмамлый.
1939\40 уку елында Тымытык урта мәктәбенең 8 сыйныфына укырга керә һәм 1941\42 уку елында 10 сыйныфны тәмамлый. Шул ук елны Бөгелмәдәге анна теле укытучылары хәзерли торган өч айлык курста укый. Читтән торып 1956 елда Бөгелмә укытучылар институтын тәмамлый.
1942\43 уку елында Сарлы җидееллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләнә, анда 2 ел укыта.
1944\45 уку елында Урсай җидееллык мәктәбендә математикадан белем бирә.
Дөньядагы барлык телләрнең иң яхшысы гаять кыска тел, математика теле. Математика тормышта һәркемгә эшчегә дә, механизаторга да, терлекчелектә эшләүчегә дә кирәк. Ул кешене уйларга фикер йөртергә өйрәтә. Әнә шуның өчен мин нәкъ менә шул предметны сайладым да инде ди ул үзе.
Урсай җидееллык мәктәбендә 30 ел укытып 1979 елның ноябреннән лаеклы ялга чыга.

Насретдинов Әсхәр 1934 нче елнын 10 нчы февралендә Тымытык районы Урсай авылында дөньяга килә. Җиде класс белем алгач, дуңгыз фермасына эшкэ төшэ, анда 24 ел хезмәт куя. Ветеран булып лаеклы ялга чыга.
Хатыны Насретдинова Сәрия 1942 нче елнын 5 нче маенда Тымытык районы Урсай авылында дөньяга килә.
Җиде класс белем алгач, 15 ел сыер савучы, 24 ел дунгыз фермасында хезмәт куя, ветеран булып лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше белән 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Рәзәил, Римза, Гузәл, Рәмилә, Лемуза, Римма, Фәридә, Гөлнара, Гөлдирә, Айдар.

Гатина Лена Шайхел кызы 1951 нче елның 2 нче маенда Урсай авылында туган. Сигез класс белем алгач 1966 нчы елда дуңгыз фермасына эшкә керә. Кичке мәктәптә 10 нчы классны тәмамлый.
Ул эшләгән елларда дуңгыз фермасы республика буенча 1 нче урында бара һәм “Комсомоллар фермасы” исемен ала. 1971 – 2001 нче елларда бозау карый, 2001 нче елдан бугенге көнгә кадәр ат фермасында эшли. Хезмәт стажы 43 ел.
Гатин Әмир 1947 нче елның 19 нчы октябрында дөньяга килә. 39 ел буе тимер кыручы булып эшләгән.

Тумышы белән Башкортстан якларыннан чыккан Зилара 6 балалы ишле гаиләдә тәрбияләп үсә. Кечкенәдән бөтерек кебек хәрәкәтчән, тыныч холыклы кызчык юк-бар сорау биреп олыларны аптыратмый, курчакларын тезеп сала да “дару эчертә”, “укол ясый”, кыскасы үзенең “сәләтен үстерү” өстендә эшли.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Туймазы медицина училищесында укый һәм шунда ук наркология диспансерында 2 ел шәфкать туташы булып эшли.
Язмыш җилләре аны Азнакай якларына – Урсай авылына китерә. Биредә фельдшер-акушер булып эшләвенә дә 10 ел вакыит үтеп киткән. Үз эшен яхшы белүе, кешеләргә ачык йөз белән ярдәмгә йөгереп килүе, психологларча киңәш бирә белүе авылдашлары арасында аның абруен арттырды.

Категория: Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган | Добавил: Bulat
Просмотров: 2274 | Загрузок: 139 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган [4]
Шәҗәрә [2]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0