Пятница, 03.05.2024, 15:18Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог файлов

Главная » Файлы » Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган

Олег Кошевой урамы.
[ Скачать с сервера (2.30 Mb) ] 23.02.2010, 18:41
Мин, Зарипова Рузилә, 1988 – 89 елларда Урсай һәм Мөслим авылларында авыл советы рәисе булып эшләдем. Районнан авыл урамнарына исем кушарга дигән күрсәтмә килде. Балаларны патриотик рухта тэрбияләгәнлектән, урамнарга Герой исемнәре бирелде. Безнең урам Олег Кошевой исемен йөртә. Урамыбыз экологик яктан чиста, ямь-яшел чирэм, агач, тузан юк, тыныч. Бакча башында Ык буе, әрәмәлек. Рәхәтләнеп ял итәргә, су коенырга, балык тотарга мөмкин .
Элек – электән безнен урамда эшчән, тырыш, тату гаиләләр яшәгән. Без аларны онытмыйбыз, сагынып искә алабыз.
Колхозлашу елларына кадәр бу урамда Зарипов Зариф, Гәрәев Шәнгәрәй, Хакимов Имаметдин, Дәүләтгәрәй гаиләләре яшәгән. Алар иген иккәннәр, ат үрчеткәннәр, Ыктан балык тотканнар, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. Аларны Зарипов Мирзасалих һәм Фәхрибану (алдынгы савымчы буларак, Мәскәүдә алдынгычылар слетында катнашкан), Гәрәева Хөппениса һәм Зәйнәп апалар, ятимә Зөһрә әби, Фөтүхелҗинан абыстай һәм балта остасы Фазыл бабай алыштырган. Авылның докторы Латыпова Рәхилә һәм Кәлимуллина Мөсәпбиха (оныгы Казанда музыкант), апалар да шушы урамда яшәгәннәр.
Хәзерге вакытта урамыбызда мәрхүм Сафиуллин Сәхиулла урынында малае Ленар, гаилэсе белән яши. Зарипова Нәфисә, Галиуллина Ленизалар лаеклы ялда. Яшь гаилә Заһидуллин Расих һәм Лена балалар үстерәләр. Үзем ирем Фәрәгать белән шушы урамда 1970 елдан бирле яшибез. Урамыбызда яшәүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре бар. Арабызда шәфкать туташы Ленизабыз белән аеруча горурланабыз. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә хәзер.
Күптән түгел урамда бик матур йорт Хасанов Закир һәм Риммаларның йорты үсеп чыкты. Хасанов Закир Урсай акционерлык җәмгыятендә завсклад булып эшли. Римма – авыл советында секретарь. Кече кызлары Нәфисә 10 сыйныфта укый. Олы кызлары балалар бакчасы җитәкли. Үз гаиләсе белән яши.
“Яшь гвардия” командиры Олег Кошевой исеменә лаеклы булып, аның исеменә тап төшермәскә тырышып, бер-беребез белән ярдәмләшеп, киңәшеп яшәргә тырышабыз
Категория: Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган | Добавил: Bulat
Просмотров: 853 | Загрузок: 161 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган [4]
Шәҗәрә [2]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0