Пятница, 03.05.2024, 07:36Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог файлов

Главная » Файлы » Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган

Зоя Космодемьянская урамы
[ Скачать с сервера (1.61 Mb) ] 23.02.2010, 19:19
Зоя Космодемьянская Мәскәү шәһәрендә туа. Мәктәптә бик тырышып укый , аеруча тарих һәм әдәбият фәннәрен ярата. Классның комсомол оешмасы җитәкчесе була.
Сугыш башлангач, диверцион- разведка группасында эшләргә алына.
Искиткеч кыю, батыр, үз максатына ирешү өчен бернинди кыенлыклар алдында да туктап калмый.
1941 нче елның 17 нче ноябренда Сталин немецлар урнашкан авылларны яндырырга дигән карар чыгара. Шул эшне башкаручылар арасында Зоя Космодемьянская да була. Алар немецлар урнашкан 3 йортны һәм 20 атны яндыралар.
Берничә көннән Зояны кулга алалар. Чишендереп, ремень белән яралар. Кышкы көндә эчке киемнән урам буйлап йөртәләр һәм асарга боералар.
Икенче көнне авыл халкы алдында асып үтерәләр. Немецлар аны төрлечә мәсхәрәлиләр: фотога төшерәләр, бер ай буе элмәктә тоталар, киемнәрен ертып төшерәләр, күкрәген кисеп алалар.
Зоя Космодемьянская урамында яшәүче хөрмәтле кешеләр:
1)Хисматов Фәрит һәм Земфира 1980 нче елда Ташкент шәһәреннән Урсайга күчеп кайталар. Яңа йорт җиткерәләр. Ике егет тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Фәрит Фәйзулла улы УБРда баш энергетик булып эшли. Тормыш иптәше Земфира Миргаяз кызы -Урсай мәдәният йорты директоры.
2)Гаилә башлыгы Кавиев Әхәт Кавый улы Урсай урта мәктәбендә кочегар булып эшли. Альфинур Нургаян кызы күп еллар Урсай урта мәктәбендэ технология укытучысы булып эшләде . Хәзерге көндә лаеклы ялда.
3)Җәмилә Зәки кызы 1928 елда туган. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Ул авылыбызның - Ак әбисе. Матур итеп мөнәҗәтләр әйтә, халык җырларын башкара.
Категория: Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган | Добавил: Bulat
Просмотров: 620 | Загрузок: 124 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган [4]
Шәҗәрә [2]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0