Пятница, 03.05.2024, 07:55Приветствую Вас Гость

Урсай

Каталог файлов

Главная » Файлы » Шәҗәрә

Әбием горурлыгым.
[ Скачать с сервера (14.61 Mb) ] 23.02.2010, 23:56
Алар даны мәңгелек.

Сугыш… Авыр суз бу
Йөрәк түрендә.
Бу дәһшәтле сугыш
Бүтән кабатланмасын
Илем кугендә.

Күпме парлар аерылыша,
Ятим кала сабый балалар.
“Әти” диеп өзгәләнә сабый,
Ә әтисен яуга алалар.

Әтисенең соңгы әйткән сүзе
Яңгырады сабый колагында:
“Кирәк булса, балаларым өчен
Үләрмен дә дошман кулында”.
(Корбыева А.Р.)

Алар унау иде...
Һәрберсенең киләчәккә матур хыяллары, күз атып йөргән егетләре, куанып – шатланып башкара торган эшләре бар иде. 1941 нче елның җәйге сабан туенда, Ык буйларының гүзәллегенә сокланып, шау-гөр килеп бәйрәм иткән мизгелдә “Сугыш!” дигән каһәрле сүз барын да зинзабар китерде. Көтелмәгән гарасаттан йөзләр кырысланды, йодрыклар төйнәлде, йөрәкләр ярсып типте.
Ир-егетләр белән рәттән, яшьлек дәрте ташып торган чая кызлар,да, я үзләре теләп, я ил кушуы буенча яу кырына китәлэр. Унысы ун төбәккә, төрле хәрби частьларга. Язмышлары төрле булса да, изге максатлары бер иде: ул да булса гадел сугышта илне дошман яуларыннан саклап калу.
Унау арасында чая кызларның берсе - минем дәү әбием Салахова Рабига Саләхетдин кызы. Ул 1921 нче елның 8 нче мартында Тымытык районы Урсай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы Урсайда ала. Заманалар авыр булу сәбәпле, 7 класс белем алгач, әти-әнисе белән беррәттән колхозга эшкә чыга. Ә бу вакытта сугыш башлана. Авылның барлык ир-атлары сугышка китү сәбәпле, минем әбиемне тракторга утырталар. Япь-яшь кыз бик тиз тракторда эшләргә өйрәнә. Тиздән, 1941 нче елның ямьле җәй көнендә, әбием, үзе теләп, сугышка китә. Ул үзенең кызыл касынкасын – пилоткага, зөңгәр сатин күлмәген солдат гимнастеркасына алыштыра. Аңа сугышта бик авыр була. Аның сугышчан юлы, башлыча, Белоруссия фронты белән бәйле, Рабига әбинең максаты бер генә: ул да булса, тынычлык булдыру, илне дошманнардан саклау, җиңү теләге. Әбием, санитарка буларак кыр госпиталендә эшләп, йөзләрчә яраланган сугышчыларны аякка бастыруда куп хезмәт куя. Әлеге хәрби бурычны ул, төн йокламыйча, туплар гөрселдәве, снарядлар шартлавы астында башкара. Әбиемә, әлбәттә, бик кыен була.
-Сугыш кырында иң тетерәндергәне, бәгырьләрне телгәләгәне – гаепсез балаларның үлемен күрү булды, - ди әби. Ул, 1941 нче елдан алып 1943 нче елга кадәр, сугышта санитарка булып эшләгән.
1943 нче елда ул эшләгән кыр госпиталенә авыр яра алган 12 яшьләрдәге Коля атлы партизан малайны китерәләр. Үзе турында аналарча кайгырткан йомшак күңелле, ягымлы, җылы сүзле санитарканы яшәү белән үлем арасында тартышкан бала “Мама” дип атый. Әйе, бу вакытта күзгә яшь тула, күңел әрни. 12 яшьлек баланың яшәү белән үлем арасында тартышканын күрү бик авыр булгандыр аңа.
1945 нче елың 9 нчы маенда, әйтерсең лә изге фәрештә канаты белән ышыклаган диярсең, дөрләп янган ут эчендә булсалар да, (Мөгаллимә ападан башкасы) һәммәсе илгә исән-сау әйләнеп кайтты. Әлеге ир йөрәкле кыю кызлар сугыштан соң төрлесе төрле якка таралалар.
Әбием, сугыштан кайткач, Вафа Мортазин белән алтынчы бригадада хисапчы булып эшләгән. Аннан соң колхоз идарәсе аны тавык фермасы мөдире итеп куя. Анда әбием Нигъмәтуллина Сәлимә, Кәримова Зөлфия, Дәүләтшина Хәдичә апалар белән эшләгән. Алар тавык, каз, чебиләр караганнар. Яңадан әбиемне колхоз идарәсе рәисе Мозаффаров сарык фермасына бригадир итеп куйган. Ул анда Салахов Халәф абый белән 3 ел эшләгән. Хисап эшен яхшы белгәнгә күрә, аны яңадан сыер фермасына бригадир итеп куялар. Ул анда Гатин Миргарифан абый белән 3 ел ярым хезмәт куйган. Авыл советы рәисе Рәхимов әбиемә яңа эш йөкли: ул йомырка җыя башлый. Яхшы хезмәте өчен ай саен премияләр ала, ул бу эшен 12 ел башкара. 30 - 40 сумлык премияне аңа Казаннан ук җибәргәннәр. Хезмәтләрен яхшы башкарган өчен, аны Авыл Советына депутат итеп сайлыйлар. Ул ревизия комиссиясе члены да булып тора. Аннан соң мәктәп торагында 6 ел төнге тәрбияче булып хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга чыга.
Ярдәмчел, эшлекле, йомшак күңелле кеше булганы өчен, әбиемне авыл халкы хөрмәт итте. Хәзерге вакытта әбием якты дөньяда юк инде. Ул 2005 нче елда бакыйлыкка күчте.

Категория: Шәҗәрә | Добавил: Bulat
Просмотров: 1185 | Загрузок: 115 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Аларның исемнәре белән безнен авылның урамнары аталган [4]
Шәҗәрә [2]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0