Суббота, 04.05.2024, 23:33Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2010 » Май » 7 » Алар җиңеп кайттылар
20:08
Алар җиңеп кайттылар


Сугыш еллары һаман ераклаша бара. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бәйрәм көнендә Дан һәйкәле янына килүче ветераннар сафы ел саен сирәгәя. Мәктәптә һәм башка җәмәгать урыннарында очрашу кичәсенә килүче сугыш ветераннары 2-3 кеше генә. Үзем оештырган мәктәп музеенда "Алар Җиңү белән кайттылар” дигән экспозицияне карыйм һәм 1985 елда исән булган сугыш ветераннарының исемлегенә күз салам. Урсай авылында ул вакытта 83 сугыш ветераны бар иде. Ә сугышка киткән 329 кешенең 114е генә исән-имин кайткан. Бүгенге көндә исә аларның бишесе генә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы ала. Кайбер авылларда алар бөтенләй юк. 2000 елда басылып чыккан "Батырлык китабы”нда элекке президент Минтимер Шәймиевнең мондый кереш сүзе бирелгән: "Каһарманлык чорлар аша килеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул олуг батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле”.
Әйе, "Алар Җиңү белән кайттылар” дигән чираттагы Хәтер китабын нәшер итү бик изге гамәл булды. Сугыш ветераннары да үзләренең олуг батырлык кылганнарын һич онытырга тиеш түгел.
Халык хәтере – мәңгелек. "Хәтер китабы” – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә, яшь буын белеп торырга тиеш: бүгенге якты көннәрнең һәр иртәсе күп миллионлаган гомерләр хакына яулап алынды. Шуңа күрә халкыбызның сугышчан батырлыгын онытмаска, әле һаман билгесез калган каһарманнар язмышын ачыкларга, аларның һәр истәлеген кадерләп сакларга кирәк.
Сугыштан зур Җиңү белән кайткан фронтовиклар белән аралашып үстем. Гомерем буе аларны батырлар итеп күрдем. Укытучы буларак та, яшь буынны шулар үрнәгендә – патриотик рухта тәрбияләргә тырыштым. Кырыгынчы, илленче елларда туганнар илебезнең чын ватанпәрвәрләре булып үстеләр. Әле хәтеремдә: сугышның ачысын-төчесен күреп кайтканнарны бәхетле тормыш көтми иде. Бик күпләр әтиләрен, абыйларын, энеләрен югалткан, тол калган хатыннарның әле күз яшьләре дә кибәргә өлгермәгән, хуҗалыклар таркалу хәленә җиткән. Дүрт ел буена сугышта чыныгып, тормыш-көрәш тәҗрибәсе туплаган фронтовикларның күбесе иң авыр эшләргә тартылды. Авыл җирендә җитәкчелек, колхоз һәм авыл советы рәисе идарәсе бригадир, ферма мөдире, хисапчы һәм башка җаваплы тармаклар аларга йөкләнде. Яралары да төзәлеп җитмәгән фронтовиклар сызланмады һәм сыкрамады.
Авылдашым Миргарифан ага Гәрәевның фаҗигале язмышы турында язмыйча булдыра алмыйм. Бу кешенең күргәннәре турында бер роман язып булыр иде, фронтовикның вафатыннан соң хатирәләре генә калды.
Миргарифан сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Полк мәктәбендә укып, сержант-разведчик була. Аерым взвод булып, N частенең штабына җибәрәләр. Волхов, Сталинград, Курск, Ленинград фронтлары арта кала. Күп кенә медаль һәм орденнарга лаек була. Аның турында фронт газеталарында күп кенә язмалар чыга. Сталиннан рәхмәт хаты ала. 1943 елда өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 ел азагында, инде дошманны куып барганда, аларны немецлар тылына разведкага җибәрәләр. Төркемдә биш сугышчы-разведчик, өлкән сержант Миргарифан Гәрәев – төркем командиры. Бурыч бик мөһим һәм катлаулы: дошман тылына үтеп керү; аларның позицияләрен билгеләү, немецларның югарырак хәрби дәрәҗәсе булган офицерын "тел” итеп алу. Бу операцияне уңышлы башкарып чыгалар, әмма, кире кайтканда, дошман засадасына эләгәләр. Каты сугыш-бәрелеш була. Аягы-кулы бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган немец офицерын яшерергә өлгерәләр. Соңгы патрон беткәнчегә кадәр сугышалар. Менә ату тавышлары туктый, дошман ягында тынлык урнаша. Әйләнә-тирәдә Миргарифанның иптәшләре ята, барысы да һәлак булганнар. Ул үзе дә каты яралана. Исән калган немецлар разведчиклар ягына ташлана һәм Гәрәевның үзен әсирлеккә төшерергә телиләр. Дошман ягына бердәрбер калган граната оча. Каты шартлау. Тынлык. Миргарифан исән кала һәм "тел”не частька алып кайтып җиткерә. Немец офицерыннан кыйммәтле хәрби мәгълүмат алалар. Разведчик өлкән сержант "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ә разведканы "яхшы оештырган” штаб начальнигы Советлар Союзы исеменә лаек була. Миргарифан абыйдан ни өчен бу исемне аңа бирмәгәннәре хакында сорагач:
– И авылдаш энем, фамилия туры килмәде. Григорьев булсам бирәләр иде.
Шулай итеп, каһарманлык күрсәткән Миргарифан Гәрәев сугышта берничә мәртәбә гаделсезлекнең нәрсә икәнен аңлый. Сугыштан соң авыл советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә, 1954 елда Минзәлә округы буенча СССР югары советы депутаты итеп сайланды. Колхоз идарәсе нараттан өй салып бирде, яхшы итеп киендерделәр. Хәтта персональ "Победа” җиңел автомобиле беркеттеләр. Гәрчә ул аңа дүрт ел эчендә берничә тапкыр гына, Минзәләгә һәм Казанга барганда гына утырды. Күбрәк тарантас җигелгән ат белән йөрде ул. Сугыштан кайтканда, Миргарифан абый бер аягын госпитальдә кистереп кайтты, агач аяк белән йөрде. Депутат булгач, протез ясадылар. Ләкин ул аның белән йөрмәде. Елга ике тапкыр Мәскәүгә Югары Совет сессиясенә барганда гына протезын үзе белән ала иде. Анда кия алганмы, юкмы – безгә билгесез. Депутатлык срогы беткәч, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләде, атлар карады. 1958 елда мәктәп өчен урман кискәндә агач астында калып, фаҗигале рәвештә вафат булды.
Бүгенге көндә шундый каһарман Миргарифан абыйны телгә алучы да, искә төшерүче дә юк.
Ветераннар сафы көннән-көн сирәгәя. Алар белән бергә халкыбызның сугышчан батырлыгы да акрынлап тонык-ланырмы? Юк, моңа юл куярга ярамый. Дан музейлары, заллары, почмаклары яңадан-яңа экспонатлар белән тулылансын. Батырлар каберлегенә сукмаклар өзелмәсен, һәйкәлләр һәм обелисклар янында чәчәкләр бетеп тормасын. Бу бүгенге яшьләргә өлкән буыннардан әманәт. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә өстәлмәләр, төзәтмәләр кертеп, ялгышларны төзәтеп (исән кешеләр үлгән дип язылган), яңа "Хәтер китабы” чыгару бу әманәтне тормышка ашыруга бер адым булачак. Бер генә сугышчы, бер генә сугыш ветераны да бу изге китаптан төшеп калырга тиеш түгел.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы
Урсай авылы

Просмотров: 1710 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Друг  
0
Сайт нормальный. Рекламу пустите..денежег срубите

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0