Главная » 2013 » Сентябрь » 18 » Азнакай ветераннары Болгар җиренә сәяхәт кылды
22:40 Азнакай ветераннары Болгар җиренә сәяхәт кылды |
“Татнефтедор” ҖЧҖ филиалы – Азнакай автомобиль юллары идарәсе җитәкчелеге үзенең эшчеләре, ветераннары ялын оештыруга зур әһәмият бирә.
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан без – идарәнең бер төркем эшче-хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы пенсионерлары, ике автобуска утырып, изге Болгар җиренә сәяхәт кылдык.
Төркемебезне каршы алган сәяхәтне оештыручы, өч сәгать буена безне биредәге үзенчәлекле биналар белән таныштырды: дөньядагы иң зур Коръән китабы – ислам дине кануннары сакланган махсус корылмада, берничә музейда булдык, Ак мәчетне карадык. Дин тотучы мөселманнарга намаз уку өчен биредә бөтен шартлар тудырылган. Мәчет белән рәттән торган Икмәк музеена да кердек.
Кыскасы, әлеге сәяхәттән без рухи күтәренкелек алып кайттык.
Нәфис ГАНИЕВ,
хезмәт ветераны, идарә профкомының элекке рәисе
|
Просмотров: 556 |
Добавил: Bulat
| Теги: http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/compo
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|