Воскресенье, 05.05.2024, 16:47Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2013 » Сентябрь » 18 » Баш табиб Азнакай халкын гөмбәләр белән сак эш итәргә чакырды
23:08
Баш табиб Азнакай халкын гөмбәләр белән сак эш итәргә чакырды

Көзнең гөмбәле чорына кердек. Урманда хозурланып гөмбә җыю бер үк вакытта саклык та сорый, ни дисәң дә алар арасында агулылар да күп, шуңа да бик белеп кенә җыярга кирәк. Әле аның ашарга яраклылары арасында да ныгытып эшкәртү таләп ителгәннәре бар, дөрес әзерләмәсәң, агулануың да ихтимал.

Республикада һәр елны гөмбәдән агулану очраклары булып тора, - дип хәбәр итә «ТРның Азнакай районындагы гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы баш табибы Гөлшат Дружкова.

- Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минут үтүгә сизелә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра. Томсык гөмбә, кәҗә гөмбәсе зыянын 6-12 сәгатьтән соң күрсәтә башлый: ашказаны бик нык авырта, күңел болгана, костыра.

Агулы гөмбәләр арасында иң куркынычы томсык гөмбә, ул үлемгә дә китерергә мөмкин. Аз гына агулану билгеләре сизелү белән, һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчерә тору мәслихәт.

Агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә онытмагыз: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.

Гөмбәне тозлау өчен җыйсагыз, 10-15 минут пешерегез, яки агулы матдәләре чыкканчы чылатып торыгыз. Өй шартларында тозланган, маринадланган гөмбәләр һәм алардан ясалган салатларны сатып алмавың хәерлерәк. 14 яшькәчә балаларга гөмбә ашатмагыз, чөнки алар организмында эшкәртү өчен ферментлар микъдары җитәрлек түгел. Сәламәтлек үзебезгә бәйле, сак булыйк!
Просмотров: 639 | Добавил: Bulat | Теги: http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/compo | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0