27 нче март көнне авылыбызда Нәүрүз бәйрәме һәм татар-башкорт көрәше буенча танылган көрәшче Рәис Кәримов истәлегенә I район турниры уткәрелде. Чараны үткәрүдә төп спонсор Рәис Кәримовның улы фермер Кәримов Фәнүс Рәис улы, Урсай Җирлек Советы, Урсай урта мәктәбе коллективы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять зур ярдәм курсәтте. Нәүрүз бәйрәмен ачуда районнан килгән кунаклар - Хакимият башлыгы урынбасары Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы, район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Мәһдиев Ринат Хәсән улы, Ветераннар советы рәисе Каримов Миргасим Ильяс улы, Азнакай районы спорт комитеты рәисе Җәләев Альберт, Урсай авылы Җирлеге башлыгы Ярмиев Рәфис Нәбиулла улы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Бакиров Равил Ильяс улы катнашты. Килгән һәм авыл кунакларын үзләренең тәмле ашлары белән сыйлау өчен Авыл советы, клуб хезмәткәрләре, почта элемтәсе һәм медицина хезмәте күрсәтү бүлеге эшчеләре, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы, Урсай җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хисапчылары мул ризыклы өстәлләр әзерләгәннәр.Көрәш барышында кунаклар Урсай урта мәктәбе укучылары тарафыннан куелган концерт номерларын карадылар, спорт уеннары уйнадылар.Спорт уеннарын физкультура укытучысы Харисов Айрат, тарих укытучысы Нургалиев Илдар оештырды. Теләгән кешеләр хезмәт һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Нурмөхәммәтов Дамир пешергән карга боткасы белән сыйландылар, тәмле камыр ризыклары белән чәй эчүләр оештырылды. Информатика һәм физика укытучысы Гатин Радик бәйрәмнең күңелле мизгелләрен фотосурәткә төшерде. Ярышта 1992-2005 нче елларда туган Урсай, Тымытык, Чуар-Абдул, Урманай, Әсәй, Стәрле, Күктәкә, Профлицей, Мөслим авылы, Азнакай һәм Мөслим районы җыелма командасы егетләре көч сынашты. Көрәш: 28, 33, 36, 40, 46, 50, 55, 60, 65 һәм 65 кг. нан артык үлчәүдә барды. Көрәшне Корбангалиев Фәрит һәм Сәхбиев Фәнис хөкем итте. Авыл данын яклап 28 кг авырлыкта Миннекәев Рәфис, 33 кг авырлыкта Хөрмәкәев Динар, 50 кг авырлыкта Гарифуллин Артур, 55 кг авырлыкта Насыйбуллин Айнур һәм Ихсанов Фирдәвес, 60 кг авырлыкта Дәүләтгәрәев Ранис, 65 кг авырлыкта Сафиуллин Фәнзил, 65 кг нан артык үлчәүдә Сафиуллин Фирзәрләр катнашты. Бу бәйгедә Урсай җыелма командасы III призлы урынны яулады. Хөрмәкәев Динар - III урын Гарифуллин Артур - I урын Сафиуллин Фәнзил - III урын Сафиуллин Фирзәр - III урын Ихсанов Фирдәвес - III урын Бу зур күләмдә үткәрелгән бәйрәм авылдашлар күңелендә озакка сакланыр әле. ( Нургалиев Илдар, Урсай урта мәктәбе тарих һәм җәмгыять укытучысы)
|