Главная » 2013 » Сентябрь » 18 » Терлекчеләр кышка әзерләнә
23:28 Терлекчеләр кышка әзерләнә |
Терлекчелек биналарын төзекләндерүне тәмамлап, көннәр аяз торганда малларны торакларга кайтарырга вакыт җитте. “Кәримов Ф.Р.” КФХнда узган терлекчелек биналарының малларны кышлатуга күчерүгә хәзерлеген тикшерүгә багышланган семинар-киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды. Анда район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Семинарның практик өлеше “Кәримов Ф.Р.” КФХның терлекчелек биналарында узды. Биредә фермалар малларны каршы алырга тулысынча әзер: чистартылган, реконструкция ясалган, ремонтланган. Яңа җәелгән сайгаклардан, бозау торакларыннан агач исе аңкып тора. Бозаулар салам “түшәктә” ята.
|
Просмотров: 690 |
Добавил: Bulat
| Теги: http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/compo
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|