Воскресенье, 05.05.2024, 22:24Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2013 » Сентябрь » 18 » Урсайлылар парклар ясарга кереште.
22:25
Урсайлылар парклар ясарга кереште.

Менә ничә еллар инде авылны төзекләндерү чистарту, әйләнә-тирәбезне матурлау һәм гөлбакча итү программасын тормышка ашыру буенча эзлекле эш алып барыла. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә һәм медицина хезмәткәрләре әлеге биналарны, ишегалларын төзек, чиста тотуга, җәен чәчәкләргә күмүгә зур игътибар бирәләр. Шушы матурлыкны күреп үскән яшь буында инсафлылык, зыялылык тәрбияләү үрнәге дә бу.

Урамнарны, Ык ярларын чистарту, юл буйларындагы чүп үләннәрне һәм кычытканнарны чабу, зиратларны җыештыру, яшь агачлар утырту һәм корыганнарын кисү өмәләреннән авылда читтә яшәүчеләр дә калмаска тырыша. Чүплекләр тирәсенә дә агачлар утыртылгач, аларга да ямь кереп киткән.

Авылдашларның үз башлангычлары белән буш торган урыннарда парклар ясарга керешүе тагын бер яңалык. Мөслимдә Рәйфә Ярмиеваның, Урсайда Зиннур Газизовның шундый башлангычы турында ишеттек. Экология елында табигатьне саклау, яшәтүгә әнә шулай үз өлешләрен кертергә булган алар. Бик матур үрнәк!

Авылның Төзүчеләр, Гастелло, Тукай, Киров, Ленин һәм Совет урамнарында су линияләре сузганда юллар, ихаталарның койма буйлары бозылып калган иде, язга чыгу белән аларны тигезләү, чуерташ җәюгә керештеләр. Хәзер бөтен җир ялт итеп, “көлеп” тора. Җәлил, Ленин урамнарында астына таш, өстенә чуерташ җәеп, үз көчләре белән юл салуга ирешкәннәр. Кошевой урамындагысы да яңартылган.

Кышкы чорда биләмәдәге ике авылга (Урсай, Мөслим), хәтта Сукаешка да юллар һәрчак ачык булды, чистартып кына тордылар.

Район үзәгеннән йөрүче маршрут автобусы Үзәк урамга махсус булдырылган тукталышка кадәр төшә. Мөслимнән йөреп укучы балалар өчен көндезге автобус маршруты үзгәртелде – хәзер ул Мөслим авылы аша Азнакайга да бара.

Авылның күрке – нурга күмелгән мәчет. Мәгариф абый җитәкчелегендә аның совет әгъзалары авыл халкына дини тәрбия, сабак бирү буенча эш алып бара. Иман йортына ремонт үткәрүдә Илшат Зарипов һәм Равил Бакировның зур ярдәме тигән.

Кичләрен авылны электр утлары балкыта. Баганаларга ревизия үткәреп, гамәлдән чыккан яктырткычларны алыштырып торалар. Урсайда да, Мөслимдә дә мәдәният учакларына ремонт кергән. Урсайда үтүче бәйрәмнәрне бер дә калдырмаска тырышабыз, чөнки алар бик әйбәт, күңелле оештырыла.

Әнә шулай авылның үсештә, үзгәрештә булуына, яңалыкларына куанып яшибез. Әле менә быелгы район Сабан туенда иң яхшылардан берсе булган Урсай авыл биләмәсенә өченче урын бирделәр, ә Мөслим авылы җирлегебезнең иң төзек торак пункты дип табылды. Менә шундый хәбәрләрне ишетеп, алар белән ничек горурланмыйсың!

Зәйтүнә ПЕТКЕЕВА
Просмотров: 507 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0