Вторник, 07.05.2024, 14:47Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2013 » Сентябрь » 18 » ВАЗ-2110 шоферы вафат була
22:08
ВАЗ-2110 шоферы вафат була

Узган айда район территориясендә 90 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, алынган тән яраларыннан бер кеше авария урынында вафат булган, җиде кеше каза күргән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозуның 1388 очрагы теркәлгән.

Эчкән килеш руль артына утырган 23 шофер тоткарланган. 168 кешегә автомобиль белән хәвефсезлек каешын эләктерми идарә иткән өчен беркетмә төзелгән. Машина тизлеген арттыру белән бәйле 561 хокук бозу очрагы теркәлгән

26 июль көнне 19.00 сәгатьтә Азнакайны урап үтү юлының 3 нче чакрымында ВАЗ-2109 белән идарә иткән исерек ир машина тизлеген арттыра һәм, дистанцияне саклай алмыйча, ВАЗ-2110га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, алдан барган ВАЗ-2110 каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Бер гаебе булмаган җиңел машина шоферы юл-транспорт вакыйгасы урынында вафат була. Аварияне китереп чыгарган кеше, ике дә уйлап тормый, фаҗига урыныннан кача. Полиция хезмәткәрләре озакламый аны эзләп таба һәм кулга ала. Гаеләнүче закон каршында җавап бирәчәк.
Просмотров: 418 | Добавил: Bulat | Теги: http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/compo | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0