«Исемем Ләйсән, миңа 15 яшь. Мине әти-әнием аңламый. Алар көне буе эштә, мин аларны күрмим диярлек. Ә эштән кайтып кереп бусагадан атлауга ук, мине әрли башлыйлар. Мин дә аларга дорфа җавап бирәм. Чыгып китеп, озак кайтмый йөрим. Үземне аңлаучы дусларым янына барам. Шунысы кызык: аларны да әти-әниләре аңламый икән».
Психолог җавабы: Синдәге конфликт шәхси мөнәсәбәтләргә карый. Бу очракта аңлашылмаучанлык әти-әниең һәм синең арада барлыкка килгән. Син бәлки, белеп тә бетермисеңдер: өйдә һәр кешенең дә үзенә тиешле эшләре төгәл билгеләнгән була. Ә дуслыкның үзенә генә хас төгәл кагыйдәләре бар.
Өйдәге бурычларыңның кайсыларын үтәп бетермисең?Ни өчен әти-әниең үзләрен шулай тота икән? Аңлашырга тырыш. Әти-әниеңнең иң кадерле кешеләр булуын бервакытта да онытма. Аларга тавыш күтәрергә ярамый. Алар — сине аңлап, гафу итә алырлык иң якын кешеләр.
«М
...
Читать дальше »