Пятница, 10.05.2024, 07:03Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 25 » Красавчик
23:47
Красавчик
Мамык карлар явып торган бер көнне әбисе үлеп китмәгән булса, Әнис мәңге бу авылга кайтасы түгел иде дә бит. Нишлисең инде, адашкан сарык бәрәне кебек йөре инде менә бер ялгызың авылда. Кая киткән соң бу халык? Кешеләр түгел, этләре дә күренми бит урамда. Ялгыз торып калган авыру бабасы янында да бик күңелледән түгел. Әти-әниләре дә терлекләр белән мәшгуль. Вәлки, мәктәпләре җанга юаныч бирер? Иртәгесен Әнис, сумкасын алып, мәктәпкә таба юл тотты. Нарат агачыннан салынган бер катлы җыйнак кына бина иде ул. Унберенче сыйныфны да озак эзлисе түгел. Район үзәгендәге кебек дүртәү-бишәү түгел инде. Әнис бүлмәгә керде. Анда нәкъ биш өстәл куелган. Димәк, ун укучы. Анысы ярар, нәкъ биш кыз, биш егет икән алар...

Дәрес тыныч кына үтте. Кыңгырау тавышы яңгыраса да, берәү дә кузгалмады. Укытучы чыгуга, ишек шәпләп ябылды, һәм алда утырган бер кыз, урындыгыннан торып, өстәл өстенә утырды.

— Әй, ялкаучиклар, колакларыгызны торгызыгыз да миңа карагыз! — диде ул тиз-тиз генә.

Әнис та аңа төбәлде. Бер секундка гына күзләре очрашты. Егет уйлавынча, кызлар өч төркемгә бүленә иде: чибәрләр, уртачалар һәм чибәр булмаганнар. Ә алда утырган бу кыз чибәрнең дә чибәре икән, кана. Кыска итеп кистергән кара куе чәч, тар гына маңгай. Озын кара керфекләр, уймактай кечкенә борын, кура җиләгедәй алсу иреннәр. Табигать җете ачык төсләрне кызга жәлләми биргән. Әлеге кыз сүзен дәвам итте:

— Тәк, бүген кемнәр «бомба алып килә? Кая, белеп калыйк әле.

Ике укучының кулы өскә таба күтәрелде.

- Тәк, димәк, Гөлкәй белән Самат. Молодцы! Тагын бер мәсьәлә бар бит әле, ялкаучиклар, яңа килүчегә исем табасы иде, — дип дәвам итте кызый.

Спортсмен!

Вышка!

Красавчик!

Ьәр яктан әнә шундый исемнәр яңгырады. Дөресен генә әйткәндә, бу исемнәр аңа бик тә мач килә иде. Район үзәгендә яшәгәндә , күп ишеткәне дә булды.

—Матур бит син, улкаем, шуңа сиңа карыйлар. Мондый кара бөдрәләр кемдә булсын соң тагын, — дип әнисе дә гел әйткәләп тора.

Аптырагач, Әнис көзгегә килеп бага. Ә анда кара бөдрә чәчле, яңа чыгып килә торган йомшак кара мыеклы сөйкемле егет чагыла. Ис китәрлек берние дә юк кебек.

—Булды, «Красавчик »ка тукталабыз, — диде кыз, — үзем белән дә таныштырыйм. Исемем — Сөмбел, кушаматым — «Шефа». Шеф сүзенең безгә әйтелә торганы.

Сөмбел икенче бер малайга таба борылды да:

—Самат, Красавчикны үзең белән ал, кафейкага килгәндә, — дип әмер бирде.

Авыр мәсьәләләрне өч минутта чишеп ата торган Әнис, яңа капкага караган сарык кебек, бу хәлләргә, аптырап карап торды.

Беренче көн шулай үтте. Кичке сигезләрдә Әнисне иярткән Самат авыл очына юнәлде. Иске генә бер өй янына җиттеләр. Биредә шундый тынлык — колаклар чыңлый хәтта. Ә кар өсте яктылыгыннан хәтта күзләр камаша.

Дүрт тәрәзәле бу өйнең ишек-тәрәзәләре кадаклап куелган икән. Өй үзе, чебеш чыгарырга утырган тавык кебек, кар эченә үк чумган. Сөмбел ишеккә типте. Тыңлаучан ишек ыңгырашып эчкә таба ачылды. Фонарьлар белән коралланган унбер үсмер өй эченә узды. Биредә суык иде. Уртада зур гына мич. Мич алдына ике эскәмия. Үсмерләр, шаулашып, шуңа ябырылды.

—Каминны кабызырга! — диде Сөмбел, боерулы тавыш белән.

Гөлкәй шырпы кабызды. Мич эчендәге каен агачлары дөрләп янарга кереште. Өй эченә яктылык һәм җылылык иңгәндәй булды.

—«Бомба»ларны чыгарырга! — диде Сөмбел, шаяруга охшаш боерулы тавыш белән.

Гөлкәй белән Самат куеннарыннан сыра шешәсе чыгардылар.

Һәм шуннан китте кәмит. Җилкенчәкләр аны стаканлап түгел, авызыннан гына җиффәреп яталар икән. Чират Әнискә җитте. Чынлап торып аптырауда калган егет ни эшләргә дә белмәде. Район үзәгендә шундый егет-кызларны, дөрес, күргәне бар иде. Әмма бәләкәй авылда да бу хәлләр бардыр дип башына да китермәде. Бәхәсләшмәс өчен, бер йотым кабып куйды. Чама белән бер сәгатьләп вакыт үтте. «Бомба»лар да бушап бара иде. Сөмбел кесәсеннән фильтрлы сигарет тартып чыгарды. Кай ара өлгергәндер, Самат, кыскыч белән тотып, аңа утлы күмер сузды. Сөмбелдән соң кайбер егетләр дә, кызлар да шул шөгыльгә керештеләр. Уен-көлке, этешү-төртешү китте. Төрле-төрле мәзәкләр дә сибелеп кенә торды. Мичтәге күмерләр дә инде сүнеп бара иде. Унбер егет һәм кыз клубка ашыкты. Биредә дә алар, бер-берсенә тотынышкан килеш, төнгәчә биеделәр. Таралышканда, шимбә төне узып, якшәмбе кергән иде. Бер-ике көннән соң Сөмбел Әнискә сүз какты.

— Красавчик, бу шимбәдә синең чират. Берьюлы ике «бомба». Штрафная, — диде ул, керфекләрен тирбәтеп. Нәрсә соң бу? Тыныч кына яшәгән вакытта. Әнә шул кыз карап куйдымы, Әниснең йөрәге гитара кылы кебек дерелдәргә тотына. Бик кирәге бар иде. Унберне бетерәсе бар әле быел. Сыйныфтагы биш егеттә гашыйк бугай үзенә. Турылыклы маэмайлардай,артыннан калмыйлар. Әмма болай булырга тиеш түгел бит. Әниснең унҗиде еллык гомере бушка узмады кебек. Аның бер минут буш вакыты юк иде. Дәрестән кайтуга ук баян яки спорт түгәрәгенә йөрде. Кич буе дәресләр әзерләде. Ял көне хоккей уйнау, шашка-шахмат ярышларына катнашу. Ә биредә?

Менә янә шимбә җитте. Ике «бомба» кыстырган Әнис “кафейка”га ашыкты. Инде сыйныфташлар да җыелып бетте бугай. Бар да, җилкәсенә суккалап, Әнисне мактады.

— Я, егет, каушама, әйдә башла, — диде Сөмбел, янган мичкә караштырып. Әнис «бомба»ларны идәнгә куйгач, тамагын кырып алды:

— Сез минем яңа сыйныфташлар инде. Әмма бу миңа ошамый. Мин бүген килдем, әйе. Тик саран диеп уйламагыз, мин монда кала алмыйм, — диде ул, җөмләләрен бик матурламый гына.

Әнис ишеккә атлады. Беравык бары да тып-тын утырып калды. Аннан Сөмбел җәһәт кенә урыныннан сикереп торды.

— Ягез, ялкаучиклар, күчтәнәчне көттермик,— дип, бер сырага үрелде.

Янә уен, янә көлке, янә сигарет төтене эчендә сихри елмаюлар...

— Бу егетне эт кебек артымнан чаптырмасаммы, исемем Сөмбел булмасын!— диде «шефа», төтеннән түгәрәк алкалар ясый-ясый.

— Да, во, точно! Кәнишне! — дип бар да аны хуплады. Дүшәмбе көнне, алдан сөйләшеп куйганча, тәнәфестә бар да бүлмәдән чыкты. Эчтә бары икәү — алар гына калган иде.

— Егеткәй, әгәр каршы килмәсәгез, мин сезне очрашуга чакырам. Сәгать сигезгә, мәктәп артындагы каен янына, — диде кыз.

— Хуп, — диде Әнис, — була ул.

Менә унҗиде ел буе көткән беренче очрашу. Әнис аны төрлечә күз алдына китерә иде. Нәрсә әйтергә? Ни эшләргә?

Кичке сигездә егет әйтелгән урында иде. Сөмбел дә күптәннән анда икән.

— Хел-ло-о, килдең, ә?

— Әлбәттә, — диде егет.

— Нишлибез, әйдә, үбешәбезме, өйрәтәм.

Әниснең бите уттай яна башлады. Шаярамы ул, әллә дөрестән дәме? Сөмбел аңа үрелде. Әнис үзен бик тиз кулга алды.

— Тукта, — диде ул, — минем әйтәсе сүзем бар иде. Син миңа ошыйсың, әмма шуны бел: мин яраткан кыз эчми-тартмый торган, тирән акыллы, әдәпле булырга тиеш. Шушы шартларны кабул итсәң генә, мин синең белән үбешә алам. Ә хәзергә, хуш. Теләсәң, май аенда, соңгы кыңгырау көнендә шушында ук очрашырбыз.

Әнис китте. Аптырап калган Сөмбел ачуыннан нишләргә дә белмәде..

— Фу, деревня! — диде ул, гарьлегеннән үрсәләнеп. — Килмешәк, мальчишка!

...Көннәр бер-бер артлы үтә торды. «Кафейка» юлы да онытылып бара бугай. Боегып калган Сөмбел өчен җан аткан дуслары аңа ярдәм кулы суза алмаганга тәмам гаҗиз булды. Дәрестән соң, чаңгыларын тагып, тау шуып йөрүче Әнисне күргәч, аларның ачулары кабара иде. Киеренке билгесезлек вәгъдә иткән тынгысыз көннәр иде ул! Ләкин, һич көтмәгәндә, Сөмбелгә нидер булды — бу юлы ул, бүлмәгә кергәч тә, бөтенләй башка төрле тәкъдим белән шаккатырды:

— Дуслар, кемдә ат чанасы бар, бүген тау шуарга барабыз!

Ә кичен, айлы төндә, Кызылтау өсте шау-шуга күмелгән иде. Чаңгыларын карга кадаган Әнис тә сыйныфташлары янына — тау өстенә ашыкты. Әнә, унбер яшүсмер утырган ат чанасы таудан аска таба элдертә. Язлар җиткәнче,ат чанасы гына чыдый күрсен берүк. Каеннар яшел шәл ябынгач, аның кирәге калмас. Тормыш сукмагы аларны башка үрләргә озатыр.

Рушания НИЗАМОВА

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 874 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0