 Эльфларның музыка һәм биюләрне яратулары күпләргә мәгълүм. Шул ук вакытта аларның яратмаган нәрсәләре дә шактый икән. Мәсәлән, эльфлар чаң тавышын өнәмиләр һәм аның тавышын ишетсәләр, җир өстенә чыгарга шүрлиләр. Күк күкрәвеннән исә, тагын да куркалар, барабан тавышын ишетсәләр дә, аны күк күкрәү белән бутыйлар икән. Хәйләкәр кешеләр исә, эльфларның бу кимчелекләреннән оста файдаланганнар. Шундый очракларның берсе датчаннарның бер легендасында чагыла. Борын-борын заманда бер җир арендаторы троль белән дус булган ди. Бу эльфның яши торган калкулыгы арендатор җирендә урнашкан була. Беркөнне арендатор эльфны үзенә кунакка чакыра. Эльфларның зур байлыкларга ия булуларын белә ул. Тик менә аны күргәч башка кунаклар ни әйтер? Чакырмасаң, үпкәләр, бүләкләр дә бирмәс. Арендатор үзенең хезмәтчесе белән киңәшләшә. Хезмәтчесе акыллы егет булып чыга, тыңлап тора да болай ди: — Мин моны яхшы оештырачакмын, эльф та үпкәләмәс, бүләген дә алырбыз. Төн җиткәч, хезмәтче, зур капчык тотып, эльф калкулыгына килә. Ул аңа хуҗасының сәламен җиткерә һәм аның исеменнән бәби туена чакыра. — Хуҗаңа миннән зур сәлам әйт, — ди, шатланып, эльф, — һәм миннән шушы бүләкләрне тапшыр! Эльф хезмәтченең капчыгын алтын тәңкәләр белән тутыра башлый. — Җитәрлекме? — дип сорый ул, капчыкның яртысын тутыргач. — Мондый чакта кунаклар гадәттә күбрәк бирә, кайбер сараннары азрак та сала, — ди тегесе. Эльф, тәңкәләр өстәгәч, тагын сорый: — Я, хәзер җиттеме инде? — Җитте бугай. Хәер, бөтен кунаклар да якынча шуның кадәр бирә, — ди хезмәтче. Эльф үзенең алтын белән тулы сандыгын ача да капчыкны тутырып бетерә. — Менә хәзер җиткәнлеген төгәл әйтә алам, — ди хезмәтче, — син биргән кадәр беркем дә бирә алмаячак. — Бәби туенда миннән башка кемнәр була соң? — дип сорый күңеле булган эльф. — У-у! Йорт тулы төрле танылган шәхесләр, затлы кунаклар булачак. — Менә ничек икән! Затлы кунаклар бит алар соң килә, иртә китә. Бәлки, мин алданрак барып, мич артында гына утырырмын. Ә музыка булачакмы анда? — Нинди музыка булсын, барабаннар гына дөбертәтәчәкләр. — Барабаннар дөбертәтәчәкләр!? — дип куркып кычкыра эльф. — Алай булгач, мин кунакка килә алмыйм. Хуҗаңа бәби туена чакыруы өчен зур рәхмәтләремне белдер. Мин башка вакытта килермен, — ди. Хезмәтче, башын иеп, эльф калкулыгыннан чыга һәм алтын белән тулган зур капчыкны хуҗасына илтеп тапшыра. Бу кичне кунаклар бик күңелле ял итәләр. Алмаз МӨХӘММӘДИ
|