Пятница, 10.05.2024, 19:06Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 26

Эльфларның музыка һәм биюләрне яратулары күпләргә мәгълүм. Шул ук вакытта аларның яратмаган нәрсәләре дә шактый икән. Мәсәлән, эльфлар чаң тавышын өнәмиләр һәм аның тавышын ишетсәләр, җир өстенә чыгарга шүрлиләр. Күк күкрәвеннән исә, тагын да куркалар, барабан тавышын ишетсәләр дә, аны күк күкрәү белән бутыйлар икән. Хәйләкәр кешеләр исә, эльфларның бу кимчелекләреннән оста файдаланганнар. Шундый очракларның берсе датчаннарның бер легендасында чагыла.

Борын-борын заманда бер җир арендаторы троль белән дус булган ди. Бу эльфның яши торган калкулыгы арендатор җирендә урнашкан була. Беркөнне арендатор эльфны үзенә кунакка чакыра. Эльфларның зур байлыкларга ия булуларын белә ул. Тик менә аны күргәч башка кунаклар ни әйтер? Чакырмасаң, үпкәләр, бүләкләр дә бирмәс. Арендатор үзенең хезмәтчесе белән киңәшләшә. Хезмәтчесе акыллы егет булып чыга, тыңлап тора д ... Читать дальше »

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1801 | Добавил: Bulat | Дата: 26.02.2010 | Комментарии (5)

Көнбатыш Европаның кайбер утрауларында яшәүче халык су эльфлары һәм феялары су өстенә тюлень кыяфәтендә чыга, дип уйлый. Аларның һәрберсенә тюлень тиресе гомерләренә бер тапкыр гына бирелә, имеш. Кем дә кем тиресен югалта, шул җир өстендә бөтенләйгә калырга мәҗбүр була икән. Менә шундый риваятьләрнең берсе.
Бервакыт берничә балыкчы тюлень аулау өчен бер-ике чакрым ераклыкта урнашкан сайлыкка йөзеп керә. Ау бик уңышлы бара, тюленьнәрнең майларын һәм тиреләрен аерып алалар, түшкәләрен бер күчкә өяләр дә, табышларын көймәләргә төяп, кайтырга җыеналар.

Шулвакыт куркыныч давыл куба. Балыкчылар тизрәк көймәләренә утырырга ашыгалар. Ыгы-зыгы арасында бер яшь иптәшләренең комлы утраучыкта калганлыгын сизми дә калалар.
Бәхетсез балыкчы юкка гына ярдәмгә чакырып азаплана. Давыл шавында аның тавышы ишетелми
дә. Иптәшләре юлдашлары турында искә ... Читать дальше »

Категория: Вакыйгалар | Просмотров: 683 | Добавил: Bulat | Дата: 26.02.2010 | Комментарии (0)

Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0