Пятница, 10.05.2024, 12:55Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 23 » Ир-егетләр һәм хатын-кызларга мәҗлес теләкләре.
12:36
Ир-егетләр һәм хатын-кызларга мәҗлес теләкләре.
Әтәчнең күзе күрше тавыкларына төшкән. Ул, озак уйлап тормыйча, койма аша сикергән, тик андагы әтәчнең үз тавыкларым бүлешәсе килмәгән, аны куып чыгарган.
Каян килгән тагын бер Отедло! - дип уйлаган теге кыйналып беткәй әтәч, тәпиен көчкә сөйрәп. - Икенче тапкыр кергәндә күрсәтермен әле күрмәгәнеңне!
Һәр ике әтәч үзенчә әтәчләнгән. Әтәчләнү белән әтәчләнүнең дә аермасы бар икән бит. Ирләр шул аерманы таный белсеннәр иде.

Упкын читендә Лачын белән Юлбарыс очрашканнар һәм кемнең көчлерәк булуы турында бәхәсләшә башлаганнар. Лачын әйткән: «Шушы упкын аша кайсыбыз сикереп чыга, шул көчле була», — дигән. Билгеле инде, Лачын упкын өстеннән ансат кына очып чыккан, ә Юлбарыс упкынга егылып төшеп һәлак булган. Лачын аның тиресен салдырган, өстенә кигән һәм хатыны янына кайтып киткән. Әмма ишекне ачып керүе булган, Лачынның хатыны аны Юлбарыс дип белеп, башын чукырга тотынган һәм Лачын егылып җан биргән.
Ирләр нинди генә кыяфәттә өйгә кайтканда да, хатыннар аларны таный белсеннәр иде.

Бер солтанның җарияләре яши торган йорт сарайдан биш чакрым ераклыкта урнашкан.
Көн саен солтан үзенең хезмәтчесен бер яңа кыз алырга җибәргән. Солтан йөз яшькә хәтле яшәгән, ә хезмәтчесе утыз яшьтә үлгән.
Нәтиҗә безнең гомеребезне хатын-кызлар түгел, ә алар артыннан чабу кыскарта. Гомерләребез тигез булсын иде. Ә бу җөмләдән нәтиҗәне үзегез чыгарырсыз.

Саескан, авызына сыр кисәге кабып, чыршы ботагында утырган. Ашыйм гына дигәндә төлке үтеп бара икән. Ул Саесканны күреп алган да тегене мактарга тотынган.
— Канатларың нинди матур, борының нинди шәп, ә тавышың — нәкъ фәрештә тавышы инде, — дигән ул. Саескан моңа берни дә дип җаиап кайтармагач, Толке як-ягына каранган да: — Кара әле, синең ирең карлыгач белән очып бара түгелме? дигән,
Саескан ирен сүкмәкче булып анызын ачкан икән сыр кисәге төшеп киткән. Төлкегә шул гына кирәк тә — ул сырны эләктереп тә алган.
Әгәр ирегез берәр җиргә очкалый икән — дәшмәгез. Шулай итсәгез, авызыгыздагы сырыгыз да бүтәннәр авызына эләкмәс. Үз ризыгыбыз читләргә эләкмәсен!

Нигезе булмаса, теләсә нинди йорт та ишелә. Акыллы хуҗа булмаса, теләсә кайсы йорт та бик тиз бөлә. Бу йорт нигезле дә, хуҗалы да булсын.

Бер патшаның кызы булган. Аны кияүгә бирер вакыт җиткән. Патша әйткән:
— Кем дә кем минем кызымның башындагы алманы
ук белән атып төшерә, кыз шуңа була, дигән.
Бер егет аткан, алманы төшерә алмаган. Патша аны суга ташларга әмер биргән. Икенче егет аткан, ул да алманы төшерә алмаган. Ул да шул язмышка дучар булган. Өченче егет аткач, алма төшкән. Патша аны да елгага ташларга боерган.
— Без бит алай сөйләшмәгән идек, — дип аптыраган егет.
— Андагы иптәшләреңә күңелсез булмасын өчен эшлим мин моны, — дигән аңа патша.
«Кеше ышанмаслык сүзгә син дә ышанма», — дигән әйтемне ешрак искә ала белсен иде ирләр.

Бер хан үзенең нинди дә булса гаебе булган хезмәтчеләрен кыш көне яланөс биек тау башында төн кунарга калдыра
торган булган. Бу җәзага берәү дә ярты сәгатьтән артык чыдамаган,
Шулай бервакытны ике дусның берсен тау башында кал дырган. Ә дусты аңа каршы тау башында учак яккан да төне буена утны сүндермичә торган һәм дустына: «Таңга хат ис бөтенләй дә күп калмады», дип аны өметләндереп торган. Кар шыдагы учак яктысы хөкем ителүченең җанын-танен җылыт кан һәм ул таң атканчы исән-имин торган. Йртә белән хан аны ярлыкаган.
Авыр минутларда ярдәм кулын суза белүче дуслар күп булсын!

Бер кеше үзенең алтыннарын җиргә күмеп кунган һәм көн саен шул урынга килеп карый икән. Моны бәр хәйләкәр кеше белеп алган һәм, ул киткәч, әлеге алтыннарны казып алып, ул урынга таш күмгән. Икенче конне хәзинә иясе, байлыгының юкка чыкканын күреп, кайгыдан еларга тотынган. Теге адәм аның янына килгән дә ник елаганын сораган.
— Мин монда тотылып бетмәсен өчен алтыннарымны күмгән идем, бер хәерсезе аның урынына таш тутырып киткән, алтыннарымны урлаган, — дигән хәзинә иясе.
— Шуның өчен елап торалармыни?! — дип аптыраган карак.
— Алтыннарыңны тотарга уйламагач, җир астында нәрсә күмелгән булса да барыбер түгелмени?
Байлыкларын җирдә күгәртүче түгел, ә файдалы эшкә һәм кешеләргә ярдәмгә юнәлтә белүче ирләр күбрәк булсын иде.

Бер акыл иясенең кызы булган. Аны кодалап берсе бик бай, ә икенчесе бик ярлы ике егет килгән. Акыл иясе кызын ярлы егеткә бирергә риза булган. Аңардан: «Нигә син кызыңны бай егеткә бирмисең?» — дип сорагач, ул:
— Бай егет аңгыра, тиздән бөләчәк, ә ярлы егетнең акыллы башы бар, җитәрлек байлыкны ул тиздән табачак һәм минем кызым, аның белән яшәгәндә, ачлык-ялангачлыкны бел
мәячәк, — дип җавап биргән.
Кешене малына карап түгел, ә акылына карап бәяли белүчеләр яшәсен!

Бер егет гашыйк булган һәм өйләнергә уйлаган. Кыз әйткән:
— Мин кушкан иөз эшне башкарсаң гына сиңа кияүгә чыгармын, — дигән. Вгеткә кыз бик ошаган һәм ул аның теләкләрен үти башлаган, Менә ул аның 99 теләген үтәгән.
«Хәзер инде син үзеңнең ата-анаңны, барлык туганнарыңны онытып, минем авызыма гына карап торырга тиеш, — дигән кыз соңгысында.
Егет бу сүзләрне ишеткәч, озак уйлап тормаган, атына утырган да кызны бөтенләйгә калдырып, өенә кайтып киткән. Нәтиҗә: ирләр теләк белән теләк, арасындагы аерманы чамалый белсеннәр иде.

Бервакытны сарыклар көтүдә йөргәндә, бөркет биек тау башыннан очып төшкән дә бер бәрәнне эләктереп алып киткән. Ә моны бер кечкенә генә кош күреп торган. «Минем бөркеттән кай җирем ким?» — дип уйлаган ул. — Мин дә бер бәрәнне күтәреп алып китим әле». Шулай дигән дә, биеккә очып менеп, атылып җиргә төшкән һәм бер сарыкның мөгезенә эләгеп җан биргән.
Теләкләребез мөмкинлекләребез белән тәңгәл килсеннәр иде.

Бер бик ялкау кеше булган. Бервакытны аңардан әтисе:
— Нишләп син бер эш тә эшләмисең? дип сораган.
— Миңа хатын алып кайтсаң, эшләр идем, — дигән теге.
Әтисе аңа хатын алып кайткан, ялкау исә барыбер берни дә эшләмәгән, икенче хатын алып кайтуын таләп иткән. Әмма икенче хатын килгәч тә, хәл шул көенчә калган. Өченче хатыннан соң да ялкау бармагын да селкетмәгән.
— Хәзер сиңа эшләргә нәрсә комачаулый соң? — дип сораган аптырап, әтисе.
Ялкау исә:
— Өч хатын бер ирне туйдыра алмасмыни? — дип җавап биргән, ди.
Хатын-кызлар өчен киңәш: кая һәм кемгә барганыңны чамалагыз.
Аллаһы тәгалә хатын-кызны яратканда күктәге Айның моңын, кыр кәҗәсенең җитезлеген, аккошның матурлыгын, күгәрченнең сабырлыгын, елганың шаянлыгын, суның сафлыгын өстәгән. Әмма бу сыйфатлар күңелне болгатмасын өчен ул тагын җилнең үзгәрүчәнлеген, еланның агуын, акуланың комсызлыгын, юлбарысның зәһәрлеген, саесканның сер тотмаслыгын, болытларның елаклыгын да кушкан.
Шуларның бөтенесен бергә кушып болгаткач, хатын кыз га җан өргән һәм аны Адәм галәйһис-сәламгә тапшырган.
Күркәм сыйфатлары өстенлек иткән гүзәл ханымнар тирәбездә күбрәк булсын.

Шайтан һам фәрештә яшәгән, ди. Шайтанга гүзәл фәрештә ошаган, фәрештә үзе да шайтан малаена гашыйк булган, имеш. Алар өйләнешкәннәр. Бер ел яшәгәч, шайтан да фәрештәгә әверелгән.
Хатын-кызларның барысы да шайтанны да фәрештәгә әйләндерерлек сәләткә ия булсыннар иде.

Бер хатын, иренең икенче хатын белән йөрүеннән зарланып, әнисе янына килгән.
— Бу бәладән котылу бик ансат, — дигән әнисе. — Юл
барысның өч бөртек чәчен йолкып ала алсаң, ирең синнән
башка берәүгә дә күтәрелеп карамас.
Хатын сарык суйган һәм шуның итен көн саен юлбарыс яшәгән тауга илтә башлаган. Башта юлбарыс, аны ырылдап каршы алса да, тора-бара ияләшкән һәм итне хатынның кулыннан ук ала башлаган. Хәзер инде ул аның килүен көтеп тора икән һәм, хатын күрен;) башлау ббЛӨН койрыгын болгап, каршысына йөгерә икән. Бервакыт юлбарыс башын хатынның тезләренә куеп, йоклап киткән. Шул чагында хачын юлбарыс ның өч бөртек чәчен йолкып алган.
— Менә күрәсеңме, — дигән шуннан соң әнисе. Син
шундый ерткыч җанварны буйсындыра алгач, иреңне дә
хәйләләп һәм иркәләп яман гадәтеннән биздерә аласың инде.
Юлбарыстай ирләрне дә песи кебек иркә җан иясенә әйләндерә белүче хатын-кызлар һичвакыт кимемәсен.
Кайбер хатын-кызларның бүләкләргә карата таләпләре гел үсә генә бара. Бик хуп. Безнең өчен тагын да кыйбатрак төшегез, ул чагында без исәпсез-хисапсыз байлыкның хуҗасы булырбыз.

Хатын-кыз шәрабтан да куәтлерәк, патшадан да көчлерәк. Алар безнең юанычыбыз, куанычыбыз да: күзләребез соклана, кулларыбыз иркәли, телобез мактый, аякларыбыз алар янына чаба, күңелебез гел Алар турында уйлый.
Алар турындагы уйларыбыз РвЛ яхшы булсын, аларга V илтә торган юлларны улән капламасын.

Бер ир үләр алдыннан хатынын чакырып алган.
— Мин үләм инде, минем соңгы теләгемне үтә. Син миңа турылыклы булдыңмы — шуны беләсем килә, — дигән.
— Ярый ла син үлсәң, мин дөресен әйтеп, үлми калсаң, мин нишләрмен? — дигән хатыны.
Хатыннарыбызның бездән яшерерлек серләре булмасын иде.

Дөнья һавадан, судан һәм табигатьтән башка була аламы? Юк! Без дә шушы ягымлы, гүзәл, акыллы, тапкыр ханымнардан башка яши алмыйбыз. Алар безнең кайгыларыбызны уртаклаша, бер сүз белән күңелебезне күтәрә, акыллы киңәш бирә. Шундый ханымнар өчен яшик!

Категория: Төрлеләр. | Просмотров: 3204 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0