Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Истә Стәрле буйлары
22:57 Истә Стәрле буйлары |
Саклана күңелем түрендә Балачак хатирәсе, Күз алдымда кабатланмас Саф яшьлегем иртәсе. Һич онтылмый үскән чаклар Ямьле Стәрле буенда, Уйнап-көлеп, иркәләнеп, Бай табигать куенында. Истә: тар сукмактан йөгереп төшеп, Ярсып суга чумганым, Дуслар белән ярыша-ярыша, Төбеннән ком алганым. Колач салып Ык суларын Иңләп-буйлап йөзгәннәр, Карлыганын-бөрлегәнен Сайлап кына өзгәннәр. Зифа камышлар буеннан Көймәләрдә узганнар, Көлә-көлә кулларыбыз Җикәннәргә сузганнар. Йомшак җылы җилләр аша Стәрле тарафына, Озатам сагыну сәламем Балачак дусларыма.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 642 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|