Воскресенье, 28.04.2024, 20:12Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Август » 12 » Мин − Ык буе баласы (Парча)
22:49
Мин − Ык буе баласы (Парча)
Һәркемнең беренче кат дөньяга күзе ачылган, тирә-якның чиксез матурлыгын тоеп куанган туган ягы була. Сез каян дип сорасалар, мин горурланып, Ык буйларыннан дип җавап бирәм. Минем газиз анамдай якын туган йортым, матурлыгы белән күпләрне таң калдырган гомер бишегем − гүзәл Ык буйлары. Ык буйлары дигәч тә күз алдына барча хозурлыгы белән салмак агышлы мәһабәт Ык елгасы − тал-тирәкле, җиләк-җимешле әрәмәлекләр, асалы паластай чәчәкле тугайлар, төнбоеклы, камышлы фирүзәдәй түгәрәк күлләр пәйда була.
Хозур елгам! Алга ургылып Иделгә таба юл алганда, нинди генә тарихи вакыйгаларның телсез шаһиты булмагансың син! Кайчандыр кесәсе калын байгуралар синең агышыңның юнәлешен үзгәртмәкче булып, чал Урал тавы буена тирән итеп канау казыганнар, әмма исәпләрендә ялгышканнар. Син авылыбыздан ераклашырга ашыкмагансың, сәяхәтеңне иске юлыңнан дәвам иткәнсең. Безнең төбәктәге Ямәлҗә явы турындагы риваятьләр дә, Миңгерә тауның текә кыясыннан тройка белән Ык төбенә сикергән алтын-көмешле патша кызы турындагы серле әкият тә синең белән бәйле, сихри елгам. Давыллы елларда гаепсезләрнең хәләл канын койган сәнәкчеләр фетнәсе вакыйгаларының да шаһиты син.
Инде халкыма күрсәткән игелекле эшләреңә игътибар итик! Болары инде бернинди үлчәүгә дә сыешлы түгел. Авыр сугыш елларын гына искә төшерик. Ачлыктан кая барып бәрелергә белмәгән тол аналар синең татлы тамырлы камышларың белән йөрәк ялгаганнар, инде йөгендек дигәндә, витаминлы балтырганы, юасы, кузгалагы ярдәм иткән. Карама-чыбыкларың сугыш ятимнәренә җан өргән, өйләрне җылыткан. Юмарт әрәмәлекләреңдәге җиләк-җимешләр өстәлләрдә иң татлы сый-нигъмәт булып кешеләрне сөендергән. Көмеш суыңдагы алтын тәңкәле балыкларың иң ләззәтле ризык булып табынга куелган.
Туган елгам! Үз-үземне хәтерли башлаган мизгелдән башлап хәзергәчә гомеремнең иң матур сәхифәләре аерылгысыз синең белән бәйле. Шуңадыр, мин синең шашкын әсирең, язмышымны да гомерлеккә синең белән бәйләдем. Дөрес, вакыт-вакыт тормыш кушып синнән аерылып торган чакларым да булмады түгел. Андый күңелне сагышландырган чакларда бөтен барлыгым, җаным-тәнем, рухым белән сиңа омтылдым.
Гомер-гомергә гадәтемә кергән, каныма сеңгән, һәр сандугачлы язны мин ашкынып көтеп алам. Һәркемне үзеңә әйди торган тылсымлы ярларыңа төшәм дә беренче очраган көймәгә утырып йөзеп китәм. Шунда җаннарны хушландыра торган су өстенең саф җилен тоеп чиксез куанам. Ишкәгемне куям да көймәмне агым иркенә куеп йөзеп китәм. Газиз әнкәемнең йомшак бишеген хәтерләткән туган елгам, салмак дулкыннарында тибрәтеп, мине түбән таба алып китә. Менә шунда тынгысыз күңелне татлы бер сагыш биләп ала һәм балачак иленә сәяхәткә алып китә. Татлы хыялымнан мине фәкать тал-тирәккә кунып өздереп сайраучы сандугач моңы гына айнытып җибәрә.
Туган табигать! Мин сине елның теләсә кайсы фасылында бер төсле үк яратам. Языңда тирә-юньгә хуш ис аңкыткан шомырт, балан, гөләп чәчәкләрен кемнең генә күрәсе килмәс тә, кемнең генә күңеле хушланганчы иснисе килмәс икән! Ә якты кояшлы җәй көннәрендә тәмле бал исе аңкыган, чәчәктән-чәчәккә күбәләкләр, бал кортлары сәяхәт иткән соклангыч мизгелләрдә су буйларыннан бер аваз салып узуы үзе бер гомер түгелмени?! Менә кайда ул Г. Кутуй әйтмешли, илаһи матурлык, әйтеп бетергесез шагыйрәнә мәһабәтлек, җан рәхәте! Әллә ни өчен халкым борын-борыннан ук, җыен-бәйге, мәйдан сабан туйларын чәчәкле җәй аенда үткәрмәгән.
Ә алтын көз! Үзенә бер мавыктыргыч дөнья. Калган-поскан балан тәлгәшләренең әллә каян ымсындырып үз янына әйдәвен генә күр син! Көтеп алган «Әбиләр чуагы»нда бөрлегәнле сызаларны иңләргә яратам мин. Буыннарда рәхәт бер талчыгу сизә башлагач, ял итә торган ялгыз тал-тирәгемә сөяләм дә әйләнә-тирәне күзәтәм. Кызыксынган күңелем сызалардан калкулыкларга әйди. Үргә менәм һәм соклангыч манзарага хәйран калып туктап калам. Кояшның алтын нурларында җем-җем килеп җилфердәүче зелпе куагы пәйдә була. Ул күз явын алырлык тоташ ал чәчәкне хәтерләтә. Тагы да арырак күз ташласаң, рәссам киндерендә генә була торган пейзаж-манзара игътибарыңны җәлеп итә. Нинди генә төсләр юк! Нәкъ салават күперендәге кебек усак кып-кызылдан киенгән, шомырт яфраклары саргаеп килә, ә тал-тирәкләр әле яшел киемнәрен салырга өлгермәгәннәр. Бу − рәсем генә түгел, табигатьнең үзе, үз хозурлып үз чынбарлыгы. Гомәр Бәширов «Җидегән чишмә» романында: «Табигать ул − безнең туган өебез, тирбәлеп үскән җылы бишегебез. Табигатьтән башка кешелек җәмгыяте, гомумән яши алмый», − дип яза.
Шулай булгач, без, Ык буе кешеләре, туган табигатьне, ямьле Ык буйларын ата-бабаларыбыздан ничек кабул итеп алган булсак, алдагы буыннарга, оныкларыбызга шундый ук гүзәллеге белән мирас итеп калдырырга бурычлыбыз.
Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1091 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0