Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Табигатьнең гүзәл манзарасы
22:59 Табигатьнең гүзәл манзарасы |
Ямьле җәйдә гүзәл Ык суының Югары агымында туганмын, Сандугачлар чут-чут сайрар мәлдә Сагышлы вә моңлы булганмын. Гүя югарыдан түбән таба Агым уңаена йөзгәнмен, Табигатьнең гүзәл манзарасын Күреп сул як ярга менгәнмен. Карыйм: тирә-ягы әйтерсең лә Энҗе чәчәкләрдән үрелгән, Ык ярына бөдрә тал-тирәкләр Рәт-рәт булып тезелгән. Чал Уралның сөзәк тезмәләре Ык ярына килеп тоташкан, Урман-суга, болын-тугайларга Бай урынга авылым урнашкан. Гәрчә биредә туып-үсмәсәм дә, Артык күрәм туган авылымнан, Бераз гына аерылып торсам да, Күңелем җирси ачы сагыштан.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 689 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|