Пятница, 10.05.2024, 21:04Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 27 » Татар халкы легендалары
20:14
Татар халкы легендалары
ГАЙНӘ

Болгардан өч туган семьялары белән Казан шәһәренә килгәннәр. Аннан бер туганнары Казанда калган. Ике туган семьялары белән Кама Иделе буйлап менгәннәр дә Толтүзгә* җиткәч, Тол суы буйлап китмәкче булганнар. Ирменшаһ исемлесе Толтүздә нишләптер тукталып калган, ә Гайнетдин исемлесе Тол суы буйлап барган да Тол башыннан бирерәк тукталып калган һәм шунда урнашкан. Шунда тора башлаган. Ул вакытта Толтүздән башлап бөтен тирә-як урман булган. Гайнетдин шунда йорт төзи башлаган. Ярый, ул төзи торсын, без килик Ирменшаһка. Гайни артыннан Ирменшаһ та, Тол буена килгәндә, яртылык юлда туктап калган. Ирменшаһ шунда торырга уйлаган һәм йорт төзи башлаган, семьялары урнашкан. Бу җирдә гел урман булгач, иген игәрлек булмаган. Ирменшаһ балык аулап, шуның белән тукланып торган. Тол суында балык аулаганда, Толдан йомычкалар агып килеп чыккач, Ирменшаһ «бу су буенда тагы да торучылар булырга кирәк» дип, шушы Тол суы буйлап менеп киткән. Бара-бара агасы Гайнетдин янына барып чыккан да, агасы белән кочаклашып, күрешеп танышканнар. Алар танышкан авылга «Танып» дип исем бирелгән. Ирменшаһ тагын да семьясы янына кайткан. Ирменшаһ торган җиргә «Ирем» авылы дип исем биргәннәр. Көннәрдән бер көнне Ирменшаһ, Толда балык аулаган чагында, каты җил чыгыпмы, дулкын белән Ирменшаһның көймәсе капланып, Тол суының уртасында Ирменшаһ суга батып үлгән. Аның хатыны, Тол кырыена килеп җылый-җылый, Тол суына зарланып: «Мине ирсез калдырдың, тол калдырдык, инде исемең «Тол» булсын!» —дип дога кыла. «Тол» дигән сүз шуннан калган, ди.
Гайнетдин исә аучы булган, тиен, куян һәм башка төрле хайваннарны атып, шуның итен ашап, тиресен җыеп, Кунгур ягына чыгып киткән. Бара-бара Кунгурга җиткән дә бу тиреләрне шунда саткан һәм анда сорашкан:
— Бу урманнарның, җирләрнең баш кешесе бармы? — дип. Әйткәннәр:
— Бу җирләр — бер падишаһ җире. Аның падишаһы

Чырдин* дигән җирдә, шул Кама суының башында яши, дигәннәр. Бу Гайнетдин Кунгурдан кайткан да киткән Чырдин-га. Анда бүләккә бер күтәрәм чыра алып, ук белән җәяләрен тагып, Чырдинга барып кергән. Падишаһның капка төбенә барып утырган. Сораган:
— Мин падишаһ янына керер идем,— дип. Падишаһтан рөхсәт белән падишаһ янына кергән. Чырасын ташлап, җәясен һәм укларын бер урында калдырып, падишаһ белән исәнләшеп, сөйләшергә башлаган.
— Менә мин шундый-шундый җирдә торам. Ул җирләргә сез хуҗа икәнсез. Безгә рөхсәт булса, без шунда урнаптыр идек, нинди формада сез безгә рөхсәт бирәсез? — дигәч, падишаһ:
— Тор, яшә, елга бер тиен бирерсең,— дип килешү язышканнар. Шуннан соң:
— Минем сезгә алып килерлек затлы бүләгем булмады, мин бүләккә сезгә чыра алып килдем,— дигән.
Шуннан соң падишаһ хезмәтчесенә:
— Бар, менә ул алып килгән чыраны сарайга кертеп куй,— дигән. Теге хезмәтче чыгып чыраны күтәрә башлаган, кузгата алмаган. Шуннан падишаһка кергән:
— Күтәрә алмыйм,— дигән. Падишаһ ул хезмәтчесенә тагы бер иптәш биргән.
— Икегез күтәреп кертеп куегыз,— дигән. Алар икесе ике баштан күтәрергә тырышканнар, юк, кузгата алмаганнар. Тагы да падишаһ янына кергәннәр.
— Юк, күтәрә алмыйбыз, ышанмасаң үзең чыгып кара,— дип.
Падишаһ әйткән:
— Берәү аны әллә ничә йөз чакрымнан күтәреп алып килгән, ә сез аны икәүләп тә күтәрә алмыйсыз,— дип. Чыкса — күрә: күтәрә алмыйлар. Шуннан соң Гайнетдиннең үзенә кушкан:
— Алайса син үзең моны шул сарайга илтеп ташла инде,— дигән. Гайни, бер бармагына эләктереп, сарайга идәнгә ташлаган. Әллә ничә потларны күтәрә торган сарай балкасы сынып киткән. Шуннан соң падишаһ аңлаган, «бу буш кеше түгел икән» дип, Гайнетдин белән яңадан сөйләшә башлаган.
— Синдә һөнәрләр бар икән. Менә бер нәрсә: 40 сажин җирдән балдак эченнән угыңны чыгара алсаң, үзең торган җирдәге урманнарны сиңа бушка бирәчәкмен,— дигән. Шулай иттереп, балдак янына ике ягына сакчылар куеп аттырган. Ук балдак эченнән чыгып киткәч, падишаһ кереп, элекке договорны җырткалап, яңадан договор төзегән.
— Шушы Тол суына нинди сулар төшәләр, шул суларның башларыннан барлык урман һәм җирләр сиңа ихтыяр булыр, бүлгесез,— дип, зимләмирләр җибәреп, үлчәп биргәннәр. Шуны «Гайнски участок» дип атаганнар, ә

АБДРАХМАН

Абдрахман авылының тарихы шундый: безнең шушы җиргә Пинзе губернасы, Красный Слабут* өязеннән Абдрахман бабай башлап килеп карап киткән. Аның чыгып китүенә сәбәп: ул боярда крепостной крестьян булган. Аның дүрт баласы булып, бер малае алпавытта ат караучы булып эшләгән. Боярның айгыры аны бәрдереп үтергән. Абдрахман бабай бояр белән ачуланышкан. Шушының соңында Абдрахман бабайга бояр егерме биш розгы (чыбык) бирергә әмер иткән. Абдрахман бабайны, егерме биш розгыдан соң, бакчасыннан мәхрүм итеп, җирсез калдырган. Шуның соңында Абдрахман бабай шушы бояр кулыннан чыгып китәргә булган, һәм ул чыгып китеп менә шушы элекке Самар губернасы, Ваклан вулысы дигән урынга, Ык буена килеп җир тапкан. Бу җирләр элекке вакытта Иске Шалты җире булган. Бу урыннан җиде километрларда хәзерге Татарстандагы Яңа Шалты утырган. Өч километр югары якта Никулин дигән чуваш авылы урнашкан булган. Алар килеп урнашкан вакытта бу җирдә урман булган, һәм алар бик фәкыйрь булганнар, җәяү йөргәннәр. 1832 елны чыгып киткәннәр. Шушы елда килеп, моннан ун километр ераклыкта урнашкан хәзерге Татарстандагы Хансияр* авылында кышлаганнар. 1833 елда шушы җиргә килеп, зимләнкә казып яши башлаганнар. Унике семья булган, шушы унике семьядан дүртесе ирсез хатыннар, ятимнәр булган. Шулай иттереп алар башта кул көче белән иген игеп, аның соңында килеп ат белән иген игеп, шунда яши башлаганнар. Аларның арасында һөнәрче булмаган. Бөтен эшләре иген игү белән мал асрау булган. Аның соңында алар шунда яшәп, җир эшләп, икмәк игүгә бик оста булганнар. Революциягә кадәр шушы авыл унике йорттан туксан йортка җитә.

ӘҖЕ

Менә бу Әҗе* авылының төзелүенә сәбәп булучы кеше Бурнашев фамилияле, читтән килгән бер татар мирзасы икәнлеге мәгълүмдер. Әлеге Бурнашевның каян килүе хакында ике төрле риваять бар. Аның берсе Бурнашевны, Алтын Урда дәүләтенең бетүе алдыннан, үз отряды белән Азиядән килеп чыккан итеп күрсәтә. Ул, бу урында тора торган мордвалар белән сугышып, ал арны җиңгән дә, үзе шунда утырып калган. Бурнашевның Азиядән килгән бер кеше булуына нисбәтән, бу авыл да Ази, русча Азиева дип аталган имеш. Бу Ази дигән сүз, соңга таба бераз үзгәртелеп, Әҗе дип йөртелә башлаган. Икенче риваятькә караганда, Бурнашев Казан ханлыгы кул астындагы Борнаш авылыннан чыккан бер кеше булган. Ул бервакыт Касыйм ханлыгы тарафыннан Ука суының уң ягындагы мишәр, мордва, рус авылларына наместник булып билгеләнгән. Аның Һаҗәр исемле бик акыллы вә булдыклы хатыны булып, безнең якка килгәч, бер бала калдырып үлгән икән.
Шуннан соң Бурнашев үзенә бурычлы булган мордва сәүдәгәренең бик матур кызын, мөселман диненә кертеп, үзенә хатынлыкка алган һәм аңардан тагын бер баласы булган, имеш.
Худуй бабай Биришевның, чукындырылудан куркып, үз гаиләсе белән Үгрәүдән Әҗегә качып килүе Иван Грозный заманында булганлыктан, Әҗенең башлап төзелүенә, һәрхәлдә өч йөз илле еллардан да ким түгел, дигән бер хөкемне бирергә мөмкин.
Әҗедәге хәзерге Бурнашевларга ерактагы баба булган Әлмөхәммәтнең берсе — Рәҗәп, икенчесе Исәнгилде исемле ике баласы бар иде. Боларның һәр икесенең дә ир балалары булып, хәзерге Полтара Гәрәй, Шәмрәй, Мортаза гусар ыруглары вә башка шуларга кардәшлекләре булган Бурнашев-лар — Рәҗәптән; Тимай, Чикмай, Васиг, Симай, Бәхти, Сафьян, Сусыр, Мәрҗи, Сапук, Хуҗа ыруглары вә башкалар Исәнгилдедән таралганнар.
Әҗенең эшлекле коммунистларыннан Ибраһим Бурнашев Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы түбәндәге рәвештә барып тоташа: Ибраһимның атасы Рәхмәтулла, аның атасы Әбү-шахман, аның атасы Бәхтияр, аның атасы Хәлим, аның атасы Муса, аның атасы Исәнбай, аның атасы Буранбай, аның атасы Исәнгилде, аның атасы Әлмөхәммәт Бурнашев.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә торучы вә татар балалары тормышыннан берничә әсәр язып нәшер иткән мөхәррир Гариф Бурнашевның нәселе дә Әлмөхәммәткә Исәнгилде аркылы барып кушыладыр.
Әҗенең башлап салынган урыны хәзерге Герәзни урамы булып, уртасыннан һәрвакыт бер чишмәнең суы агып торган.
Әҗе авылы, башта бик кечкенә булып, барлыгы берничә йорттан гына гыйбарәт икән. Анда торучылар, үзләрендә гомуми каберстан юклык сәбәпле, байтак вакытка кадәр үлекләрен Касыйм каласындагы бистә дигән урынга илтеп күмгәннәр. Әҗенең чынлап зураеп китүе тирә-ягындагы татар авылларын көчләп чукындыра башлаганнан соңдыр. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килде. Кайсылары исә, үз авылларыннан качсалар да, туры бу авылның үзенә үк килмичә, аның тирәсендәге тынычрак урыннарда качып-посып яши башладылар. Әҗенең туры үзенә качучылар Яңа Саладан Бад-раковлар һәм Байчыговлар була. Худуй Биришев үз гаиләсе белән Үгрәүдән килде.
Бәйсеровлар, Такмактан качып килеп, элек Бичернагы янында утырганнар. Урмановлар да, шулай ук чукындырылудан куркып, Үгрәүдән качып киткәннәр дә Әҗе тирәсендә урманнарда яшәгәннәр. Бераздан Сурка дигән җиргә урынлашып, Әҗегә күчкәнгә кадәр анда байтак вакытлар торганнар. 1911 елдагы җир өләшенүгә чаклы Урманов фамилияле кешеләрнең җирләре күбесенчә Суркада иде. Элегрәк Суркада җир сукалаганда өй эчендә кирәк була торган әйберләр: савыт-саба сыныклары вә башка шундый нәрсәләр табыла икән. Урманов фамилиясе Бурнашевлардан кала Әҗедә иң күп халыклы фамилия булып, Октябрь революциясе корбаннарыннан коммунист Хәсән Урманов та — бу фамилиядән чыккан бер кешедер.
Яртуковларның кайдан күчеп килгәнлекләре ачык билгеле булмаса да, аларның башта Уску астында Ярмановски пустошь дигән урында, Канчуловларның елгачык янындагы Кайчура кашларында торганлык лары мәгълүмдер. Болар тора-бара шул урыннарын ташлап, йортларын Әҗегә күчергәннәр...
Бик сирәк булса да, мордваларның кайберәүләре исламиятне дә кабул иткәләгәннәр. Мәсәлән, бервакыт ирзә-ләрдән* бер кеше исламиятне кабул иткән дә Әҗедә тора башлаган. Хәзерге Ирзин фамилияле кешеләр шуңардан таралганнар. Менә шундый төрле фамилиядә булган читтән килеп утыручылар күбәйгәнгә күрә, Әҗе авылы бик зураеп, соңга таба бөтен губернада бердәнбер зур татар авылы булып әверелде.

КОТЫЙ

Бу тирәлеккә моннан дүрт йөз еллар элек күчкәннәр. Тирә-яктагы җирләрне элекке рус патшаларыннан берсе* Арслан Палкаевка (ул полковник булган диләр) бирә. Ул патшага яхшы хезмәттә була. Сарайда патша сорый:
— Ни бирим бүләккә? — дип.
Арслан шунда ук җавап кайтармый. Өч көн вакыт сорый уйларга. Уйлый бу: «Акча сорасаң — бетә, кием сорасаң — туза, мал-туар мәшәкатьле, җир сорыйм»,— ди. Патшага бара да әйтә:
— Миңа суга батмый, утта янмый торган бүләк бир син, падишам,— ди.
Теге аптырый хәзер. Нәрсә бу?.. Уйлый, таба алмый, аннары әйтә:
— Иртән кил,— ди.
86
Иртәгесен килгәч, Арслан сорый:
— Җир бир,— ди.
— Күпме?
— Өч ат арытырлык урын, ягъни бер ат арыгач, икенче ат белән, аннары өченче ат белән китәргә, түгәрәк буйлап,— ди. Патша риза була. Арслан, атлар узган эзгә алма агачлары утыртып, чик ясаттыра, ул алмагачлар колхозлашу заманында гына бетте, яңа чикләр бүлү башлангач. Тирәдә Арслан Палкаев алты авыл оештыра. «Менә син монда, син монда урнаш»,— дип, якыннарына өләшә. Безнең авылга иң әүвәл Котый дигән бабай килгән, аның белән биш-алты гаилә дә күчеп килә. Бу як халкы шул төрле җирдән җыйнала: Тамбов губернасыннан да, Пенза ягыннан да. Монда бу авыллар урнашканчы буш урыннар булган...

АСКӘР

Бу авыл егерме биш ел солдатта хезмәт иткән кешеләрдән төзелгән. Сугыш срогын үткәч, болар патшадан җир сорый. Патша:
— Аласыгыз килсә, менә Идел буйлап китегез,— ди. Идел буе белән килә-килә җыелган инде ун-унбиш кеше,
бер партия — авыл эзләп йөргән халык. Килә торгач бер тармак болай борылып китә, уң якка. Килә-килә үзән буена туктыйлар. Менә монда. Бу җир бер тирәклек була, камышлык була тауның чите, яхшы җир. Болар шунда куналар, чәй эчәләр, йөриләр инде ары-бире, ял итеп. Шунда сүз куялар инде, монда килеп утырырга авыл булып. Шулай итеп авылны төзиләр. Исем кирәк инде бу авылга. Солдат халкы бит болар. Яңа Аскәр дип исем куялар. Өчтүбә авылы да булган. Аларның үзләренең җире. Алар инде зур авыл булмаган. Җир күп булган. Безнекеләр алты авылдан килгәннәр. Менә Пенза губернасы булганмы анда? Без ул алты авылны белмибез.
ЙӨГӘМӘШ ТАВЫ
Кара урманнар арасыннан егерме-утыз чакрым ераклыктан ук бер тау күренеп тора. Аны безнең якларда Иөгә-мәш тавы дип йөртәләр. Бу тау шушы исемдәге авыл янына урнашкан. Моннан бик күп еллар элек бу тау түбәсендә бик матур, тирән күл булган. Бу күлдә җәен тә, көзен дә бер кыр үрдәге яшәгән, салкыннар җиткәч тә, җылы якларга китмәгән. Көннәрнең берендә Иөгәмәш авылының бер аучысы бу тауга күтәрелә һәм үрдәкне ата. Өйгә алып кайтып чистарталар, казанга пешерергә салалар, ләкин көннәр буе кайнатсалар да, үрдәк пешми. Әле хәзер дә, пешерергә салынган ит яки башка ашау әйберләре озак пешми торса, «Йөгә-мәш үрдәге булды бу» дип сөйлиләр безнең якта.
Тау башындагы күлне хәзер күпме эзләсәң дә табып булмый, аның урынында куаклар белән капланган зур чокыр гына торып калган. Чөнки, күлдәге үрдәкне атканнан соң, су үзеннән үзе юкка чыккан. Күрәсең, бу үрдәк тауның иясе булгандыр инде, дип уйлыйлар.

КАРАТАУ

Борын заманда яшәгән, ди, карт белән карчык. Ал арның бер уллары булган икән. Кояшка янган йөзе каралганнан каралганга күрә, аны яшьтәшләре «Каракай» дип йөрткәннәр. Бик акыллы, зирәк һәм көчле егет булып җиткән бу. Ярышларда беренчелекне берсенә дә бирмәгән. Әтисенә, әнисенә бик зур ярдәмче булган бу Каракай.
Менә бервакыт болар яшәгән җиргә баскынчылар килә икән. Аларның уйлары, ирләрне үтереп, хатын-кызларны һәм балаларны әсир итү. Байлыкларын талау икән ниятләре. Кулларына корал тотарлык бөтен кеше баскынчыларга каршы чыга. Ике гаскәр бер-берсенә каршы килеп туктый. Бер як та сугышны башламый. Бер-берсенең көчләрен чамаларга тырышалар. Шул вакыт баскынчылар башлыгы алга чыга.
— Әйдәгез,— ди,— өч батырны бер-бер артлы чыгарып, көч сынатабыз. Кемнең батырлары җиңсә, шул җиңүче була,— ди. Баскынчылар ягыннан бер Алып килеп чыга. Болар кемне чыгарыр икән дип торганда, теге Каракай: «Мин чыгам»,— дип, Алып алдына чыгып баса. Баскынчылар батыры кычкырып көлә. Каракай аның килгәнен көтеп тора да ажгырып моның өстенә ташлана. Бернәрсәгә игътибар итми килгән Алыпны аяк чалып ега да башын чабып өзә. Бар да аптырап кала, бик җиңел генә җиңгән кебек күренә аларга. Каракайның иң азаккы мизгелдә яшен тизлеге белән читкә тайпылуын һәм шул вакытта аяк чалуын игътибарга алган кеше булмый. Шуңа күрә алыш җиңел тоела.
Баскынчылар икенче батырларын чыгаралар. Бу батырлары тагы да зуррак икән. Каракай монысына каршы тагы: «Мин чыгам»,— ди. Элекке батырга кылыч белән чыкса, монысы белән сөңге сугышы башлана. Берәр мәртәбә ыргытышалар, тидерә алмыйлар. Икенче мәртәбә баскынчыларныкы ыргыта, Каракай очып барган җиреннән сөңгене тотып ала да күз иярмәс тизлек белән кире ыргыта. Баскынчыларның батыры үз сөңгесе белән җиргә кадала. Баскынчылар башлыгы нишләргә белми хәзер. Өченче батырларын чыгарырга әзерләнәләр бит тегеләр. Бу вакытны Каракай, туган як чишмәсенең суын эчеп, анасы пешергән икмәкне ашап ала. Аңа яңадан көч кереп китә. Нәм өченче батырга каршы чыга. Моны да җиңә. Баскынчылар мондый хәлне күреп кире китәләр, ә Каракай Кара батырга әйләнә. Бөтенесе дә аны батыр итеп таныйлар һәм ихтирам итәләр. Халык аны шатланып каршы ала. Бик күп сугышларда катнаша һәм һәрвакыт туган ил суы, Ана икмәге аңа көч бирә. Җиңелмәс батыр булып үлә ул. Аны Юрүзән* һәм Караидел* арасына күмәләр. Ул күмелгән җир зур, озын тауга әйләнә, дошманнарга киртә була. Шулай итеп, аның кабере дә халыкка хезмәт итә. Тауның исемен исә Кара батыр хөрмәтенә «Каратау*» дип йөртә башлыйлар.

САЛДЫБАШ

Бер елга буена утырган авылда шундый хәл була. Карт белән карчыкның кызлары булмый да булмый. Ә уллары бер-бер артлы дөньяга килә торалар. Менә инде җиденче малай да дөньяга килә. «Нигә шулай бер кыз бала бирмисең соң, ай бер Аллам!» —дип, бу мескеннәр Алладан сораганнар. Алла боларга бер кыз бала биргән. Кадербикә исемен кушканнар алар бердәнбер кызларына. Кадербикә чибәр, матур кыз булып үсә. Карт белән карчык шатланышып бетә алмыйлар. Кызны сорап килүчеләр дә күренә башлый. Кыз аларның берсен дә күрергә теләми. Чөнки аның яраткан егете була. Алар бер-берсен шулчаклы яраталар, хәтта алар бергә булганда кояш та елмаебрак карый, талларда сандугачлар да өздеребрәк сайрый икән. Вәгъдәләр бирешәләр. Ата-аналары да каршы килми. Тик авыл баеның да күзе төшкән, ди, бу кызга. Ул аны үзенә кече хатынлыкка сората. Акча һәм бүләк ягыннан тормый. Картларның башлары бутала инде хәзер. «Алтын күргәч, фәрештә тә азган»,— диләр бит. Байга бирергә риза булалар. Кыз нишләргә белми, ялварып сорап та карый ата-анасыннан. Юк. Якын да килмиләр. Якты дөнья карая, киң кырлар тарая хәзер кызга. Сөйгән егетенә, мәхәббәтенә тугрылыклы булып калу, сөймәгән кешегә бармау өчен бары бер генә юл кала. Кыз ай яктысында суга китә. Суга китәр алдыннан әнкәсенә, әтисенә, туганнарына тутырып-тутырып карый. Өй эченә азаккы тапкыр күз ташлый да эченнән генә барысы белән дә бәхилләшеп чыгып китә.
Бу китүе аның азаккы китүе була. Кадербикә илтеп суга сала башын. Ай нишләргә белми күктә өзгәләнә, бу фаҗигане күрмәс өчен йөзен болыт белән каплый. Сандугачлар тына. Тик кәккүкнең генә моңлы итеп сузып-сузып кычкырганы ишетелә башлый. Кызны, кайтмагач, эзләп чыгалар, әмма аның чиләкләре белән көянтәсеннән башка бернәрсә дә тапмыйлар. Бик үкенәләр картлар, бик үкенәләр. «Бер кыз бала бирче, Ходаем, дип сорадык, ә бәхетле булсын дия белмәдек»,— диләр. Соң, соң була инде хәзер. Кыз инде суга салды башын. Бу елга да шулай «Салдыбаш» дип атала башлый.

КАЗАН ЮЛЫ

Мөслим районындагы Иске Карамал белән Усы авыллары арасында «Завод урманы» дип йөртелгән урман бар. Патша заманында Лыков дигән җирбиләүче (Сембернеке булган) Сембердән алып Уфага кадәр булган урманны биләгән. Усы авылы янындагы урманда аның бакыр руднигы булган. Шуңа күрә бу урманны «Завод урманы» дип атап йөрткәннәр. (Завод урманы Туймазы ягында да бар. Анда сукно заводлары булган.) Шушы Усы авылына якын урында урман аша бик киң итеп, берничә чакрым озынлыкта агачларны кырып, юл ачканнар. Моны кешеләр «Казан юлы» дип атаганнар.
«Казан юлы» дигәч тә, кемнәрдер бу ачыклыкны Казан шәһәренә бара торган юл дип уйлаганнар. Ул исә бөтенләй башкача. Әнә шул рудниктан алынган бакыр рудасын эретеп кою өчен утыз ат белән сөйрәтеп, зур чуен казан алып кайтканнар. Менә шул казанны өстерәтеп кайту өчен ачылган юлны «Казан юлы» дип атаганнар.

ГАЛИ ТУГАЕ

Яңа Иштирәктә* тирә-якта дан казанган, арыслан йөрәкле, корыч беләкле көрәшче Гали батырны белмәүчеләр бар микән? Сабан туйларында беркемгә дә бил бирми, һәрвакыт батыр кала бу ир-егет.
Көндәше нинди генә көчкә, гәүдәгә ия булмасын, «эһ» дигәнче чөеп кенә аткан ул. Ләкин Чирмешән якларында дан тоткан бер баһадир бер сабан туенда, аяк чалып, хәйләләп, аркасын җиргә тидерә бит Галинең. Халык хәйләне сизмичә кала. Гали сөлгесен атып бәрә дә гөжләп торган мәйданны ташлап кайтып китә, җиңелү тойгысы авырлыгыннан берничә атна өеннән чыкмый һәм башка көрәшмәскә ант итә. Көче ташып торган ир-егет киләчәк буыннар хәтерендә калырлык изге эшкә тотына. Шушма* елгасы буендагы җирне яхшылап эшкәртә, бик күп тал үсентеләре утырта, аларны күз карасы төсле карап үстерә, мал-туардан саклый. Вакытлар үтү белән, әле хәзер дә яз-җәйләрдә сандугачлар җырына күмелгән тугай үсеп чыга. Халык батырның исемен мәңгеләштерә — таллы тугайны «Гали тугае» дип атый.

АЮ ТЫКРЫГЫ
Безнең Бишмунча авылында Аю тыкрыгы бар. Бу исемнең килеп чыгуы шулай булган. Моннан бик күп еллар элек, кыш көне булырга тиеш, Бишмунча авылы урамына бер аю килеп кергән. Аюның авылга килеп кергәнен белгәч, халык шау-шу куптарып, күсәкләр күтәреп, аюны куарга чыгалар. Аю бу шау-шудан куркып, авылдан качып чыгып китә инде. Авылдан бер чакрым җир китеп, басу уртасына барып җиткәч, аю ике аягына баскан да авылга карап бер пошкырган. Бөтен авыл халкы, аюның пошкыруыннан куркып, борылып кайтып киткән. Шунда авылдан Якуб исемле бер кеше генә калган. Ул аюның артыннан куып киткән. Бара торгач, дүрт чакрым җир баргачтын, аю бер сырынты өстенә баскан да моңарга каршы торган. Бу да, аюның каршы торуына каушап калмыйча, аюга каршы барып, аюның ике колагына ябышкан. Шуннан болар арасында сугыш киткән. Сугышканнар, сугышканнар, Якуб аюны җиңгән. Ул аюны үтергән дә көрт өстенә ике аягына бастырып куйган. Үзе кайтып киткән. Өенә кайткач, ике малаена әйткән:
— Барыгыз, малайлар, әнә шунда мин аюны үтердем, сез шуны барып алып кайтыгыз,— дигән.
Малайлар киткәннәр. Бер илле адым җирдән карыйлар: аю ике аягына баскан, боларга каршы тора. Малайлар куркалар да кайтып китәләр. Кайтып аталарына сөйлиләр инде болар: «Аю терелгән, ике аягына басып тора»,— дип.
Аталары келә дә:
— Мин сезне, үземә ошадыгыз микән дип, батыр микәйсез дип, сынар өчен җибәргән идем,— ди.— Барыгыз, ул аю үлгән, барып алып кайтыгыз,— ди. Шуннан малайлары аюны барып алып кайталар. Якубның аю үтергән җирен ^Бишмунча авылы да, Тансуган авылы да «Аю куагы» дип йөртәләр. Бу аю үтергәннең бәете дә бар иде.
Аюны ике колагыннан алдым, Болгап торып салдым. Аю яман эшләде — Уң бармагым тешләде.

БАЛЛЫ ЕЛГА

Элек биредә караңгы елга шаулап утырган. Елга тирән, күп сулы икән. Байгуҗадан Садыбашка* барганда, елга аша матур рәшәткәле күпер булган.
Җәйнең эссе көннәренең берсендә безнең авыл егетләре Садыбашка чыгып киткәннәр.
Күпер төбендә алар су эчәргә елгага төшкәннәр. Су эчкәч, берсе икенчесеннән сораган:
— Сизәсеңме, бу су баллы икән бит?!
Шуннан агымга каршы киткәннәр болар, бал агып төшә торган җирне эзләп. Куе урман эченә кереп киткәннәр, ди. Агач ботакларына эләгеп, киемнәре ертылып беткән, әйләнеп тә карамаганнар. Бал табылса, кием дә яңара, хәлләре дә рәтләнә бит. Мөәзин чишмәсе елгага койган җирдә алар бер карама күреп алганнар. Аны кыргый бал кортлары сырып алган, алар мыжлап зур агач куышы тирәсендә очып йөриләр, егетләрне якын җибәрмиләр, ди. Бу гына мал табучы егетләргә киртә буламы соң?! Авылга чапканнар болар. Чиләк, тубал, төтәткеч, битлекләр күтәреп, яңадан елга буена килгәннәр. Чиләкләргә бал алып, корт анасын күче белән тубалга җыеп, дуслар Карлы тавы буена киткәннәр. Биредәге уйсулыкка бал кортларын урнаштырганнар. Уйсулыкны инде шул заманнан бирле Баллы бакча дип йөртәләр. Бал кортлары күптән булмаса да, елгасы да Балчыкты (бал чыкты), яисә җиңеләйтебрәк «Балчыклы» дип исемләнә.

БАТЫРША ҮЗӘНЕ

Столыпин реакциясе елларында Мусин дигән кулак хуторында ялчы булып Батырша исемле кеше эшләгән. Элек аны керәшен булган дип сөйләгәннәр. Ниндидер сәбәп белән ул үлгән. Картлар алдына бу кешене күмү мәсьәләсе килеп баскан. Дини йола буенча аны татар зияратына күмәргә ярамый. Шуңа күрә аны шундагы үзәнгә күмәргә булалар. Кәфенләп, юып тормыйлар, бүреген, түбәтәен алалар да киеме белән чокырга күмәләр. Тик соңыннан гына, бүрек эченнән чыккан «Коръән» бите буенча, аның христиан динен ташлаганлыгы билгеле була. Ул күмелгән үзәнне «Батырша үзәне» дип йөртә башлыйлар.

ТАМЕРЛАН МАНАРАСЫ

Хәзерге Варна* авылы тирәсендә Тамерлан* хан белән икенче бер хан арасында зур сугышлар була. Бәрелешләрнең берсендә Тамерланның гаскәрләре җиңүгә ирешә. Бик күп кешеләрне әсирлеккә алалар. Алар арасында шул җиңелгән ханның улы да була. Ул бик тә батыр һәм матур егет булган, дип сөйлиләр. Тамерлан хан, егетне җир асты зинданына ябып, янына сакчылар куйдыра.
Тамерлан ханның кызы бу егетнең матурлыгы, батырлыгы турында ишеткән була. Ул, аның зинданга ташлануын белеп, егет янына килергә карар кыла. Караңгы төннәрнең берендә килә бу зинданга. Ничек тә сакчыларны ризалаш-тырып, егет янына керә. Күрешәләр, сөйләшәләр. Бик ошаталар болар бер-берсен, гашыйк булалар. Шул төндә болар икесе качып китәргә уйлыйлар. Кыз, сакчылар белән сөйләшеп, зинданны ачтыра, һәм алар икәүләп качып китәләр. Төн узганчы качкыннар әллә ни ерак китә алмыйлар. Варна авылы янында Кисәнә күле буендагы камышлыкка барып яшеренәләр. Боларның ашарларына-эчәрләренә дә юк бит инде. Нишләргә? Егет китә азык-төлек юнәтергә. Кыз кала камышлыкта. Егет әйләнеп килсә, ни күрсен: кызның үле
гәүдәсе генә ята. Киемнәре, тәннәре ерткаланган. Аны, егет юк чагында, ерткыч җанвар килеп чыгып, ерткалап ташлаган икән. Егет нишләсен, сөйгәненең гәүдәсе янында елап утыра-утыра да үз ягына качып китәргә мәҗбүр була. Китмәс иде, артларыннан эзәрлекләп килүче Тамерлан сугышчылары тотып алачак бит. Ярый, егет китә үз якларына таба качып. Ә Тамерлан ханның чапкыннары кызның гәүдәсен табып алып кайталар. Хан, кызының үле гәүдәсен күреп, бик ачулана да, кайгыра да. Ачулана, чөнки ул дошманы белән качып киткән. Кайгыра, чөнки ул аның бердәнбер яраткан кызы. Кызны бик хөрмәтләп Кисәнә күле янында күмәләр. Кабер өстенә Тамерлан, кызының истәлеге итеп, матур бер манара төздерә*. Ул урында кирпеч ясарлык балчык булмаганга, гаскәрләр, егерме-утыз чакрымлы озын бер рәткә тезелеп, кирпечне кулдан-кулга биреп ташыганнар, ди.
ӘЛЛҮКИ
Рәҗәп авылында ике туган басуга карабодай чәчәргә чыгып китәләр. Чәчү тиз генә бетми: төнгә үк калалар болар. Шул төнне күрше урыс авылында караклар чиркәүне талыйлар һәм эзләрен яшерү өчен алтын тәңкәләрне юл буйлап чәчеп баралар. Алар тәңкәләрне карабодай чәчүчеләр янында да калдыралар. Иртәгесен эз буйлап килеп, урыслар Мөхәммәтҗан белән Бәлкәйне (карабодай чәчүче туганнарның исемнәре шулай була) кулга ала. Поп, староста боларны каторгага озаттыра. Каторгада азап чигә торгач, беркөн туганнар, салга утырып, Себер елгалары буенча качып китәләр. Җиде ай адашып йөреп, теге урыс авылына кайталар. Исәпләре — старостадан үч алу. Бер карчыкка фатирга керәләр. Карчык боларны бик яхшы тәрбия итә. Тегеләр уйларын сөйләгәч, ул:
— Ай улларым, үч алмагыз, кан кою — гөнаһ. Язмыштан узмыш юк. Качып ялгыш; эшләгәнсез. Кире китегезъ— ди. Ике, туган моңа риза булып, Себергә китеп баралар. Йөрәкләре әрнүгә түзә алмыйча, авыл буйлап җырлап үтәләр болар:
Үтәдер дә гомер, ай үтәдер, Картайтып та әрәм итәдер. Картаю да газабына түзеп була, Илтеп гүр куйнына кертәдер. Әллүки, бәллүки, сарымсак, Күршә алмабыз инде, сагынсак.
Ике туганның хәсрәтле җырын халык бик тиз отып алган, ди. Ә туганнар һаман җыр сузган:
Әллүки,бәллүки, без болай, Тәкъдир язган безгә шушылай.

ЮА ҖЫЕНЫ

Күгәй авылы урнашкач, халыкның күңел ачу бәйрәме булмаган, ә бәйрәм итүне чираттан уздырганнар: бүген — берәүдә, иртәгә — икенче хуҗалыкта, өченче көн тагын яңа хуҗалыкта ашап-эчеп күңел ачканнар. Бу эшне тәртиптә тоту өчен, агач таякка киртләр ясап барганнар. Таяк авылга бер генә икән. Язгы кыр эшләре башланганчы шулай бәйрәм иткәннәр. Язгы сукага төшәр алдыннан, авылның егетләре бергә җыйналып, авылдан ерак кырга таякны илтеп ташлаганнар. Бу җир хәзер дә «Сөрән ташлаган» җир диеп йөртелә. Икенче язда яңа таяк алганнар, бәйрәм итүне яңадан башлаганнар. Бу тәртиптәге бәйрәм йоласын һәм таягын «Сөрән» диеп атаганнар.
Авыл үскән, зурайган, халыкка бу күңел ачу йоласы уңай булмый башлаган. Авыл халкы сөйләшеп, килешеп, Мулла Иле авылы халкыннан бәйрәм йоласы сатып алырга булганнар. Бу вакытта Мулла Иле авылында ике бәйрәм булган: берсе — Юа бәйрәме, икенчесе — Тикен бәйрәме.
Моның өчен бер төркем ирләр, атлар җигеп, мичкә белән сыра алып барып, Мулла Иле халкын сыйлаганнар һәм Күгәйгә кунакка чакырганнар.
Бергә сөйләшкәннән соң, Юа бәйрәмен Күгәйгә сатырга булганнар. Шуннан алып Мулла Иле авылында — Тикен, ә
Күгәйдә Юа җыены үткәрәләр икән.

НАҖАР БӘЙРӘМЕ

Борын заманда Ык суы буенда бер авыл булган. Анда бик матур һәм акыллы Наҗар исемле кыз яшәгән. Бу кызга авылның бөтен халкы сөеп караган, ул яшьләргә үрнәк булып торган. Наҗар үз авылларындагы бер җырчы егетне яраткан. Бу егет, җырчы булуы белән бергә, белемгә омтылуы белән дә аерылып торган. Ул бу җирләрдән еракта зур шәһәрләр һәм андагы укытучы зур галимнәр турында авыл аша узучы кәрванчы сәүдәгәрләрдән ишетә. Аңарда шул галимнәрдән белем алу теләге уяна. Күп уйлана торгач, бер кәрванга ияреп, шул ерак илләргә белем алырга китәргә карар бирә. Бу турыда ул Наҗарга да әйтә. Наҗар аңа:
— Китмә,— ди,— мин синсез тора алмам,— ди. Егет кызга бер аккош каурые бирә.
— Бу каурыйны түшәмгә кыстыр, әгәр аннан кан тамса, мин үлгән булырмын, әгәр таммаса, өч елдан соң кайтырмын,— ди.
Шуннан соң егет, кәрванга ияреп, ерак илләргә белем алырга китә.
Юлда барганда бер сәүдәгәр аны, «бу минем колым» дип, казакъларга сата. Егет казакъ бикләренең мөһер салынган колы, көтүчесе булып кала. Ләкин ул ямьле Ык буйларына кайту уен ташламый. Ат көтүендәге иң яхшы ике тайны ерак юлга кайтыр өчен хәзерли. Өч ел үткәч, караңгы төн уртасында туган ягына кача.
Бу вакытта Наҗарның әтиләре кызларын кияүгә бирергә йөриләр. Авылның йоласы буенча, кызларны атка атландырып чабыштыра торган булганнар. Кияү булырга теләгән кеше кызны ат өстендә куып тотарга тиеш була. Наҗарны да әтиләре шул көнгә хәзерлиләр. Наҗар бу бәйрәмне тагын бер елга кичектерүләрен сорый, ләкин әтиләре аны тыңламыйлар. Менә «Кыз куу» бәйрәме җитә. Бу бәйрәмгә Наҗарның сөйгәнен саткан сәүдәгәр дә килеп чыга. Авыл халкы, егетнең туганнары сәүдәгәрдән аның кайдалыгын сорыйлар. Сәүдәгәр: «Ул егет юлда барганда үлде»,— дип ялганлый. Наҗардан башка моңа барысы да ышана.
Сәүдәгәр, чабышта катнашырга һәм Наҗарны тотып, аңа өйләнергә уйлый. Ул үз көченә ышана, чөнки аның бик яхшы гарәп аргамагы була.
Наҗар сәүдәгәрнең начар кеше икәнен сизә, әтиләреннән ул сәүдәгәрне ярышта катнаштырмауны сорый. Әтиләре:
— Ул кунак кеше, без аны бу бәйрәмдә катнашудан тыя алмыйбыз,— диләр.
Менә ярыш көне җитә. Наҗар, матур киемнәрен киенеп, кулына камчы алып, үзенең йөгерек аргамагына менеп атлана. Аның яшьле күзләре егет кайтасы юлга төбәлгәннәр... Ярыш башлана. Сәүдәгәрнең аргамагы башкаларны калдырып алга чыга, кызга якынлаша. Наҗар, мәкерле сәүдәгәр кулына төшәргә теләмичә, аты белән тирән күлгә ташлана һәм һәлак була.
Шушы вакытта Наҗарның сөйгәне кайтып төшә, ул сәүдәгәрне танып ала һәм авыл халкына аның явызлыгын сөйли. Егет сәүдәгәрне пычак белән кадап үтерә. Шуннан соң яшьләр, җыелып, гүзәл кыз истәлегенә «Наҗар бәйрәме» үткәрә башлаганнар.

КАСИМСКИЙ ИБРАЙ

Касим шәһәрендә Ибрай исемле яшь фабрикант булган. Аның бик матур сеңлесе бар икән. Ул аптекачыны яраткан. Әмма абыйсы, аптекачының малы юк дип, аны аптекачыга бирмәгән, бер байга бирергә булган. Кыз: «Синнән бүтәнгә барганчы, миңа үлем артыграк, үлем даруы бир»,— дип, аптекачыга барган. Аптекачы, өч тапкыр эчәргә кушып, дару биргән. Никах вакыты җиткәч, кыз бер эчкән — авырган, кияүне чакырганнар, кыз икенче эчкән — хәле авырайган, кияү килүгә өченче эчкән — үлгән. Кызны җыйганнар. Төнлә аптекачы, кабер сакчысына барып, күп кенә акча биргән дә кызны казып алган, өенә алып кайткан, аңа дару эчерткән.
Кыз терелгән. Ул элекке дарулардан үлмәгән, бәлки һуштан язган гына булган икән.
Шуннан соң аптекачы белән кыз, икенче шәһаргә китеп, бергә тора башлаганнар. Күп тә үтмәгән, аптекачыны хәрби хезмәткә алганнар. Электән аптекачының эш хакына гына торганга, ире хезмәткә киткәч, кыз бик читен хәлгә төшә, әйберләрен сатып бетерә. Бервакыт аңа бер карчык килеп керә, үзен бик игелекле кеше итеп күрсәтеп, кызны, «мин сине бик яхшы эшкә урнаштырачакмын» дип, Уфага барырга димли. Кыз риза була. Карчык, Уфага баргач, моны фәхешханәгә сатмакчы була, бу турыда хәбәр тарала. Касимский Ибрай да моны ишетә, кызны сатып алу өчен Уфага килә, кыз белән очраша. Кыз абыйсын бер күрүдә үк таный, абыйсы сеңлесен танымый. Кыз елый, сөйләшми. Кызны күндерү артыннан йөреп, Ибрай барлык байлыгын бетерә.
Бервакыт аптекачы хәрби хезмәтеннән Уфага кайта. Ул хатынының да, Ибрайның да хәлен белә. Шулай да Ибрай -ны очраткач (ә Ибрай моны хәрби киемендә танымый), Иб-райдан хәлен сораша: «Монда сез нәрсәгә болай аптырап йөрисез?»—ди. Ибрай бөтен хәлен сөйләп бирә. Аптекачы моңа каршы:
— Мин кызны бер күрүдә сиңа ризалатам,— дип, үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Билгеләнгән вакытта бакчада аптекачы кыз белән Ибрайга каршы очрый. Гадәтенчә елап барган кыз аптекачыны күрү белән таный. Алар бер-берсен кочаклап алалар.
Шушы хәлдән соң аптекачы Ибрайга бөтен хәлне сөйләп бирә. Ибрай, үз сеңлесе артыннан йөргәнен аңлагач, шунда ук үз-үзен атып үтерә. Касимский Ибрай көе шушы вакыйга уңаеннан чыккан, ди.

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 1565 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergAvack  
0
<a href=http://zmkshop.ru/uslugi/gibka-metalla-gibka-armatury-gibka-ugolka-/>гибка уголка вальцовка</a>

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0