Четверг, 09.05.2024, 23:19Приветствую Вас Гость

Урсай

Блог

Главная » 2010 » Февраль » 27 » татар халык легендалары. дәвамы
20:16
татар халык легендалары. дәвамы
АКСАК КАРАТУН

Аксак Каратун* дигән әрхәрәй булган. Аның исеме тарихларда Лука Канашевич дип языладыр. 1738 елда Казанга әрхәрәй булып килгәндер. Бу Аксак Каратун әрхәрәй булгач, Казан мөселманнарын чукындырмак кылып, бу эшкә сылтау әүвәл бу булгандыр: башта бер сәүдәгәр Идел буе калмыкларыннан берничә яшь угланнар сатып алып килгән икән. Шу-ларны ул заманда бер мөәзин, иманга инандырып, мөселман иткәндер. Янәдән Гайса баба дигән бер баба бар икән. Шул Гайса баба ул калмык балаларын сөннәткә утырткан икән. Ахыр бу эш урыс түрәләренең колагына төшеп, бу өч кемсә-нәләрне алып, һәртөрле газап белән ахырында чукындыргач, Гайса бабаны чиркәү астына ябып асрап, ахыр шунда картаеп вафат бул мыштыр. Әмма баягы сәүдәгәр, урыс диненә ихлас куйган булып, хәтта бер мөселман юлыкканда аркан әйләнеп һәм мөселманнарның йөзенә карамаган булып, әрхәрәйне ышандырыр икән. Ләкин үзе иманында нык булып, мөәзин белән Мәскәүгә китмәккә сүз куешып, вәгъдәләшеп Мәскәүдә юлыгышмакчы булганнар. Ахыр мөәзин, ничек булса Казаннан китеп, сәүдәгәр ялгыз калгач вә һәм әрхәрәй бу сәүдәгәрнең урыс диненә ихласы бар кебек сизгәч, Казаннан ераграк, эчкәрерәк тарафлардан кара халыкны димләп, чукындыру хезмәтен кушкандыр. Никадәр аракы, прәннек, билбау вә һәм берничә мичкә тәре биреп чыгарып җибәргәндер. Әлеге сәүдәгәр Казаннан чыгып киткәч, бер уңай урында ул нәрсәләрне сатып, чыгымга акча ясап, шул акча белән Мәскәүгә баргандыр. Мәскәүдә Ука суында коенганда, мөәзин белән сәүдәгәр бер-берсенең колач салуыннан танып юлыгышканнар. Шуннан соң патшага Казан татарларының әрхәрәй-дән тарткан җәфаларын күрсәтеп, кәгазь биреп, шуннан үзләре Истамбулга качканнар. Ул арада әрхәрәй үзенең һаман мөселманнарга җәбер кылуын дәвам итеп, бистәне яндырып вә һәм мәчетләр, өйләр салырга рөхсәт бирмәенчә, мөселманнарны «чукынсагыз торыгыз, чукынмасагыз шәһәрдән чыгыгыз» дип кысып, күп яманлыклар кылыр икән. Бистәдә ул заманда таш мәчетләр юк икән. Агач мәчетләр һәммәсе янган икән. Шул заманда намаз укыр өчен бистә халкы, кабыктан шалаш ясап, шунда намаз укыр икән. Ул шалашлар өстенә Аксак Каратун тәреләр куйдыргандыр. Тәрене мөселманнар чалгы белән кисеп төшергәннәр. Ул арада бистә янган — һәммә җире буш булып, кеше буе алабута, кычыткан, тигәнәк үсеп, халык алабута эчендә ятыр икән. Бистә халкының олуглары — Ишбулат мулла углы Габдерәзак дигән кеше икән. Аксак Каратун аңа бигрәк каныгыр икән, ягъни халыкны чукындырырга ирек бирмидер, нәсыйхәт кыладыр дип, кешеләр җибәреп, мөселманнарны кыйнап, сугып га^зап кылырлар икән. Ул вакытта бистәдә Чумарлар бабасы Йосыф дигән вә һәм Нәкә Сәйфулла атасы Ибраһим дигән бик гайрәтле егетләр бар икән. Алар Аксак Каратуннан килгән кешеләргә каршы, алабута арасыннан күсәкләр күтәреп чыгып: «Монда ник килдегез, сезгә ни кирәк?»— дип каршы торырлар икән. Аксак Каратун кешеләре:
— Кая Габдерәзак?— диерләр икән.— Менә Габдерәзак!— дип, Йосыф бабай белән Ибраһим күсәкләрен күрсәтерләр икән. Шулай итеп Габдерәзак бабайны Аксак Каратун кулына төшермәенчә сакларлар икән. Аксак Каратун урамнар чатына тәреләр утыртып, урамнарда драгуннар йөртерләр икән, ягъни халык җыелып бер-бер эш кылмасыннар дип. Безнең егетләр моңа бигрәк үчегеп, төнлә ялгыз-ярым йөргән урыс-улакны тотып үтереп күлгә ташларлар икән вә һәм тәреләрне суырып ташларлар икән. (Риваять буенча, Яңа бистә шул вакытта салынгандыр. Аксак Каратунның җәфасына чыдый алмыйча, Тихвинский* урамдагы вә һәм Сәерләр урамындагы кешеләр, күчеп китеп, Яңа бистә урынына барып утырганнар, имеш.) Вә һәм шул заманнарда югарыда әйтеп үтелгән мөәзин белән сәүдәгәр, Истамбулга барып, хәлифәгә* урысның мөселманнарны дин турысында кысып газаплаганын белдергәч, урыска Истамбулдан илче килгәндер. Аннан соң патша Казанга әмер җибәргән. Аксак Каратунны, төшереп, Зөя монастырена япканнар*. Шунда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәре әйләнеп вафат булмыштыр. Безнең бистә халкы Мәкәрҗәгә барганда монастырь ишегалдына койма ярыгыннан карарлар икән. Аксак Каратун һаман арлы-бирле шунда йөрер икән; йөзе тискәре килгән икән. Патшаның әмере белән Аксак Каратунны төшереп монастырьга куйганнан соң, мөселманнар бераз иркенләп, йортлар һәм мәчетләр сала башлаганнар. Ул заманда, ягъни якынча 1750 елларда, кайберәүләр-нең риваяте буенча, Мусин-Пушкин* дигән губернатор мөселманнарга үзе төшеп, йорт урыны үлчәп биргән. Хәзер Захар-ский* урам диерләр. Җиһанша байлар урамы һәм аннан ары Пләтәнгә чаклы һәммәсе шул губернатор үлчәп биргән җирләрдер. Аитов Мөхәммәтҗан хәзрәтләре әйтәдер: бу сүзләрне әткәбез Сөләйман үзенең атасыннан риваять кылып сөйләр иде, диер. Янә Сәгыйд мөәзин үзенең атасыннан риваять кыладыр (вә һәм Рәхмәтулла Әмирхановның риваяте): бу Аксак Каратун заманасыннан соң, ягъни Әби патша — Екатерина Вторая заманасында, якынча 1770 елларда, Әби патша Казанга килгәч, мөселманнарның олуг байлары Әби патша катына кереп гариза биргәннәр, бистәгә таш мәчет салырга рөхсәт сорап. Вә һәм Әби патша, Казан байларының гаризасын кабул итеп, таш мәчет салырга рөхсәт биргән вә һәм мәчет урынын үзе килеп тәгаен кылган; вә һәм мөселманнарны бик яраткан; Казанда торган вакытында һәмишә мөселман арасына төшеп: «Урыстан җәфа күрмимсез?»— дип сорашып йөргән. Мөселманнар бер дә урыстан зарланмаганнар.

БӘХТИЯР КАНКАЕВ

Ул болай. Элек бит уку-фәлән булмаган, күп нәрсәләрне буыннан-буынга сөйләп калдырганнар. Бәхтияр Канкаев* турында вакыйгалар да шулай килеп җиткән безгә кадәр. Элек аларны һәр кеше баласына сөйләп калдырырга тиеш булган. Минем картәти Фәхретдин миңа сөйләп калдырды инде. Фәхретдиннең атасы — Габдулла, ә Габдулланың атасы Газим аңа сөйләп калдырган була. Газимнең атасы — Илчегол. Илчеголның атасы — Габдулла тагын да. Габдулла Газим картка сөйләп калдырган бу тарихны. Бәхтияр Кан-каевның тарихы хакындагы сүзләр шул Габдулла карттан килә инде. Шул сөйләп калдырган.
Бәхтияр укый Троицки мәдрәсәсендә. Элек күпчелек китеп укыган бит. Казанга, аннан башка җирләргә, Бәхтияр Канкаевның әтисе яшәгән әлеге Гөбе авылында, Губа елгасы буенда. Аны урыслар Губа дип йөртәләр, чынында Гөбе ул. Менә шунда яшәгән вакытта Бәхтияр Канкаевның әтисе белән Фатыйманың әтисе арасында (Фатыйма Бәхтиярның яраткан кызы була) китә каршылык. Бәхтиярлар ярлырак була инде тегеләргә караганда. Бервакыт Фатыйманың әтисе Канкаевларның өенә ут төртеп яндыра. Шуннан соң Бәхтияр сөйгән кызының әтисеннән үч тә алыр иде, әмма нишләсен, кызын ярата, Фатыйманы. Шул вакытта башланып китә Пугачев явы.
Бәхтияр Канкаев тормыштан риза булмаганрак яшьләрне оештырып чыгып китә Югары Сергидан* яуга. Шулай татарларны, башкортларны оештырып чыгып китә. Бу тирәләр Пермь губернасы була ул вакытта. Китәләр болар Кама буена таба. Аның командасында күбрәк мишәрләрме, типтәрләрме була. Менә күрше Аракай авылы да күчеп килгән халык бит шул яктан, типтәрләр алар, үзләрен башкортлар дип әйтсәләр дә.
Бәхтияр Канкаев бик зур полковник була бит, Пугачевныкы. Алар очрашалар Салават Юлаев белән. Салават Юлаев хәтта килеп йөри аның — менә моннан ерак түгел — качып яткан урынына. Монда Михайловск* бар, Поштым* бар,— олы юл башкортларга шуннан була инде элек. Шунда качып яталар алар, хәзер ул төшне конзавод дибез. Пугачев явы җиңелгәч булган хәлләр бу.
Шулвакыт Екатеринбургтан Екатерина җибәрә гаскәр бу якларга. Бәхтияр Канкаев 14 иптәше белән кайта — шулар-ны тоту өчен. Бәхтиярга болар бирә ультиматум — бирелергә! Болар бирелми. Ул вакытта Фатыйма да авылда була. Аны алып кача урманга. Шуннан соң алар кая киткәннәр — беркем дә белми.
Шуннан соң гаскәрләр, үч итеп, Гөбе авылын әйләндереп алалар. Бөтен халыкны аттыралар, малларын алып китәләр.
Ут төртеп яндыралар. Авыл урынында көл генә кала. Үлгән кешеләрне дә күмми шул килеш калдырып китәләр. Шунда бер качып калган кеше була. Шул, Аракай, Шәкүр авылларына килеп, барысын да сөйләп бирә. Авыл кешеләре, барып, барысын да күмәләр. Шунда Илчегол дигән карт старшина әйтеп куя. Ул әле мин әйткән Илчегол була инде, минем ераккы бабам. Шул әйтә: «Балалар, бу хәлне исегездән чыгармагыз,— ди,— без аларның рухын гел искә төшереп торыйк,— ди.— Шушы хәлнең истәлеге итеп, ел саен без шушы авыл урынында җыен ясыйк»,— ди. Бу җыен әлегә кадәр барды. Аны «җауга бару» дип әйтәләр иде. Әле сугыш вакытында гына бетте. Халык аны шулай соңгы вакытка кадәр зурлап уздыра килде.

ПУГАЧЕВЧЫЛАР КАЗАНДА

1774 ел яз башларында: «Пугачев Казанга килә»,— дигән хәбәрләр чыкты. Бу вакытта мин 10—11 яшьләрдә идем. Шуннан соң губернатор халыкларны Мәкәриягә* барудан тыйды. Бу вакытта халыклар Мәкәриягә бавырсак, сохари кеби ашлар хәзерләп алып баралар, ^бал вә сыра куялар иде. Шушы заманда бистә мөселманнарының картлары Кара Сәйфулла атасы Ибраһим иде. «Пугачев Казанга якынлашты» дип хәбәр булгач, шул Ибраһим, мөселманнарның Мәкәриягә алып барырга дип хәзерләнгән аш-суларын, сыра вә балларын, Әфәнде мәсҗеде* алдына җыйдырды. Такталар түшәп, шуның өстенә аш-суны тезеп, хәзерләп куйдылар, картлар мәсҗед алдына җыелышып тордылар. Шул вакытта безнең йортыбыз Әфәнде мәсҗеде карпчысында (хәзерге мәктәп урынында) булганга күрә, мәсҗед алдында булган эшләрне без күреп торыр идек. Ул вакытта күл урынында урам юк, хәзерге урам буенда күл буе бакчалык иде.
Бер көн иртә берлә шул күл буендагы бакчаларга, карчыга мисалында ябырылып килеп, урыс, марҗа тулды. Мәгәр дә болар, Пугачевтан куркып, шунда килеп сыенганнар икән. Шуннан соң Пугачевның Казанга килеп җитүе мәгълүм булды.
Бервакыт Пугачев гаскәре килә башлады. Бу гаскәр чирмеш, чуваш, урыс, башкорттан гыйбарәт булып, кайсы атлы вә кайсы җәяүле, кораллары сөңге вә кылыч, чалгы вә тимер сәнәк, ухват вә кисәү агачы кебек нәрсәләр иде. Кайсылары попларның укалы киемнәрен киеп, башларына марҗалар кия торган нәрсәләрне кигәннәр вә кайсыларының өсләре яхшы булып, аяклары ялангач. Шундый гаҗәп кыяфәттә пәйда булдылар.
Безнең җыелып торган картларыбызны күргәч, башкортлар: «Илмесез, яумысыз?»— дип кычкыра башладылар. Картлар (ни эшләсеннәр?): «Ил, ил»,— дип җавап биреп тордылар. «Алай булса, Атага бәйгать бирегез (буйсыныгыз)!» — диерләр. Картлар исә боларны ашарга утыртырлар иде. Башкортлар, туйганнан соң, «Бәйгатькә барыңыз!»— дип китәрләр иде.
Шулай итеп ике-өч көн азапландылар. Ахырында, бик кыстый башлагач, чарасыз Ибраһим карт, унҗиде кешене әзерләп атка атландырды вә үзе дә, күсәккә таянып, алар илә берлектә, җәяүләп Пугачев янына дип, Арча кырына китте. Тугры бармый, бәлки Акком астыннан* әйләнеп акрынлап киттеләр. Һәр каюсы уң кулларына Пугачев галәмәте булган күк чүпрәк бәйләделәр.
Шушы сәфәрдә Ибраһим карт, Москва юлында калын кара тузан күреп, Әби падишаһ гаскәренең килгәнлеген сизә вә янындагы адәмнәргә шул гаскәргә барып кушылырга әмер итә. Болар, дәррәү генерал Михельсон командалыгында булган Әби падишаһ гаскәренә барып: «Ярдәмгә килдек»,— дип кушылалар.
Сугыш булудан куркып, энеләрем Муса һәм Йосыф илә берлектә, асрау кызга ияртеп, безне Яңа бистәгә җибәрделәр. Шушы вакытта без юлда бер көймә эченә кереп качып яттык. Кичкә таба тавыш басылгач, өйгә кайтырга чыктык. Юл буенда сөңге, кылыч кеби кораллар, үлгән вә җәрәхәтләнгән атлар анда-монда яталар иде. Болар Михельсон драгуннары тарафыннан кырылган Пугачев гаскәренең кораллары вә атлары булган икән.
Михельсон гаскәренә каршы тора алмый, Пугачев гаскәре сынды вә качты. Әмма крепость капкасын өч-дүрт көнгә кадәр ачмадылар. Крепость эчендәге гаскәрләр бик ачыкканнар иде. Пугачев гаскәреннән сәламәт калган аш-суларны Ибраһим карт, мәсҗед алдыннан алдырып, крепостька китертте вә туп тишекләре аркылы гаскәрләргә өләштерде.
Пугачев гаскәре китдегеннән соң, кайбер урыслар: «Мөселманнар Пугачевка каршы тормадылар, аларга җәза бирергә тиешле!»— дип, хөкүмәткә киңәш итсәләр дә, бер тарафтан Михельсон гаскәрендә булган кырымлы бер чукынган генерал: «Алар безгә ярдәм бирделәр»,— дип, әлеге сүзгә каршы тордыгыннан, икенче тарафтан крепость эчендәге гаскәрләрнең: «Татарлар ашарга китереп җитештермәгән булсалар, ачтан кырыладыр идек»,— дигәннәреннән андый-мондый бернәрсә булмады.
Пугачев гаскәреннән әсир төшкән адәмнәргә җәза бирелде. Бер мөселманны (Исмәгыйль исемендә) — ике бистә арасында, икенче бер кешене күл башында астылар.

ҖАНБАЙ БАБАЙ

Җанбай бабай минем картәтинең әтисе инде ул. Әти сөйли торган иде аның турында.
Элек бу якта бакыр заводлары булган. Аның хуҗасы Демидов икән. Заводын өч җирдә: Уинскида, Югосокинда, Ашапта корган. Бик бай кеше булган.
Элек безнең якын-тирәләрдә шахталар да булган. Шунда бакыр чыгарганнар. Аны Ашапка алып барып эреткәннәр, бакыр ясаганнар. Якын-тирә урманнарда күмер яндырганнар. Күмер шуңа кирәк: бакыр эреткәндә, бер кат бакыр руда, бер кат күмер салып, шулай эреткәннәр.
Ашап дигән җир ул безнең авылдан ерак түгел, урыс авылы. Завод шунда булган. Ә безнең авыл ул заводлар салынганчы ук зур авыл булган. Аның кайчан төзелгәнен белеп тә булмый. Шул завод хуҗалары безнең авылны гел кысрыклап торганнар. Ызгыш-талашлар күп булган. Шул җир ягыннан килеп чыккандыр инде.
Ләкин безнең Җанбай бабай аларга бик ирек бирмәгән, безнең авылныкыларны төрлечә яклап килгән. Үзе бик гыйлем кеше булган ул, русча да белгәндер инде. Шуның өчен заводныкылар моны яратмаганнар. Аннан котылырга тырышканнар.
Бервакыт, хәйлә корып, болай иткәннәр: моның өенә бер Бохар исемле кешене акча ясарга керткәннәр. Ул шундый ялган акча ясый торган кеше булган.
Шуннан соң заводныкылар йортны камап алганнар. Җанбай бабайның Нәүширван исемле малае булган. Шул малай чормадан кирпечләр белән ора икән тегеләргә. Барыбер Җанбай бабайны тотканнар. Ә теге акча ясаучыга тимәгәннәр, җибәргәннәр аны. Җанбай гаепле булып калган. Табра (тамга) басканнар моңа. Элек гаепләнгән кешеләрнең маңгаена, тимер кыздырып, табра басу булган. Аннан соң моны Себер җибәргәннәр инде. Акча ясаган кешене элек Себер җибәрәләр иде бит. Богаулап алып киткәннәр Җанбай бабайны. Шуннан соң егерме ел каторгада була. Срогы тулгач, моны иреккә чыгаралар. Иректә булса да, өенә кайтырга ярамаган инде. Бервакыт бу качып кайтырга була. Забайкалдан бантлап Кәтеринбурга* кадәр килеп җиткән бу. Җәяү килгәндер инде, зур станцаларга кермәгән, тотарлар дип куркып. Тимер юлдан читтәрәк утырган авыллар аша килгән. Ашамлык юнәтеп, тамак туйдырып, шулай кайткан да кайткан бу.
Шул вакыттарак улы да авылдан чыккан икән, әтисе янына барырга дип. Нәүширвән дә Кәтеринбурга кадәр килеп җиткән, ди. Болар шунда очрашалар. Гөнаһ шомлык, шунда Җанбай бабайны тотып алалар да тагын кире Себергә җибәрәләр. Малае, мескен, кайтып китә авылга. Шуннан кире кайта алмаган инде Җанбай бабай. Новониколаевскида, Амур елгасы буенда үлеп калган.

ЗАҺИДУЛЛА КАЧКЫН

Минем картәни сөйли торган иде Заһидулла качкын турында. Ул үзе минем картәни белән бер елгы булган, 1848 елгы.
Элек бит авылдан читтә көзләү була торган иде. Җәй көннәрендә халык урман-болыннарда, йортсыман нәрсә төзеп, кәстән йә башка нәрсәдән, мал-туарлары белән шунда яши торган иде. Аны көзләү диләр. Картәниләрнең шул көзләүләренә Заһидулла да килә торган булган, төн кунарга. Кич килә дә иртән иртүк тагын чыгып китә торган булган, кеше-кара кузгалганчы. Аның бәләкәй генә аты булган. Бервакыт картәни сораган моннан: «Үзең Заһидулла кадәр Заһидулла булсаң да, атың бик бәләкәй, нигә алай?»— дип. Заһидулла әйткән: «Аның гәүдәсенә карама, йөрәге зур аның»,— дигән. Шунда сөргән җир булган. «Менә карап тор аның ничек чапканын»,— дигән дә, чабып киткән бу шул җир буйлап. Тузан гына күтәрелеп калган. Тузан басылгач карасалар: ат та, Заһидулла да юк, ди. Менә шундый булган аның аты.
Бервакыт Заһидулла Каслидәге* Агафонов дигән бер байның магазинын таламакчы була. Башта күзәтеп йөри бу. Берәр әйбер алырга барган булып карап тора: бай акчаны кая сала. Күзәтә торгач белә: акчаны югары киштәдәге кечкенә сандыкка салып баралар. Ярый. Төннәрнең берендә бара бу байның магазинын басарга. Атын магазинга җитәрәк бер бакча эргәсенә туктатып куя. Ул атын бәйләп йөрмәгән. Туктатып куя да китә икән. Ат, хуҗасы килгәнче, селкенми дә шул урында басып торган. Чит кеше килсә янына, тоттырмый да, атландырмый да. Менә шул, атыннан төшә дә, магазин ишеген ватып керә бу. Теге сандыкны таба да алмак-чы була. Ә сандык бераз гына кузгала да тартыла — нәрсәгәдер бәйләнгән кебек. Заһидулла моның серен аңлап ала: сандыктан Агафонов йортына чыбык тартылган. Аны кузгаттыңмы, чыбык тартылып, купецның өендәге кыңгырауны шалтырата бит инде. Ни кылырга? Заһидулла тиз генә магазиннан чыга да, теге бәләкәй туры атына атланып, Коншак юлыннан чыгып китә. Теге бай чыга, магазин ишеге ватык. Тыңлап карый: Коншак юлында ат тоягы тавышы ишетелә. Тиз генә кешеләр җыя бай. Бер унбишләп кеше, атка атланып, Заһидулланы куа чыгалар. Айлы тән булган. Куалар, куалар болар. Бервакыт бер ак ат Заһидуллага якынлаша башлый. Калганнары бик еракта калалар. Бу алтатарын ала да теге ак атның маңгаена ата. Ат егыла, куып килүче дә егыла инде. Заһидулла атын туктатып эндәшә моңа: «Ты самый смелый, скажи, сколько вас?»— ди. Теге калтырап-куркып тора инде. Ике кулын күрсәтә бу. Ярый, Заһидулла моңа тими, чабып китә. Бераздан теге куучылар да килеп җитә. Киңәшәләр дә болар, тагын Заһидулланы куып китәләр. Куалар-куалар, Заһидулланың да аты арый башлый хәзер. Башта юырта башлый, аннан атлап кына бара. Бу хәзер ике күл арасына килеп җитә. Өялге белән Канкала күлләре арасына. Шуннан теге куучыларның биш-алтысы Канкала күлен урап узып, арттан да, алдан да тегене камап алмакчы булалар. Заһидулла, бу күл арасыннан ничек тә чыгып, Өялге күл белән Коншак күле арасындагы юлга төшә. Шунда Әнкәреш дигән бер картның өч-дүрт гектарлык урманы бар иде. Шунда кереп кача бу. Ярый, моны хәзер камап алалар инде. Заһидулла урман буйлап авыл ягына таба бара да бер зур каен төбендә атын ял иттереп тора. Әле куучыларның бөтен атлары да килеп җитмәгән. Берәм-берәм Коншак юлыннан чабып килә торалар. Шулвакыт Заһидулла бәләкәй турысына атлана да: «Я за урядником поехал!» — дип кычкыра. Теге урманны камап торучылар: «Хорошо, давай скорей»,— диләр инде моңа. Үз кешеләреннән берсе кычкыра дип беләләр инде. Бу чабып китә Коншакка. Тегеләр шунда саклап калалар. Иртәнгә кадәр тора болар, иртән урманны айкап чыгалар: юк Заһидулла. Шуннан исләренә килә: «Кичә кем китте үрәдникне алырга?»— диләр. Сораштыралар — берсе дә китмәгән. «Эх,— диләр тегеләр,— Заһидулла тагын безне алдады»,— диләр.
Ә Заһидулла ул кичне Коншактагы туганнарына барып рәхәтләнеп йоклаган да, иртүк торып, үзенең Аксакүл буендагы землянкасына киткән була.

АЮКӨЙДЕРГӘН

Кайчандыр бик күптән, моннан йөзләрчә еллар элек, Болгар дәүләте туфрагыннан хәзерге Татарстан Республикасының Зөя елгасы буена, Кайбыч урманнары итәгенә дә төрле кабилә, төрле ыруг кешеләре күчеп килгән. Бу күченүчеләр арасында Багыш, Бигеш, Тәүгилде, Тутай, Шәмәк, Балтай, Дәвеш, Караборнаш, Бураш, Кормаш, Үтәмеш, Сатмыш, Барыш, Даныш, Каратай, Ишем, Бортас, Әҗем исемле бабалар да булган. Алар үзләренең нәселдәшләре, яраннары белән бергә югарыда әйтелгән төбәкләрнең тынычрак, җайлырак почмакларын торак урын иткәннәр һәм шунда вак-вак авыллар булып урнашып калганнар. Заманнар үтү белән, бу авыллар һәм җир-суларның барысын да диярлек шул бабалар исеме белән атап йөртә башлаганнар.
Мәгълүм ки, Апае районының көньягыннан Чирмешән исемле бер елга ага. Борынгы риваятьләрдән аңлашылганча, шул елганың югары агымындагы бер борылмасына Багыш исемле бер баба, килеп, беренче нигез ташы салган.
Аның нәселдәшләреннән Бигеш һәм Мәмәт бабалар исә Багыш баба торагының (хәзерге Багыш авылының) көньяк-көнбатышындагы исемсез бер кушылдык буена — кара урман эченә нигез корганнар, йөзәр еллык карт имәннәрне аударып, ышна* ачып, игенчелек белән көн итә башлаганнар.
Билгеле, әлегәчә кеше аягы басмаган куе урман эчендә кыргый җәнлекләр, аю, бүреләр дә күп булган. Аюларның берсе Мәмәт бабаның умарталыгына үчеккән. Ул, һәр килүендә берәр умарта оясын урталай аерып, балын ашап китә икән.
Мәмәт бабаның тол карчыгы Гөлнар әби, бу бәладән котылу өчен, бер хәйлә уйлап тапкан; буш умарта оясына бал сылаган да шуны тирә-күршеләр булышлыгы белән коры салам өеме эченә урнаштырып куйган.
Умарталыкка ияләшкән әлеге аю төнлә белән, бал исен сизеп, салам өеме астына кергән. Шуны гына көтеп торган кешеләр, аюның кергән урынын томалап, өемгә ут төрткәннәр. Бал ялап рәхәткә тиенгән аю, ялкын эчендә көеп, пешеп харап була язган һәм, көч-хәл белән генә бәладән котылып, үкерә-үкерә качып киткән. Шуннан соң инде ул умарталыкка якын да килмәгән, бу авылны да читләтеп кенә уза торган булган.
Бу хәбәр, әлбәттә, тиз арада бөтен тирә-күрше авылларга таралып өлгергән. Алар Гөлнар әбинең зирәк акылына хәйран калганнар, бу авыл кешеләренең ничек итеп аюны көйдергәнлеген кызыклы бер хикәят итеп сөйләп йөргәннәр. Шушы вакыйгадан соң Мәмәт бабалар нигез корган бу торак урынны— «аюны көйдергән авыл» дип (соңрак «Аюкөй-дергән» дип), ә бу авыл урнашкан инеш буен Аюкөйдергән елгасы дип атап йөртә башлаганнар.
Ләкин бу авыл утырган инеш буе тагын бер яктан бик тынгысыз булып чыккан. Идел яры белән Алатыр арасын тоташтыра торган олы юл авыл яныннан ук уза икән. Юлаучылар Бигеш бабалар торагына тынгы бирмәгәннәр. Өй саен кереп, хуҗаларның пешкән икмәкләрен ашап, азык-төлекләрен алып китә торган булганнар.
Авыл кешеләренә инде, бабаларның иске нигезен ташлап, бүтән бер тынычрак урынга күчеп китүдән башка әмәл калмаган. Язгы көннәрнең берендә Бигеш, Мәмәт бабаларның оныклары, яңа нигез салу өчен җайлырак урын эзләп, исемсез бер инеш буена килеп чыкканнар.
Инеш, Аюкөйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Бөтен тирә-юньне кара урман каплаган. Инешнең аргы як ярындагы калкулыкта түбәләре күккә сузылган карт имәннәр үсеп утыра, куе урман эченә моң таратып, тау битеннән чишмә сулары чылтырап ага икән.
Ләкин инешнең аргы ягына — чишмәле тау сыртына кичеп чыгарлык түгел. Язгы ташу әле басылмаган, инеш; суы үз эзенә төшмәгән. Ул әле болганчык, шуңа күрә аның кайсы җире кичеп үтәрлек сай икәнен белеп булмый. Бераз сабыр итәргә, инеш суының чистарып-тонып җиткәнен көтәргә кирәк. Ил картлары моны күзәтеп торуны Сәйкә бабага тапшырганнар.
Менә көтелгән көн дә килеп җиткән. Сәйкә баба: «Су кайтты, инеш тонды!» — дип хәбәр иткән. Сәйкә бабаның бу җылы сүзе, телдә еш кабатлана торгач, «Томбы»га әйләнеп, исемсез инешнең мәңгелек атамасына әверелгән. (Аюкөйдергән халкы бу инешне хәзерге көндә дә Томбы дип атап йөртә.)
Бабалар, тонык сулы сай инешне җиңел кичеп, тау битенә үрелгәннәр. Ә аның итәгендә бер-берсеннән тигез ераклыкта (әйтерсең араларын адымлап билгеләгәннәр) өч чишмә бар икән.
Бабалар шуның як-ягыннан яңа нигез өчен урын сайлаганнар һәм аларны, җирле сөйләшкә хас булганча, беренче кизләү, икенче кизләү, өченче кизләү дип атаганнар. (Авыл халкы хәзерге көндә дә бу чишмәләрне борынгыча беренче кизләү, икенче кизләү, өченче кизләү дип атап йөртә.)
Беренче кизләү сукмагының уң ягына — Сәйкә баба, сул ягына аның улы Минкә нигез салган. Ә икенче, өченче кизләү сукмаклары буена башка бабалар нигез корган.
Бабалар эшне булдыра алган кадәр кызу тотканнар. Күченү мәшәкате да зур булмаган. Чөнки иске нигездәге каралты-кураларны, яртылаш череп иңгән өйләрне сүтеп азапланасы, яңа нигезгә күчереп җәфаланасы юк. Монда да урман күккә үрелеп үсеп утыра бит. Кис тә аудар гына!
Салынасы өйләрнең тәрәзә уемнарын каплар өчен карындыклар да кул астында гына. Сәйкә бабай карчыгы Бәсәбикә әби, аның замандашлары Тулганай һәм Таңсылу әбиләр аларны алдан ук әзерләп куйганнар.
Яңа нигезгә күченүчеләр иске йортта бик күп иске-москыларын калдырып киткәннәр, ләкин авылның элекке атамасыннан аерыласылары килмәгән: борынгы бабаларының җылы истәлеге итеп, зирәк акыллы Гөлнар әбиләренә хөрмәт йөзеннән яңа нигезне дә Аюкөйдергән дип атаганнар. (Апае районының Чувашстан белән чиктәш көнбатыш почмагындагы кечкенә генә бу авылны хәзерге көндә дә шул мәзәккә тартым һәм әкияткә охшаш маҗаралы исем белән атап йөртәләр.)
Бабаларның иске нигезендә бары тик җимерек каралты-куралар, ишелгән өйләр генә тырпаеп калган. Алар, кайчандыр Бигеш бабалар, Айбикә әбиләр нигез корган, Мәмәт бабалар белән Гөлнар әбиләр гомер сөргән борынгы заманнарның өнсез тарихын искәртеп, узган-барганнарның күңеленә шом һәм сагыш салып торганнар.
Бу вакыйгалардан соң исәпсез еллар, сансыз көннәр узган. Ләкин борынгы бабаларның оныклары ал арның төп йортын онытмаган, нигез ташлары гына таркалып яткан иске авыл урынын Иске йорт дип атаган. Авыл халкы хәзерге көндә дә бу төбәкне «Иске йорт» дип йөри.

МУЛЛА ИЛЕ

Бу Мулла Иленең* асылы бик күптәндер. Монда бер Мул-лагыл дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар, әүвәл килгәндә, берничә кеше булып килгәннәр. Кайберләренең исемнәре мәгълүм түгел. Ал арның берсе — Муллагыл дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер углы белән килгән. Углы Теләш исемле галим булгандыр. Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә төзеткән. Бу Шәехбинең атасы — Тәмте дигән кеше. Асыл Кытайдан килгән кешедер. Болгар йортында Кытайдан, Һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп сату итәләр икән. Шул эш белән аннан килгән кешеләр кайбер сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле — бик борынгы авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 елларда, Хуҗаштан байтак халык, күчеп, Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Әҗем дигән авыл (хәзер Мәҗен дип йөртәләр) — Зөядән ерак түгел авылдыр.
Мулла илендә Тәмте балаларыннан бер мулла Ишмөхәм-мәд дигән адәм булган. Теләшнең углының углыдыр; яхшы галим кеше вә һәм Коръәнне яттан белүче икән вә һәм күрмичә кычкырып уку гыйлеменә бик маһир кеше булгандыр. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Ул заманда Мулла Илендә иген белән сату итүчеләр, байлар күп булган. Вә һәм Мулла Илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган, Бәрле сулары, Гәбенә сулары бик зур су булган; вә һәм Зөя суында суднолар, баркалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы тирәсендәге авыллар булганга күрә, Үтәк каласына игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр. Мулла Иле зияратында бер таш бар — гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмте балаларыннан килгән нәселдер. Бу ташка чокып язылгандыр ошбу сүзләр: «1199 сәнә* мөхәррәм ае, тәүфикъ — Алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхаликъ бине Габделбакый бине мулла Сәед бине Касыйм бине Ишмөхәммәд Хафиз бине Имбулат бине Иреҗмес бине мулла Теләш бине Шәехби бине Тәмти-Хытай әл-Болгари күмелгән». Вә янә моннан башка бер яңарак таш бар, шул югарыдагы кешеләрнең нәселеннәндер, 1850 елда вафат булган.

БОРЫНДЫК

Борындык* Исмәгыйль мулла риваять кыладыр: элегрәк Борындыкта Хәмид дигән карт бар икән, йөз яшьләргә җитеп вафат булгандыр. Ул Хәмид карт үзенең бабаларыннан ишетеп сөйлидер икән: Болгар харап булган вакытларда Арслан дигән бер адәм бар икән; үзе Болгарда вафат булгандыр. Аның ике углы, Болгардан күчеп, Зөя янына килеп утырганнар. Бер улына Борындык баба диерләр икән. Икенче углы Чулпан баба дип мәшһүрдер. Борындык исемле углы, Зөя суы янына килеп, Бәрле суы тамагында урман эченә урын ачып утыргандыр. Борындык авылы дип исем шуннан калган икән. Чулпан дигән углы янә урман эченә, бер чишмә янына килеп урнашкандыр. Чулпанка дигәне — шул Чулпан баба нигез салган авылдыр.
Борындык — бик күптәнге иске авылдыр, һәм иске заманда бик бай авыл булгандыр. Фабрик һәм завод тотучы байлар күп булган. Зур мәдрәсәләр булып, дәрес әйтүче мөдәррисләр, галимнәр була килгән. Әмма ахыргы гасырларда галимнәр беткән; байлары да бөлгән. Риваятьләрнең гуаһлыгы буенча, Борындык авылы фәкыйрьлектә калуның сәбәбе шулдыр:
Борындыкта бер бик галим кеше булган икән, чама белән 1720 елларда вафат булгандыр. Яки 1700 елларда. Мансур дигән бер гайяр кеше булган, Мансур ахун диерләр икән. Үзе асыл төп Түбән Шырдан кешесе икән. Каргалыга барып* белем алган икән. Аннан кайтып, Борындыкта берничә заман дәрес әйткән. Нәхү (синтаксис) гыйлеменә бик оста — маһир кеше булган. «Мансурия» дигән тәркип шәрхен тас-ниф кылган* кеше ул — Мансур ахундыр.
Кайберәүләрнең риваяте буенча, үзе мәдрәсәдә укыганда тасниф кылгандыр. Вә һәм шул заманда Тәтеш өязендә Тилчәле дигән авылда Мортаза мулла дигән кеше (мөдәррис) бар икән. Фикъһедән* дәрес әйткәндер. Тилчәледә мәдрәсәсе бар икән. Бервакытны, Борындыкка килеп, берәүдә кунак булган. Мансур мулла соңгарак калгач, мәсҗеттә имам булмагач, кайсы намаздыр, бер кычкырып укыла торган намазда Мортаза мулла имам торган. Намаз тәмам булгач, Мансур мулла, үзенең белүенчә, Мортаза мулланың укуында хата табып, ялгыш укыды, дип, намазын яңадан кайтарып укыган. Соңыннан Мортаза мулла моны' белгән; укуымны яратмыйча, намазым кайтарды, дип, Мансур муллага бик рәнҗегән. Аннан соң Мансур муллага бәддога кылып, хәтта бөтен Борындыктан бәрәкәт күтәрелсен дип, бәддога кылып киткән, имеш.
Шуннан соң Борындыкта көннән-көн байлары беткән: яхшы дәрес әйтерлек муллалар булмаган. Борындык халкы һәммәсе фәкыйрьлеккә калганнар. Бара торгач, Мансур мулланың үзенә һәм бәддога төшеп, ахыр гомерендә зина вә хәмер белән бәлагә тарып, кайбер эшләре өчен төрмәгә кереп, шунда һәлак булгандыр. 1670 елларда булырга кирәк, дип һәм Кайбычның Габделҗаббар хәзрәт үзенең атасыннан риваять кылып сөйләде.

КАРАУҖА

Карауҗаның атасы Кара би булган. Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән. Аның улы Карауҗа, Кече Карауҗа урынына килеп, авыл корып утырган.
Берчакны боларга бер карт кереп су сораган. Хуҗалар су бирмәгән. Шуннан әлеге карт: «Алты өйдән артмагыз!» — дип теләп чыгып киткән.
Карауҗа бу эштән бик шөбһәләнеп калган һәм, өч улын чакырып, аларга өч ук биргән:
— Шушы укларны атыгыз, алар кая төшсә, шунда барып нигез корырсыз! — дигән.
Егетләр укларны атып җибәргәннәр. Укларның берсе Каратмән* авылы урынына килеп төшкән. Ул урынга Карауҗаның олы улы нигез корган. Аның исеме Кара Төмән икән. Икенче улының исеме Чура би булган. Аның угы хәзерге Зур Карауҗа авылындагы Чура би чокыры турысына килеп төшкән. Карауҗа Чура би исемле улы белән шул урынга килеп нигез корган. Өченче улының угы Кулбаш* авылы урынында бер күл башына төшкән, ул шул җиргә урнашкан.
Карауҗа Иван Грозныйга каршы сугышта Казан ханына хыянәт итә. Хан, аның бу эшен сизеп, Карауҗаның авызына эретелгән алтын тутыра. Аның кабере Чура би чокыры дигән урында.
Чура бинең улы Чура батыр була. Иван Грозный гаскәрләре Казанны алган вакытларда, Чура батыр* шушы Карауҗа авылы җирләре өчен сугышып үлгән.

ШӘЙХЗАДӘ

Казан ханы Минзәлә ягында яшәүче Нугай ханына бара торган нугай юлының нәкъ үзәгендә Чаллы шәһәрен төзегән. Нугай юлы дип йөртелгән бу тирәне нугайлардан саклау өчен төзелгән шушы шәһәргә хан бер кешесен би итеп куйган.
Берникадәр вакыттан соң, Чаллы шәһәре үскән, баеган, кеше саны арткан. Шуңа күрә биләрнең берсе — Хаҗи, яисә Гази Гәрәй Казаннан аерылырга уйлаган, үзен мөстәкыйль хан дип игълан иткән. Берничә ел үткәч, Чаллының ханы булып Хафиз Гәрәй утырган, аның заманында Казан белән көчле сугыш башланган. Сугышның икенче елында Казан ханы Чаллыны алган, талаган һәм нигезенә хәтле җимергән. Хафиз Гәрәй үзенең гаиләсе белән Бохарага качкан.
Җимерелгән шәһәр халкының байтагы Хафиз Гәрәй белән киткән, башкалары яңа урынга күчкән. Тик бер өлеше генә җимерелгән нигездә калган. Бу урын хәзер дә Би йорт, яисә Иске йорт дип атала. Шәйхзадә карт нәселе белән элекке шәһәрдән көнбатыштарак, чакрым ярым ераклыкта бер исемсез елга буена яңа авылга нигез салган. Аны Шәйхзадә картның исеме белән Шихазда дип атаганнар. Инде хәзер юкка чыккан авылның эзләре Котлы Бүкәш* авылыннан Көчек авылына бара торган юл өстендә, исемсез елга ярында күренә. Шихазда янындагы юлның ике ягында борынгы, сөрелмәгән зират сакланган, анда хәзер дә кабер чокырларын
чамалап була.
Икенче карт Би-Әмир (Пимер) Чаллы шәһәреннән көньяк-көнчыгышка дүрт чакрым ераклыкка киткән һәм, үзенең туганнары белән, урман эчендәге аланда, кечкенә елганың ярында урнашкан. Шулай итеп, ул нигезләгән авыл да, аның янындагы елга да картның исеме белән Пимер дип атап йөртелә башлаган. Пимер елгасы буенда, бүгенге көнгә хәтле борынгы Пимер авылының ачык эзләрен күрергә була. 1875 елда бу урынны сөрә башлаганнар, шуңа чаклы биредә казна печәнлеге булган.
Бу авыллар төзелгәннән соң күпмедер вакыт үткәч, каяндыр казаклар күчеп килгән һәм хәзерге Казаклар авылы урынына урнашкан. Алар Иске Йорт, Шихаздә, Пимер* халкын җәберли башлаганнар. Үзара киңәш тоткач, бу өч авыл халкы, Казан юлы буйлап алтмыш чакрымга күчеп, Мишә елгасы буенда урнашкан һәм шул ук исемдәге авылларны нигезләгән.

ТҮНТӘР

Түнтәр авылы — Татарстанда Казаннан йөз чакрымлап төньяктагы зур гына атаклы авыл. Шәҗәрәсендә язылуынча, бу авылның беренче бабалары Янгол угыллары: Янгырчы, Кушай, Кутандай, Күркә һәм Үкчи — Түнтәрдән ун чакрым көнчыгышта мәшһүр Себер юлы өстендәге Янгол иле авылыннан бу урынга күчеп килеп урнашканнар. Әүвәл вакытларда бу урыннарда кара урман булып, үзләренә җитәрлек урынны агачлардан әрчеп, өй-каралтылар ясап, биш-алты йортлы кечкенә генә авыл төзегәннәр. Төзелүенә өч йөз илле еллар булырга кирәк. Авылның шәҗәрәсе соңгы вакыткача Хәсәнетдин Фәтхулла углында сакланып килгәндә, кемдер берәү карарга дип алып, шуның кулында шәҗәрә юкка чыккан. Бу шәҗәрәдә атап үтелгән алты бабадан үрчегән нәселләр соң елларгача языла килгәнгә, нәсел саклауда ул бердәнбер васыять булган. Бу шәҗәрәнең юкка чыгуы авыл өчен зур югалту буладыр. Инде алты бабадан үрчегән нәселләр бу көндә мең җанга җиткән.
Түнтәр авылы шул рәвештә урман эчендә корылып, як-ягы кап-кара урман булган. Бу авылның Түнтәр дип исемләнүендә ике төрле риваять бар. Берсе, әүвәл заманнарда бу тирәдә урнашкан ар авыллары, татарларның үз араларына килүләрен теләмәгәнгә, сукалаган җирләрен кирегә аударып, болары исә -яңадан уңайга түнтәргәнгә, бер-берсенә: «Түнтәрегез, түнтәрешегез»,— дип әйтеп, шуннан Түнтәр исеме булып калган дип сөйлиләр. Икенче риваятьчә: болар, башлап күчеп килгәндә, авылның хәзерге урыныннан ике чакрым түбәндәге урынга урнашканнар. Бу урын, хәзерге урынга караганда, зур авыл урнашырга яраклырак. Монда урнашканда югары ягында авыл бардыр дип уйламаганнар. Судан агып килгән чүпрәк шикелле нәрсәләрне күргәч, югарыда авыл булуын аңлап, югары таба эзләп барып, Күтәш дигән ар авылы күргәч, бу авылдан бер чакрым югары урынга күчкәннәр. Арлар, үзләреннән югарыга татарлар урнашуын теләмәгәнгә, боларга комачаулык итеп, сукалаган җиргә сәнәкләрен кирегә аударып, болар янәдән уңайга түнтәреп, бер-берсенә түнтәрергә әйтешеп, шуннан «Түнтәр» исем булып калган, диләр.

АКТАНЫШ

Актаныш авылы тирәләренә кешеләр моннан 300—400 элек күчеп утырганнар. Авыл башта хәзерге Норкә урманының көньяк-көнчыгыш өлешенә урнашкан булган. Аның исеме авыл эченнән ага торган Актаныш елгасы исеменнән алынган.
Актаныш исеме кушылу турында халык арасында шундый хикәят яши. Бер кешегә каяндыр бер кунак килә. Өй хуҗасы үзенең ындыр табагында ашлык суккан чак була. Килгән кеше, хуҗаның кечкенә малаен капка төбендә очратып, әтисенең кайда икәнен сорый һәм әтисен чакырып килергә куша. «Миңа синең әтиең таныш бит»,— дигән сүзне дә әйтә.
Малай, әтисенә барып:
— Синең бер ак танышың килгән, сине чакыра,— ди. Килгән кеше бу хуҗаның яхшы ук дус кешесе була, ул ак йөзле булган, күрәсең. Шуннан хуҗа кеше, дусты янына килеп, исәнлек-саулык сорашканнан соң:
— Минем малай сине «ак танышың килгән, сине чакыра» дип әйтте,— дип көлеп сөйләгән.
Малайның бу сүзеннән шундагы бантка кешеләр дә көлгәннәр, һәм бу малайга «Ак таныш» кушаматы береккән.
Ул вакытта елгада су тегермәне булып, шактый тирән буа була. Берникадәр вакыттан соң су коенганда шушы «Ак таныш» кушаматлы малай буада батып үлә. Бу вакыйгадан соң буага «Актаныш» буасы исемен кушалар, һәм шуннан соң бу исем елгага да күчә, елга исеменнән авыл да «Актаныш:» исемен йөртә.

ЧӘТРӘН

...Фәтхулла бабай, Гали* белгәндә, инде карт кеше иде. Ул — бөтен авылда бердәнбер суфи-мөрит. Эш эшләми. Аягына иске бер читек, аның өстеннән бик тупас, бер инәдән бәйләнгән оек, шулар өстеннән бик зур һәм бик авыр бер юкә башмак киеп, тупас, үз буеннан да озынрак бер таяк тотып, һәр көн

Категория: Хикәяләр | Просмотров: 3371 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 3.2/5
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Шигырьләр [48]
Хикәяләр [6]
Вакыйгалар [1]
Чаралар [0]
Мәзәкләр [1]
Төрлеләр. [1]
Бу бүлектә сез бүтән бүлекләргә кермәгән мәглуматларны таба аласыз.
Кешеләр [0]
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0