Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Урсаем
|
Ык буеның гүзәллеген Үзенә җыйган Урсаем, Төзекләнә, үсә бара, Матурлана ел саен. Табигатен чагыштырам Оҗмах мисалы белән. Иҗат өчен дәрт һәм илһам Бирә торганы белән. Урсай суын бер эчсәләр, Читләр дә ят итмиләр, Ык буена гашыйк булып Башка җиргә китмиләр. Авылда бар җырчылар да, Композиторлары да, Шушы җирдән илһам алган Мәшһүр шагыйрьләре дә. Чиксез матур табигате Ягымлы кешеләре, Сокландыра Урсаемның Ел да күркәм эшләре.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 667 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|