Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Ык буйлары − гомер бишегем
22:51 Ык буйлары − гомер бишегем |
Ык буйлары − язмышым син, Аерма туган яктан, Монда минем яшьнәп-күкрәп Яшьлегем чәчәк аткан. Ык буйлары − яшел бишек. Сөеп-назлап үстергән, Җырларга кушып җырларлык Бәхет-шатлык китергән. Ык буйлары − кояш иле. Куаклары җимешле, Туган ягым гүзәллеге Гөлбакчалар диешле. Үзе тиңсез бер гомер бит Суында йөзүләре, Шау чәчәкле болыннарын Бер гизеп йөрүләре. Ык буйларын, Ык суларын Сагынып кайттым ерактан, Язмыш кайларга илтсә дә, Һич китмәдең йөрәктән.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 929 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|