Блог
Главная » 2010 » Август » 12 » Зелпе
|
Йөргәнем бар сызаларда "Әбиләр чуагы"нда, Күм-күк җимешләр өлгергәч, Бөрлегән сабагында. Сызаларда йөреп аргач, Күңел өскә тартыла, Гаҗәеп зелпе куагы Пәйда була каршымда. Яфраклары әверелгән Тоташ ап-ал чәчәккә, Ничек кенә сокланмыйсың Көзге мондый бизәккә. Ефәк төсле ал яфраклар Җилфердиләр җилләргә, Көзнең мондый манзарасын Нәрсә белән тиңләргә? Хәйран калып карап тордым Шул зелпегә сокланып, Табигатьнең тылсым көче Барлыгына куанып.
|
Категория: Шигырьләр |
Просмотров: 3600 |
Добавил: Bulat
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Наш опрос | |
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|