Россия оборона министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, Кораллы көчләрдә кыскартулар дәвам итә. Бүген армиядә хезмәт итүчеләр саны узган еллардагы 1 млн. 300 мең урынына 1 млн.га калган. Юк, бу һич тә армиянең хәрби көчен киметү өчен эшләнми, киресенчә, аның көч-кодрәтен арттыру, камилләштерү, профессиональрәк итү максатыннан эшләнә. Бу турыда РФ президенты Д. Медведев Оборона министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында да билгеләп үтте. Ул министрлыкның эшчәнлегеннән канәгать булса да, армияне заман таләпләренә яраклаштыру өчен шактый эшләр башкарасы барлыгына да басым ясады. Бу беренче чиратта, офицерлар корпусының белемнәрен, сугышчан тәҗрибәләрен үстерү һәм камилләштерүгә кагыла. Контракт системасы буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә дә аерым якын килү кирәк. Ә иң мөһиме: Россия армиясен заманның иң югары технологияле хәрби кораллары белән тәэмин итүне җайга саласы бар. Армиядәге дисциплина мәсьәләсе дә бүген көн кадагында тора.
|