Мәскәүдә Бөтенрусия сөт җитештерүчеләр берлегенең беренче съезды узды. Анда әлеге берлекнең рәисе Андрей Даниленко, кистереп: «Төбәкләрдә шәхси һәм күмәк хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бәясе 11 сумнан да ким булмаска тиеш», – дип әйтте. Русиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков, аның фикерен куәтләп: «Сөт җитештерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы каршылыкларны, җәнҗалны туктатырга, бәяләрнең бердәм механизмын эшләргә кирәк», – дип белдерде.
РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник әйтүенчә, сөтне сатып алу бәясе март ахырына кадәр төгәл билгеләнәчәк. Моннан тыш, читтән кертелә торган сыр, коры сөт һәм атланмайга таможня бәясе дә югары калачак, дип ышандырды министр. Нәселле савым сыерларының санын арттыру буенча эш алып барылачак. 2010 елда әлеге максатта 2 млрд. 170 млн. сум акча тоту каралган. Быел 450 мең тонна сөт эшкәртергә сәләтле 127 объект сафка басачак.
Съездда яңгыраган сүзләр сөт җитештерүчеләрнең йөрәген җылытса да, съезд карары ул әле закон дигән
...
Дәвамын укырга »