Быелдан Татарстанда Дәүләт Киңәшчесе вазифасы кертелә. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында тәкъдим ителгән җитмеш мәсьәләле көн тәртибе арасында иң кызыклысы әнә шул булды. Парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, депутатларны “Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе турында” закон проекты белән таныштырып: – Әлеге вазифа Президентның тәҗрибәсен һәм белемнәрен Татарстанның сәяси, икътисадый-җәмгыяви үсешендә файдалану максатында барлыкка китерелә, – дип белдерде. Законда Дәүләт Киңәшчесенә бик киң вәкаләтләр бирелә. Әйтик, ул гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча хакимият органнарына тәкъдимнәр кертә ала. Татарстанда гына түгел, Россиянең башка өлкәләрендә яшәүче татар халкының мәнфәгатьләрен яклау, мәдәниятен, телен үстерүгә ярдәм итәрлек эшчәнлек алып бара. Федераль органнарга мөрәҗәгатьләр белән чыга. Мондый максатларны тормышка ашыру өчен Дәүләт Киңәшчесенә хокуклар да шактый зурдан бирелә. Аңа республиканың барлык хакимият органнарына, предприятиеләргә керү, аларның коллегиаль органнары эшчәнлегендә катнашу чикләнми. Үз тәкъдимнәрен әзерләү өчен алардан белешмәләр таләп итә, гыйльми оешмаларның хезмәтеннән файдалана ала. Аңа шулай ук Президент, парламент, Министрлар Кабинеты үткәрә торган чараларда катнашу, Татарстан Республикасының Иминлек советы составына керү, закон әзерләү башлангычы белән чыгу хокуклары да бирелә. Дәүләт Киңәшчесе эшчәнлеген Президент Аппараты составындагы үз секретариаты ярдәмендә башкара, һәм аның эш урыны Кремльдә була. Бу законны кабул итүгә каршы төшкән КПРФ фракциясе исеменнән чыккан депутат Рафаэль Нуретдинов үз тарафдарларының фикерен һәм икътисадый, һәм сәяси җирлектә дәлилләргә омтылыш ясады. Аныңча, мондый вазифа һәм аның секретариатын булдыру бюджетка өстәмә йөк булып төшәчәк. Моннан тыш коммунист депутат, Дәүләт Киңәшчесенә киң хокуклар бирү Дәүләт Советы вәкаләтләренә кул сузу булып тора, дигән фикерне алга сөрде. Парламентның күпчелек өлеше “Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе турында”гы закон проектын яклап чыгыш ясаган депутат Марат Хәйруллинга теләктәшлек күрсәтте. Чынлап та, Дәүләт Киңәшчесенең яңа җитәкчелеккә ярдәм итәрлек статуска ия булырга тиешлеге бәхәссез. Чит илләрдә үз вәкаләтләрен салган хакимнәрнең белем һәм тәҗрибәсеннән файдалану матур традиция. Аны раслау өчен, АКШтан тыш, Сингапурны искә төшерергә мөмкин. Президент вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын раслаган сессиядә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: – Без Илбашын вазифасыннан азат итүдә Россиядә гасырлардан гасырларга күчеп килгән тискәре традициягә түгел, ә дөньядагы уңай тәҗрибәгә таяначакбыз, – дип вәгъдә биргән иде. Дәүләт Советы Аппараты бер ай эчендә аның кызыклы формасын уйлап тапкан. Шулай да яңа закон, аның белән гомумән килешкән хәлдә, депутатларда кайбер урынлы сораулар һәм гаҗәпләнүләр тудырды. Мәсәлән, әлеге вазифа, проектта күрсәтелгәнчә, беренче Президент өчен генә булдырыла икән, нигә Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеп торырга? Бу шикне депутат Туфан Миңнуллин белдерде. Законда Дәүләт Киңәшчесенең дәүләт вазифасы да һәм дәүләт гражданлык хезмәте дә саналмавы шулай ук аңлашылып бетми. Минтимер Шәрипович Шәймиев үзе әйтергә яратканча, йөкле булсаң, яртылаш кына йөкле булып булмый бит инде. Хәер, икенче-өченче укылышка закон проектындагы әлеге кытыршылыклар шомартылып, “Татарстан Дәүләт Киңәшчесе турында”гы закон тулаем кабул ителде. Рәсми чаралар вакытында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең урыны Татарстан Президенты белән рәттән, икенче булачак. //ИЛСӨЯР ХӘЙРУЛЛИНА//
|