Главная » 2010 » Март » 15
Быелдан Татарстанда Дәүләт Киңәшчесе вазифасы кертелә. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында тәкъдим ителгән җитмеш мәсьәләле көн тәртибе арасында иң кызыклысы әнә шул булды. Парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, депутатларны “Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе турында” закон проекты белән таныштырып: – Әлеге вазифа Президентның тәҗрибәсен һәм белемнәрен Татарстанның сәяси, икътисадый-җәмгыяви үсешендә файдалану максатында барлыкка китерелә, – дип белдерде. Законда Дәүләт Киңәшчесенә бик киң вәкаләтләр бирелә. Әйтик, ул гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча хакимият органнарына тәкъдимнәр кертә ала. Татарстанда гына түгел, Россиянең башка өлкәләрендә яшәүче татар халкының мәнфәгатьләрен яклау, мәдәниятен, телен үстерүгә ярдәм итәрлек эшчәнлек
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 868 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
|
Яз быел да кинәт килә бугай. Табигатьнең үз законнары шул. Көзен карын көтеп ала алмыйсың, язын кояшын дигәндәй. Хәер, кар юклыктан зарланырлык булмады үзе. Март аенда да ишеп-ишеп ява. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре раславынча, иртә язда ук ике йөздән артык авыл, бистә һәм торак пунктларны су басуы ихтимал икән. Шул исәптән дистәдән артык хастаханә, егермедән артык мәктәп, кырыклап оешма-предприятиеләргә су басу яный. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен төрле чаралар да күрелә. Әмма сакланганны Ходай саклар дигәндәй, һәр нәрсәгә алданрак әзерләнә тору кирәк, дип кисәтә министрлык вәкилләре. Өйләрне су басулар инде башланган да. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Җирнең туң катламы урыны-урыны белән ике метрга җитә. Димәк, кар сулары тиз генә җиргә сеңә алмаячак. Быелгы карның узган елгыдан бермә-бер артык булуын да исәпкә алганда, табигать бәла-казаларының никадәр куркыныч булу мөмкинлеген күз алдына китереп була. Республиканың зур
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 745 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
|
Мартның соңгы якшәмбесендә сәгать телләрен күчерергә туры килер, мөгаен. “Кышкы” һәм “язгы” вакытны бетерергә кирәк, дип кат-кат тукысалар да, бу мәсьәлә төгәл хәл ителмәгән. Шуңа күрә 28 март көнне иртәрәк торырга туры киләчәк. Мондый гадәт безнең илдә 1981 елдан бирле үтәлә. Март ахырына кадәр ашыгыч рәвештә “җәйге” вакытны бетерү турындагы закон кабул итмәсәләр, киләсе елга сәгать телләре әйләнешенең 30 еллыгын билгеләячәкбез. Сәгать телләренә бәйле сорау Дәүләт Думасының мартта каралачак көн тәртибеннән дә төшеп калган. Озаклап уйланганнан соң, депутатлар әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. “Кышкы” һәм “җәйге” вакытка күчүнең файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? Түрәләргә әнә шул сорау тынгылык бирми, күрәсең. Социологлар әйтүенчә, “сәгатьле уен” кеше сәламәтлеген шактый какшата. Тикшерү нәтиҗә
...
Дәвамын укырга »
Просмотров: 561 |
Добавил: Bulat |
Дата: 15.03.2010
|
|
|
|
Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
|