ТР Дәүләт Советы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ветераннар өчен средстволар җыю буенча татарстанлыларның изге инициативасын хуплап, республикада яшәүче барлык халыкны әлеге хәйрия акциясенә кушылырга өнди. Республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өчен ачылган махсус счетка күчерде. “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды тарафыннан март башында ачылган “Җиңү” махсус счетына средстволар җыю дәвам итә. 6 апрель мәгълүматларына караганда, хәйрия акциясе кысаларында 14 миллион сумлап акча җыелган инде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. Предприятиеләр, оешмалар һәм республикада яшәүчеләр түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерү юлы белән ветераннарга ярдәм итә ала: 40703810100020000999 в ОАО “Ак Барс” Банк; Корреспондентский счет 30101810000000000805; БИК 049205805; ИНН 1658079690; КПП 165701001; ОГРН 1061600052425; назначение платежа – “Победа”. Чыганак: Ватаным Татарстан ======>
|