Воскресенье, 28.04.2024, 06:06Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2010 » Апрель » 11

Соңгы елларда демографиянең кискенләшүе югары уку йортларына абитуриентларны җәлеп итү юлларын үзләренә эзләргә калдырды. Алар өчен рәхәт заманалар бетте: республика район һәм шәһәрләре мәктәпләренә чыгып, вузның үзенчә­лекләре турында сөйлисеңме, әллә интернет аша аралашуны җайга саласыңмы – монысы инде вузларның үзлә­реннән тора. Узган ел югары уку йортлары кабул ­итү буенча дәүләт планын тиешенчә үтәгән иде. ­Быел хәлләр ничегрәк ­булыр икән?

Татарстан мәктәпләрен бы­ел 23,9 мең укучы тәмамласа, вузларда исә 36 меңнән артык урын бар. Моннан тыш техникум, көллиятләр дә үз студентларын көтә. Шулай ук башка төбәкләрдәге вузлар да безнекеләргә өметләнми түгелдер. Кыскасы, абитуриентларны “ау­ларга” теләү­челәр күп. Шушы көннәрдә башкалабызда оештырылган “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә дә белем бирү уч­реҗдениеләренә мәктәп укучыларында төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту мөмкинлеге тудырылган иде. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкар ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 830 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

ТР Дәүләт Советы, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына ветераннар өчен средстволар җыю буенча татарстанлыларның изге инициативасын хуплап, республикада яшәүче барлык халыкны әлеге хәйрия акциясенә кушылырга өнди.

Республика парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре үзләренең бер көнлек хезмәт хакын Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү өчен ачылган махсус счетка күчерде. “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды тарафыннан март башында ачылган “Җиңү” махсус счетына средстволар җыю дәвам итә. 6 апрель мәгъ­лүматларына караганда, хәйрия акциясе кысаларында 14 миллион сумлап акча җыелган инде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Предприятиеләр, оешмалар һәм республикада яшәүчеләр тү­бәндәге реквизитлар буенча акча күчерү юлы белән ветераннарга ярдәм итә ала: 407038­101000­20000999 в ОАО “Ак Барс” Банк; Корреспондентский счет 30101810000000000805; БИК 049205805; ИНН 1658079690; КПП 165701001; ОГРН 1061600052425; назначение платежа – “Победа”.

Чыганак: ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 740 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

Спортчы булмасам да,
Һәр көн һавада булам.
Йөгерәм, уйныйм һәм чабам,
Үземә көч-дәрт алам.


10 нчы апрель көнне Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбендә, сәламәтлек көненә багышланган зур чара утте. Бәйрәм дүрт өлештэн торды. 1 нче өлештэ, чараны ачу өлешендә, Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Ярмиева Алина Рифкать кызы балаларны сәламәтлек көненең кыскача тарихы белән таныштырды, аннан Урсай Җирле үзидарә җитәкчесе Ярмиев Рәфис Нәбиулла улы укучыларны бәйрәм белән котлады, кеше тормышында спортның ролен, сәламәтлекнең мөһимлеген ассызыклады, укучыларга ярышта уңышлар теләде. 2 нче өлештә укучылар, яшь аермасы буенча өч өлешкә бүленеп, кросс йөгерүендә катнаштылар. 3 нче өлештә укучылар скакалка аша сикерү, урыннан ераклыкка сикерү, канатка менү, акробатик осталык, таяк аша чыгу һ.б. спорт төрлә ... Дәвамын укырга »
Просмотров: 1126 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (1)

Ел елга ошамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотса, яз исә ташкыннары, су басулары белән истә калыр, мөгаен. Синоптиклар инде бүгеннән үк, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак була барганда ук, халыкны язгы ташулар белән куркыта башлады. Ә республиканың зур сулыкларына якын яшәүчеләр инде хәзер үк моның афәтләрен күрә башлады. Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә тотынды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең чираттан тыш утырышында көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә — язгы су басуларга каршы көрәш тикшерелде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды. Башлыча республика язгы ташуларга әзер дип билгеләп үттеләр. Әмма республикада су басулар куркынычы тудыручы кайбер мәсьәләләр дә бар икән. Беренчедән, системаны ... Дәвамын укырга »

Просмотров: 1847 | Добавил: Bulat | Дата: 11.04.2010 | Комментарии (0)

Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0