Яз быел да кинәт килә бугай. Табигатьнең үз законнары шул. Көзен карын көтеп ала алмыйсың, язын кояшын дигәндәй. Хәер, кар юклыктан зарланырлык булмады үзе. Март аенда да ишеп-ишеп ява. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре раславынча, иртә язда ук ике йөздән артык авыл, бистә һәм торак пунктларны су басуы ихтимал икән. Шул исәптән дистәдән артык хастаханә, егермедән артык мәктәп, кырыклап оешма-предприятиеләргә су басу яный. Куркыныч хәлләр килеп чыкмасын өчен төрле чаралар да күрелә. Әмма сакланганны Ходай саклар дигәндәй, һәр нәрсәгә алданрак әзерләнә тору кирәк, дип кисәтә министрлык вәкилләре. Өйләрне су басулар инде башланган да. Моның үзенә күрә сәбәпләре дә бар. Җирнең туң катламы урыны-урыны белән ике метрга җитә. Димәк, кар сулары тиз генә җиргә сеңә алмаячак. Быелгы карның узган елгыдан бермә-бер артык булуын да исәпкә алганда, табигать бәла-казаларының никадәр куркыныч булу мөмкинлеген күз алдына китереп була. Республиканың зур елга-күлләре янәшәсендә утырган авылларга аеруча сак булу кирәк. Зөя, Чулман, Нократ, Мишә, Казансу, Ык, Минзәлә, Тойма, Сөн, Кондырча һәм республиканың башка елга буйларын су басу ихтималы быел аеруча зур. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларыннан да сюрприз көтәргә мөмкин. Быел язгы ташу узган еллардагыдан күпкә иртәрәк башланачак. Аның беренче дулкыны – март ахырларында, апрель башларында булыр дип фаразлана. //КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН//
|