Воскресенье, 28.04.2024, 00:08Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2010 » Апрель » 11 » Яз килә.
13:32
Яз килә.

Ел елга ошамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотса, яз исә ташкыннары, су басулары белән истә калыр, мөгаен. Синоптиклар инде бүгеннән үк, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак була барганда ук, халыкны язгы ташулар белән куркыта башлады. Ә республиканың зур сулыкларына якын яшәүчеләр инде хәзер үк моның афәтләрен күрә башлады. Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә тотынды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең чираттан тыш утырышында көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә — язгы су басуларга каршы көрәш тикшерелде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды. Башлыча республика язгы ташуларга әзер дип билгеләп үттеләр. Әмма республикада су басулар куркынычы тудыручы кайбер мәсьәләләр дә бар икән. Беренчедән, системаны беренче номерлы әзерлек рәвешенә китерү. Узган елгы вакыйгалар кайбер кимчелекләрне ачыклаган. Урыннарда су басу куркынычын яшереп калдырырга тырышканнар.
Быел ул кимчелекләрдән котылырга уйлыйлар. Тәүлек әйләнәсе дежурлык кертелгән. Икенче бер проблемалы нәрсә: бозны шартлату, ягъни су басу куркынычы булган урыннарда елгаларны боздан арындыру. Гидротехник корылмаларның халәте дә күз уңында. Сөйләшүгә йомгак ясап, Р. Моратов комиссиягә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты. Афәт килгән очракта, гражданнарга ярдәм итүне вакытында башкарып чыгарга кирәклегенә басым ясалды.

Просмотров: 1847 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0