Мартның соңгы якшәмбесендә сәгать телләрен күчерергә туры килер, мөгаен. “Кышкы” һәм “язгы” вакытны бетерергә кирәк, дип кат-кат тукысалар да, бу мәсьәлә төгәл хәл ителмәгән. Шуңа күрә 28 март көнне иртәрәк торырга туры киләчәк. Мондый гадәт безнең илдә 1981 елдан бирле үтәлә. Март ахырына кадәр ашыгыч рәвештә “җәйге” вакытны бетерү турындагы закон кабул итмәсәләр, киләсе елга сәгать телләре әйләнешенең 30 еллыгын билгеләячәкбез. Сәгать телләренә бәйле сорау Дәүләт Думасының мартта каралачак көн тәртибеннән дә төшеп калган. Озаклап уйланганнан соң, депутатлар әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгән. “Кышкы” һәм “җәйге” вакытка күчүнең файдасы күбрәкме, әллә зыянымы? Түрәләргә әнә шул сорау тынгылык бирми, күрәсең. Социологлар әйтүенчә, “сәгатьле уен” кеше сәламәтлеген шактый какшата. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сәгать телләрен бер сәгатькә алга күчергәннән соң, “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырту очраклары 12 процентка, ә гадәттән тыш хәлләр өчтән бергә арта. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр өчен сәгатькә кагылу куркыныч та икән әле. “Җәйге”вакытка күчкәч, инфаркттан үлүчеләр 75 процентка арта ди. Тик кайберәүләр бу саннарны колак аша гына уздырырга тырыша. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Яковлева әйтүенчә, статистика мәгълүматлары фән ягыннан дәлилләнмәгән. Өстәвенә, сәгать телләрен күчерүнең кеше сәламәтлегенә тәэсиреннән тыш, тормышның башка өлкәләренә йогынтысын да өйрәнергә кирәк, дигән ул. Тик түрәләр бәхәсләшкән арада март узып та бара...
|