Воскресенье, 28.04.2024, 17:29Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2010 » Апрель » 11 » СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!
13:48
СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!
Спортчы булмасам да,
Һәр көн һавада булам.
Йөгерәм, уйныйм һәм чабам,
Үземә көч-дәрт алам.


10 нчы апрель көнне Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбендә, сәламәтлек көненә багышланган зур чара утте. Бәйрәм дүрт өлештэн торды. 1 нче өлештэ, чараны ачу өлешендә, Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Ярмиева Алина Рифкать кызы балаларны сәламәтлек көненең кыскача тарихы белән таныштырды, аннан Урсай Җирле үзидарә җитәкчесе Ярмиев Рәфис Нәбиулла улы укучыларны бәйрәм белән котлады, кеше тормышында спортның ролен, сәламәтлекнең мөһимлеген ассызыклады, укучыларга ярышта уңышлар теләде. 2 нче өлештә укучылар, яшь аермасы буенча өч өлешкә бүленеп, кросс йөгерүендә катнаштылар. 3 нче өлештә укучылар скакалка аша сикерү, урыннан ераклыкка сикерү, канатка менү, акробатик осталык, таяк аша чыгу һ.б. спорт төрләре буенча ярыштылар. 4 нче өлештә бәйрәмгә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне котлау сүзе белән Урсай урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик тәрбия һәм сәламәтлек дәресләре укытучысы Харисов Айрат Алмаз улы чыгыш ясады.
Чара бик эчтәлекле һәм күңелле узды.

Просмотров: 1127 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 1
1 ваш Ранис  
0
фигня

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0