Среда, 08.05.2024, 03:19Приветствую Вас Гость

Урсай

Главная » 2010 » Март » 20 » Сөт акчасы артамы?
23:14
Сөт акчасы артамы?
Мәскәүдә Бөтенрусия сөт җитештерүчеләр берлегенең беренче съезды узды. Анда әлеге берлекнең рәисе Андрей Даниленко, кистереп: «Төбәкләрдә шәхси һәм күмәк хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бәясе 11 сумнан да ким булмаска тиеш», – дип әйтте. Русиянең беренче вице-премьеры Виктор Зубков, аның фикерен куәтләп: «Сөт җитештерүчеләр белән аны эшкәртүчеләр арасындагы каршылыкларны, җәнҗалны туктатырга, бәяләрнең бердәм механизмын эшләргә кирәк», – дип белдерде.

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник әйтүенчә, сөтне сатып алу бәясе март ахырына кадәр төгәл билгеләнәчәк. Моннан тыш, читтән кертелә торган сыр, коры сөт һәм атланмайга таможня бәясе дә югары калачак, дип ышандырды министр. Нәселле савым сыерларының санын арттыру буенча эш алып барылачак. 2010 елда әлеге максатта 2 млрд. 170 млн. сум акча тоту каралган. Быел 450 мең тонна сөт эшкәртергә сәләтле 127 объект сафка басачак.

Съездда яңгыраган сүзләр сөт җитештерүчеләрнең йөрәген җылытса да, съезд карары ул әле закон дигән сүз түгел. Әгәр дә ул сүзләрне колакларына элмичә, сөтне «иске» бәягә сатып алуны дәвам итсәләр нишләргә? Андый сөт эшкәртү компанияләрен Зубков болай дип кисәтте: «Хөкүмәт сөт базарын һәрдаим күзәтеп торачак. Сөт эшкәртүчеләр әлеге килешүне бозган очракта, алар белән идарә итүнең башка юлларын табарбыз». Ул, сөт эшкәртүче зур компанияләргә көндәш итеп, авыл хуҗалыгы кооперативлары тибындагы альтернатив предприятиеләр оештырылачак дип тә искәртте. Аларга хөкүмәт тарафыннан субсидияле кредитлар да биреләчәк икән. Шул рәвешле, шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бәясе дә күтәрелергә мөмкин, имеш.

Просмотров: 852 | Добавил: Bulat | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Архив записей
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0