Соңгы елларда демографиянең кискенләшүе югары уку йортларына абитуриентларны җәлеп итү юлларын үзләренә эзләргә калдырды. Алар өчен рәхәт заманалар бетте: республика район һәм шәһәрләре мәктәпләренә чыгып, вузның үзенчәлекләре турында сөйлисеңме, әллә интернет аша аралашуны җайга саласыңмы – монысы инде вузларның үзләреннән тора. Узган ел югары уку йортлары кабул итү буенча дәүләт планын тиешенчә үтәгән иде. Быел хәлләр ничегрәк булыр икән? Татарстан мәктәпләрен быел 23,9 мең укучы тәмамласа, вузларда исә 36 меңнән артык урын бар. Моннан тыш техникум, көллиятләр дә үз студентларын көтә. Шулай ук башка төбәкләрдәге вузлар да безнекеләргә өметләнми түгелдер. Кыскасы, абитуриентларны “ауларга” теләүчеләр күп. Шушы көннәрдә башкалабызда оештырылган “Мәгариф. Карьера” күргәзмәсендә дә белем бирү учреҗдениеләренә мәктәп укучыларында төрле һөнәрләргә кызыксыну уяту мөмкинлеге тудырылган иде. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры вазыйфаларын башкарган Айрат Шәфигуллинның: “Бу күргәзмә ил икътисадый кризис кичергәндә, Татарстанда эшсезлек хакимлек иткәндә уздырыла. Һәм нәкъ менә шушы чорда нәрсәгә һәм ничек өйрәнергә кирәклеге ачык күренә дә инде”, – дигән сүзләре яшьләргә дөрес тәэсир иткәндер. Аңлаган булсалар, барлык абитуриентларның да югары белем дип исләре китмәс, һөнәр сайларга теләүчеләр дә артыр, бәлкем. Шул ук вакытта Айрат Радинович киләчәктә тар белгечлекләр популяр булачагын да белдерде. Бу очракта вузларның “баш авыртуы” артырга мөмкин. Әмма ничек кенә булмасын, университетларның кабул итү комиссияләре кәефләрен төшермиләр. – Без күңелне төшермибез. Республикада барлыгы 31 меңләп кеше бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга җыена, шулай булгач, үз абитуриентларыбызны табарбыз дип ышанабыз. Үткән ел 8 мең абитуриенттан 20 меңләп гариза кабул ителгән иде. Барлыгы 2 меңләп егет-кызны кабул иттек. Контроль сан 1300 иде, без аны БДБ, Ерак Көнчыгыш, илнең башка төбәкләреннән килүчеләр бәрабәренә арттырып үтәдек. КДУ федераль университет ( хәзер аның яңа исеме – Казан (Идел буе) федераль университеты) булгач, Россия төбәкләреннән килүчеләр саны тагын да артыр дип өметләнәбез”, – ди кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Сергей Ионенко. Бу эшкә уку йортының яңа ректорына җиң сызганып тотынырга туры киләчәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, Новосибирскида узган киңәшмәдә РФ Премьер-министры Владимир Путин Архангельский, Екатеринбург, Казан, Якутия, Владивостокта оештырылачак федераль университетларның ректорлары исемен атады. Шулай итеп, Казан дәүләт университеты базасында оештырылачак Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфасына Алабуга мэры Илшат Гафуров билгеләп куелды. Илшат Гафуров үзе дә шушы университетның физика факультетын тәмамлаган. Инглиз телен яхшы белә. Физика буенча кандидатлык эшен яклаган. Үзен квалификацияле икътисадчы булып таныткан Илшат Гафуров Казан дәүләт финанс-икътисад институтында икенче югары белем алган, икътисад темасы буенча докторлык диссертациясен язган шәхес. Аның хезмәт еллары шактый үзенчәлекле. Алабуга педагогика университетында – мөгаллим, “Зилант” төбәк хуҗалыкара ассоциациясендә – генераль директор, ТР Дәүләт Советының икътисад үсеше һәм реформалары буенча даими комиссиясендә рәис урынбасары вазыйфаларын биләгән Илшат Рәфкатович 1998 елда Алабуга шәһәре мэры итеп билгеләнә. Шушы еллар эчендә ул таркау, пычрак һәм икенче пландагы шәһәрне бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрә. Университетның исеме һәм яңа билгеләнгән ректорның гыйльми мохиттән булмавы уңаеннан матбугатта каршылыклы фикерләр әйтелә. Профессор Миркасыйм Госманов Россиядә, югары уку йортлары ректорларын, Президентның округлардагы вәкилләрен һәм башка җаваплы вазифаи затларны сайлап куймау юлыннан бару дөрес фал түгел дип саный. ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов Илшат Гафуровны Алабуганың меңьеллыгы уңаеннан үзен белемле менеджер итеп күрсәтте дип исәпли һәм аңа яңа эшчәнлегендә һәрьяклап ярдәм кирәклеген әйтә. Ә университет галимнәренең яңа җитәкчегә каршылык күрсәтүен бу уку йортында күптәннән килә торган традиция белән аңлата. //СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА//
|