Галиев З.
1925 елда Урсай авылында туа. 7 класс белемле. 1943 елның көзендә армиягә алына. Япония − СССР чигенә озатыла. 27 нче Кызыл Чапаев дивизиясе, 211 полкта хезмәт итә. Урман кисүдә катнаша.
Сугыш беткәч, юл төзү эшләрендә катнаша. 1945 елның 8 августта Япон сугышында катнаша. Юл булмагач, башта урман кисеп юл әзерлиләр. Бу озак вакытны ала. Җәяү, кораллар күтәреп күп километрлар үтәргә туры килә аларга. Мульлин, Музянь, Харбин шәһәрләрен алуда катнаша.
Көз көне Владивостокка, Камчаткага җибәрелә. Анда әсир төшкәннәрне саклый. 525 батальонда кала.
1950 елда авылга кайта. Пенсиягә чыкканчы колхозда төзү бригадасында эшли.
Зөфәр ага сугышта күрсәткән батырлыклары өчен медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә.
Добавлено 05.02.2010
Bulat