Среда, 23.07.2025, 18:52Приветствую Вас Гость

Урсай

Фотоальбомы

Главная » Фотоальбом » Бөек Ватан сугышында катнашучылар » Исән кайтканнар » Хабибуллин Х.

Хабибуллин Х.

1924 елның 15 февралендә Татарстанның Тымытык районы Урсай авылында туа.

1942 елның 24 августында армиягә алына. Мари АССР Суслонгир поселогында урнашкан хәрби лагеренә 133 полкка җибәрелә.

1943 елның кышында Сталинград сугышыннан чыккан Советлар Союзы Герое генерал-майор А.И. Родинцев карамагындагы 13 гвардия дивизиясе 42 полкка кул пулеметчигы сыйфатында кертелеп, Воронеж фронтына җибәрелә.

Курск дугасында барган сугышларда каты яралана, аңсыз килеш медсанчастькә озатыла. Медсанчастьтән тылга озату өчен машинага төягән вакытта бомбежка башлана, күп машиналар яна, берничәсе генә станциягә барып җитеп, яралыларны эшелонга төйи. Ә медсанчасть дошман кулында кала, андагы яралыларны үлде дип исәпләп, өйләргә хәбәр җибәрәләр. Хәбәрләр арасында Хөснуллин Хәбибулла исеме булып, ул хәбәр Урсайга да килеп җитә. Ләкин Хәбибулла ага исән кала.

7 ай Уфа 17/40 госпиталендә дәвалангач, 6 айга өенә җибәрелә. 3 айдан соң кире Румыниягә сугышка озатыла.

Болгария җирендә 1945 елда сугышны тәмамлап туган авылына кайта.

В реальном размере 865x1182 / 223.3Kb
537 0 0.0

Добавлено 06.02.2010 Bulat

Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Категории раздела
Исән кайтканнар [56]
Һәлак булганнар [51]
Поиск
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 199
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бесплатный конструктор сайтовuCoz